16+

Яшәргә өйрәтергә мәктәп кирәк

Казанның сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем бирә торган 4нче номерлы интернат мәктәбе 50 елдан артык эшләп килә. Биредә бүген Казан һәм республика районнарыннан килгән 191 бала белем ала. Мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина әйтүенчә, күпчелек балаларны ата-аналары кичке якта гына өйләренә алып китә. 

Яшәргә өйрәтергә мәктәп кирәк

Казанның сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем бирә торган 4нче номерлы интернат мәктәбе 50 елдан артык эшләп килә. Биредә бүген Казан һәм республика районнарыннан килгән 191 бала белем ала. Мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина әйтүенчә, күпчелек балаларны ата-аналары кичке якта гына өйләренә алып китә. 

Дәресләр, төрле дәвалау процедуралары, өстәмә дәресләр – болар барысы да интернат мәктәпнең эшчәнлеге белән бәйле. Монда яшәүчеләр дә бар. Аларның саны 35тән арта. Бу балалар мәктәптә 5 көн торып укый. Биредә 7 яшьтән башлап 21 яшькә кадәр уку вакыты билгеләнгән.

Бу уку елында заманча җиһазлар белән 24 сыйныф бүлмәсе җиһазландырылган. Алар “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында “Заманча мәктәп” федераль проектында катнашкан булган. Өстәмә белем, психолог, технология, дефектолог һәм логопед бүлмәләре өчен 4 млн 160 меңлек җиһазлар алынган. Белгечләр яңа шартларда эшләү күпкә җиңеләйде, диләр. Мәктәптә балаларны укытып кына калмыйлар, аларга төрле медицина ярдәме күрсәтелә, тормышка яраклашу буенча өстәмә белемнәр бирелә. 

– Баланың дүрт стена эчендә утырмавы мөһим. Бу беркадәр аралашу, монда аларның үз мохите. Барысы да бер төсле. Безнең алар бик әдәпле, тәрбияле укучылар. Бик үзенчәлекле безнең балалар, – дип сөйли директор Зөлфия Габидуллина. Ул биредә директор урынбасары булып 15 ел эшләгән тәҗрибәле педагог. Директор булып эшли башлавына ел ярым вакыт үтеп киткән: “Әле күп нәрсәне белергә кирәк, без һәркөн нәрсәгә булса да өйрәнәбез”, – ди ул. 

Дәвалау физкультурасыннан башка булмый

Шушы мәктәпнең дәвалау буенча директор урынбасары, табиб-педиатр Федания Газизова сөйләвенчә, укучыларның нигездә хәрәкәт мөмкинлегечикләнгән – 97 проценты балалар церебраль параличы авыруы белән чирли. Кайберләре бары тик олыларныңозатуында гына килә ала. Мондыйларның саны 30дан артык.

Мәктәптә шулай ук табиб-невролог эшли, аннан башка балаларны дәвалап булмый. Чөнки әлеге мәктәптә укып кына, тормышка яраклашкан белгечлеккә генә өйрәтеп калмыйлар, амбулатор дәвалау эшен дә алып баралар. Педиатрия, физиотерапия, массаж, дәвалау физкультурасы, неврология буенча һәр балага елга ике мәртәбә курслап, индивидуальдәвалау үткәрәләр. Табиб Федания Газизова әйтүенчә, аларның барлык төр эшләре тернәкләнүгә кайтып кала. Төрле дарулар, төрле процедуралар барысы да мәктәп укучыларына ярдәм итәргә генә тиеш. Табибларга балаларны кабул итү буенча аерым кабинетлар булдырылган, аларга да кирәкле медицина җиһазлары куелган.

Дәвалау физкультурасы төп дәресләр эчендә каралмаган, шуңа да көндез укулар тәмамлангач, кемдер физкультура дәресләре вакытында дәвалау физкультура бүлмәсенә килә. Дәвалау физкультурасы инструкторлары ике залда алар белән аерым шөгыльләнә. 

– Балаларның күбесе махсус коляскаларда килә. Аларны кул белән күтәреп, махсус урыннарга утыртып, аларга хәрәкәтләрен өлешчә булса да кайтарырга ярдәм итәбез. Алар үзләре мөстәкыйль эшли алмаган күнекмәләрне ясарга булышабыз. Бик авыр балалар бар, безнең максат аларга мөмкин булган кадәр хәрәкәтләрне кире кайтару.Шөгыльләнсәң, нәтиҗәләр бар,– ди 40 ел эшләүче инструктор Татьяна Сидорова. Шулай ук массаж буенча ике медицина хезмәткәре эшли. Аяк-кулларны хәрәкәтләндерергә ярдәм итә торган махсус тренажерлар бар. Табиблар да, әти-әниләр дә аларның файдалы булуын белдерәләр. Кайбер аппаратлар белән неврологлар 2010 елдан бирле кулланалар.

Яңа шартларда уңайлырак
Мәктәпнең дәвалау блогыннан башка төрле өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшләп килә. “Хәзер өйрәнерләр дә, алга таба шушы дәресләрдә алган белемнәрен файдаланырлар. Тормышта кирәк булуы бар. Робототехника түгәрәген әнә шулай ир балалар яратып кабул итә. Аны шушы мәктәпкә ярдәм итәргә теләгән бер кеше башлап җибәрде. Инструкторлар килеп һәрвакыт балаларга дәресләр үткәрәләр”, – дип сөйли директор.

Укучыларның 70 проценты мәктәпне тәмамлаганнан соң эшкә урнаша, алар арасында хисапчылар, программист, тарихчы һәм әдәбиятчылар бар. Дәресләрдән соң, балаларны тормышка яраклаштыруга багышланган сәгатьләрдә дә күп нәрсә эшләргә өлгерәләр. Монда аш-су бүлмәсе җиһазларында ашарга да пешерергә да, кул эшләренә өйрәтү әсбаплары да куелган. Укучы бала үзе теләгән эшне башкарырга алына. “Шәхси белем маршруты”нда бала ни белән булса да шөгыльләнергә тиеш, диләр. Әнә Аня салфеткалардан паноларны оста ясый икән.

Сыйныф бүлмәләренә төрле уңайлы җиһазлар кайтартылган. Мәсәлән, “Заманча мәктәп” проекты буенча интерактив такталар да алынган. Логопед укытучы балаларга татарча да, русча да бердәй аңлата. “Балалар белән яхшырак аралашу өчен татарча да сөйләшәбез. Интерактив тактада да татарча аңлатам. Сорауга җаваплар алабыз. Яңа җиһазлар эшне күпкә җиңеләйтә. Балаларга мавыктыргыч, чөнки аларда мультипликацион персонажлар бар. Күбесендә планшет, телефон. Шуңа күрә алар яратып шөгыльләнәләр. Һәр бала белән 20 минут аерым эшлибез”, дип сөйли логопед Лилия Мәхмүтова. 

Музей гына түгел бу
Интернат мәктәптә 1985 елдан бирлемузей эшләп килә. Аның җитәкчесе алыштыргысыз кеше, тынгысыз педагог Генриетта Лукинична Кобякова. Ул биредә сәламәтлекләре чикле булып та, әмма рухи яктан бик көчле булып калган 500ләп кешенең картотекасын төзи. Аларның кайберләре шушы мәктәптә булырга да өлгергән. Корчагиннар мәктәбе музее Россия музее статусын да алган.

Генриетта Лукиничнаны мәктәптә энциклопедик кеше дип атыйлар. Ул үзе рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Быел Генриетта Татарстанның халык укытучысы исеменә лаек булган. “38 ел элек бу музейны барлыкка китердем. Монда бөтен дөньядагы физик мөмкинлекләре чиклекешеләрне җыйдым. Әмма аларны бөтендөнья белә. Кеше сукырмы, яисә протезлардамы яисә аягы-кулы юкмы, әмма алар зур уңышларга ирешкәннәр. Язучылар, рәссамнар, Бөек Ватан сугышында катнашканнар да бар. Монда 1 һәм 2 группа төркем инвалидларын тупланган. Менә алар нинди! Кемне сорасагыз да, шуны сөйләп бирә алам. Мәсәлән, София Ротару, бик көчле шәхес. Әмма бик чирле, бирешми бит! Без аның белән очрашып, балалар белән концертына бардык. Ул безгә берничә тапкыр билетларны бирде”, – дип сөйли ул. Моннан тышГенриетта ханым, үзләрен тәмамлаган һәр сәләтле укучысын стендларга теркәп куйган. 

...“Заманча мәктәп”федераль проектыбуенча 2019 елда 17 мәктәп җиһазландырылган. 2020-2024 елларда республикада тагын 22 мәктәпнең материаль-техник базасын ныгыту күздә тотыла. Алар арасында Казан, Актүбә, Яшел Үзән, Зәй, Болгар, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама мәктәпләре бар. 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading