16+

"Язганнарыгызны укып барам, шәп язасыз, энем...", яки зыялылык билгесе

Булмаганны – бар, булганны юк дип йөрүче акыл ияләре артып бара. Өлкән буын арасында да. Кәчтүм-чалбар, галстук, матур кыяфәт тә бар кебек, ләкин... Андый “зыялылар” күп бездә.

"Язганнарыгызны укып барам, шәп язасыз, энем...", яки зыялылык билгесе

Булмаганны – бар, булганны юк дип йөрүче акыл ияләре артып бара. Өлкән буын арасында да. Кәчтүм-чалбар, галстук, матур кыяфәт тә бар кебек, ләкин... Андый “зыялылар” күп бездә.

– Язганнарыгызны укып барам, шәп язасың, энем. Үзең дә, редакцияң дә әйбәт эшли, укырга кызык сезне, җиренә җиткереп яза беләсез... – өлкән бер шагыйрьнең – шагыйрь булгач, зыялы бит инде, укымышлы кеше дигән сүз – бер көнне очрашкач әйткән сүзләре йөрәккә май булып ятты инде менә. “Шәһри Казан”ны укый икән бу дип, эчтән шатланып та куйдым, шигырьләрен дә сорамакчы, публицистик язмаларын да китертмәкче идем әле.

Сүзен дәвам итә: 
– Минем быел юбилей елы бит, беләсеңдер шәт (беләм инде, шигырьләрен дә шуңа сорамакчы идем – Р.С.). Бастырырсыз, берәр мәкалә дә язарсыз әле, – ди бу. Моның кадәр мактагач, бастырырга була инде дип уйлыйм эчемнән генә. Нәрсәдер яхшысынмый да кебек үзе. - Энем, “Идел” яшьләр журналы бит инде, безгә пенсионерларга урын табарга тырыш инде...

Эчемнән генә каты итеп сүгенеп куйдым, әлбәттә. Укып барам, шәп язасыз, имеш... Минем “Идел”дән киткәнгә тиздән ике ел булачагын белми димәк бу шагыйрь. “Идел”не дә, “Шәһри Казан”ны да укымый димәк бу зыялы, укымышлы абзый. Ә бит без аларны – шагыйрьләр, язучыларны – чыннан да җәмгыятьнең алгы сафларында баручы итеп күрергә өйрәнгән, шулай булырга тиеш дип саныйбыз. Зыялы сүзе белән, акыллы фикере, ялкынлы чыгышлары  белән массаларга тәэсир итәргә тиешле катлам түгелме соң алар? Шулай булырга тиеш тә бит...

Андый “зыялылар” күп бездә. Ә без иҗтимагый фикер өлкәсендәге ярлылык, сүз әйтә белмәүче спикерлар, башкаларны ияртердәй фикер ияләре булмауга зарланабыз. Газета-журнал да укымаган шагыйрь-язучылардан ни көтәсең инде тагын?

Ни кызганыч, чыннан да зыялылары, акыл ияләре, укымышлылары исә читтә кала, бәяләнми, ишетелми...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading