16+

Яз ашыкмый, кыш бирешми

Календарь яз аен күрсәтсә дә, кыш үз хокукларын тапшырырга ашыкмый әле. Март көн аралаш кояшлы матур көннәре белән сөендерсә дә, ара-тирә бураннары белән дә сыный.

Яз ашыкмый, кыш бирешми

Календарь яз аен күрсәтсә дә, кыш үз хокукларын тапшырырга ашыкмый әле. Март көн аралаш кояшлы матур көннәре белән сөендерсә дә, ара-тирә бураннары белән дә сыный.

Шундый буранлы көннең чираттагысы 22 мартта көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Алар, Татарстанга яңа карлы циклон якынлаша, ди.

– Пәнҗешәмбе – 22 мартта, республика кабаттан көньяк-­көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул Кара диңгездән Татарстанга кар алып киләчәк, урыны белән көчле кар явачак. Аерым районнарда буран көтелә. Температура төнлә – 5-10 градус салкын, көндез 0-5 градус­ка кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана, – дип сөйләгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Эксперт сүзләренчә, якын көннәрдә һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Республикада кышкы һава торышы саклана. Бүген – 21 мартта, явым-төшем күзәтелмәячәк. 11-16 градус салкын, көнчыгыш районнарда, аязганда, 20 градус булуы мөмкин. Көндез бераз җылыта, 2-7 градус салкын көтелә.

Фото: ru.sputnik-news.ee

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading