16+

Язгы ташу тыныч узарга тиеш... ...кинәт җылытып җибәрмәсә

Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр дә башлана. Быер кар күп, шуңа да халык су басмасын дип борчыла. Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында махсус комиссия оешкан.

Язгы ташу тыныч узарга тиеш... ...кинәт җылытып җибәрмәсә

Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр дә башлана. Быер кар күп, шуңа да халык су басмасын дип борчыла. Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында махсус комиссия оешкан.

Язгы ташуга әзерлек турында Татарстанның хөкүмәт йортында узган утырышта да сөйләштеләр. Республиканың Гидрометеорология әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Куйбышев сусаклагычында су ярларыннан ташырга тора. Хәзер анда суның биеклеге нормадан 3,5-4 метрга арткан. Премьер-министрның беренче урынбасары, янгын куркынычсызлыгын һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин бу мәсьәләдә борчылуын белдерде. Зөя, Мишә, Зәй кебек күп кенә кечкенә елгалар әлеге сусаклагычка тоташкан. Куйбышев сусаклагычында су күтәрелсә, елгалар да ярларыннан ташыячак, димәк, елга территориясендәге җирлекләргә су басу куркынычы яный. Моны күздә тотып, Рөстәм Нигъмәтуллин район башлыкларына язгы ташуларга ныклап әзерләнергә кушты. Татарстан буенча су басарга мөмкин булган барлыгы 150гә якын зона күзәтү астына алынган. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, апрель башыннан Татарстанның 14 районында, су китүдә тоткарлыклар булмасын өчен, сулыклардагы бозны шартлатачаклар. Елгалардагы суның күпмегә күтәрелүен махсус кизү торучы белгечләр, шулай ук пилотсыз очу аппараты көненә ике тапкыр күзәтеп торачак.

Казанда язгы ташу аркасында 917 йортка зыян килергә мөмкин. Аеруча Коры елга, Северный, Савиново, Дуслык бистәләрендәге шәхси йортларга куркыныч яный. Киров һәм Мәскәү районында 51 шәхси йорт су астында калырга мөмкин, шулай ук 21 күпкатлы йортның идән астына су керү куркынычы бар. Вахитов, Идел буе районында 200гә якын хуҗалыкка ташулар зыян салырга мөмкин. Совет районында сигез зона күзәтүгә алынган. Самосырово, Вишневка, Киндери, Карьер, Царицыно бистәләрендә барлыгы 1620гә якын кеше су басуларга инде әзерләнә башлаган. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы хакимиятендә аңлатуларынча, язгы ташуга әзерлек эшләренең тынганы юк: бистәләрдән карны читкә чыгаралар, су ага торган торбаларны чистарталар, ясалма сусаклагычларның торышын карыйлар, суүткәргеч торбаларны тикшерәләр, бозның калынлыгын үлчәп торалар.
Коткаручылар әле шушы көннәрдә генә Чабакса бистәсе тирәсендә дамбаны су астына төшеп тикшерделәр. Кар эрү белән, бу урында су күтәрелергә мөмкин. Казанның гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов әйтүенчә, хәзер кар катламы 55-70 сантиметр тирәсе. Әлегә барысы да планлаштырганча бара. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров та, язгы ташу тыныч узарга тиеш, дип фаразлый. Дөрес, кинәт җылытып җибәреп, кар тиз эри башласа, ниләр буласын белеп булмый.

Әлегә кар акрын эри. Һава торышы да кинәт җылытырга тормый. Синоптиклар әйтүенчә, 27-28 мартта көндез 1 градус тирәсе генә җылытачак, төнлә 12 градуска кадәр суык көтелә.Татарстандагы кечкенә елгаларда боз апрельнең беренче-икенче декадасында кузгалыр, дип фаразлана.


Су басу куркынычы янаганда нишләргә?

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә:

көймәләр, резин итекләр әзерләп куярга;

өйгә су керә башласа, газны, суны һәм электрны сүндерергә;

азык-төлек запасын, кирәкле даруларны, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымнарны чормаларга, биегрәк урынга менгерергә,

мал-туарны алдан әзерләнгән урынга күчерергә;

документларны су үткәрми торган пакетларга төрергә;

ул-бу була калса, 01, 2-30-01, 112 номерлары аша коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading