Шәһри Казан

Яз кызы Теләчедән юлга чыккан

Язга керсәк тә, урамда 25 градус суык. Күңел шулай да язны көтә. Дәртле, шаян, назлы яз кызын эзләп, без Теләчегә юл тоттык. Менә кайда яшеренеп ята икән ул. Белмәгән кеше тиз генә табарлык та түгел. Теләчегә җитәргә берничә чакрым кала ялан кырда урнашкан сәнәгать паркыннан эзләп таптык без аны. Монда чынлап та яз хакимлек итә. 

Тумышы белән Сабадан булган Азат Мортазин биредә биш мең квадрат метрлы теплицаларда лалә чәчәкләре үстерә. Байлар Сабасында да бер гектар мәйданлы теплицасы бар. Анда чүлмәктәге гөлләр үстерелә һәм теплица өчен утырту материалы әзерләнә. 

Азатның чәчәк бизнесында эшли башлаганына дистә елдан артык. Алты ел ул Питрәч районының Богородское авылындагы роза чәчәкләре теплицасы хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән. Анда шактый бай тәҗрибә туплаганнан соң, Азат лаләләр үстерә башлый. Бу эштә аңа икътисад белгече булуы да ярдәм итә, хәзер исә үзен дипломлы агроном дип тә әйтергә була. 
Быел Азат 1 миллион да 70 мең төп лалә утырткан. Болардан кала бегония, примула, цинерария гөлләрен үстерәләр. Сәнәгать паркы ел әйләнәсе чәчәктә утыра. Чүлмәктәге гөлләрне кибетләр челтәрләре сатып ала. Үзләренең дә Казанда күпләп һәм күмәртәләп сата торган берничә кибете бар.

– Бүген бездә – урак өсте. Чәчәк үстерүчеләр өчен март – иң керемле һәм шул ук вакытта иң катлаулы чор. 8 Мартка ике-өч атна кала, кызу эш башлана. Әле генә Красноярскига 70 мең лалә җибәрдек. Мәскәү, Петербургка озатырга әзерлибез. Заказларны җәй көне үк биреп куялар, – ди теплица җитәкчесе Ирек Фәттахов. 

Реклама

Теплицада 25 кеше эшли. Көненә 50шәр мең төп чәчәк җыелып алына. Чәчәкләрне суганчалары белән җыялар да махсус аппарат аларның тамырларын кисеп бара. Аннары сортларга аерып, унар данә төреп куялар. Икенче бер кеше зур картон тартмаларга тутырып бара. Күпьеллык булсалар да, сортлары бозылмасын өчен, суганчаларын икенче елны утыртмыйлар, Голландиядән яңаларын кайтарталар. Суганчалар көз көне үк кайта, аларны чистартып, декабрь башында утыртып куялар. Лаләләр суны да, кояшны да артык яратмый. Алар теплицада 14-15 градус җылылыкта үсә. Артык җылы булса, сабаклары нәзек һәм кыска булып үсә ди. Чәчәк утыртыласы туфракны да сатып алалар. Югыйсә кыр туфрагында корткычлар, авырулар булырга мөмкин. 

Теплицаларда 21 төрле лалә чәчәге үсә. Төсләренә килгәндә, кул бармаклары белән генә исәпләп тә бетереп булмый кебек. Ирекнең әйтүенә караганда, яңадан-яңа төсләрен уйлап чыгарып торсалар да, ак, сары һәм кызыл лаләләрне күбрәк сорыйлар икән.

Лаләләрне ничек сакларга?

Лалә чәчәген сулы вазада 12 сәгать тотканнан соң, 12 сәгатькә судан алып торырга кирәк. Аннары кабат суга утыртырга. Шулай чиратлаштырып торсаң, чәчәкнең гомере озын була. 
Суны һәр көн алыштырып торыгыз, суы салкынча булырга тиеш. Суга активлашкан күмер яки аспирин салыгыз.
Чәчәкләрне салкынча урында тотыгыз.
Лаләләрне роза, нәркис, канәфер, лилия чәчәге белән бер вазага утыртмагыз.
Лаләләрне өстәлдә җиләк-җимеш янәшәсендә тотарга ярамый, чөнки алар этилен газы бүлеп чыгара.

Альберт Каюмов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 март 2018 - 08:18
    Без имени
    Молодец егетлэр👍