Адәм баласы бу дөньяда күпме борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, кайвакыт хәтта фаҗига белән дә очраша. Без бу дөньяда кунак кына дигән булабыз да.
Кунак кына булып килгәч, дөньяда бәхет диңгезләрендә йөзеп кенә яшәп ятасы да бит. Юк шул, юк, алай түгел. Бу дуңгыз елы бигрәк фаҗигале. Әле өч ае гына үтте, алда тагын тугыз ае бар.
Әле менә бөтен районны тетрәткән фаҗига турында ишетеп, җаннар сыкранды. Бер егет әбисен пычак белән кадап үтергән. 1961дәме, 62дәме үзебездә дә шуңа охшаш фаҗига булган иде.
Яз көне, күктә кояш көлә, челтер-челтер гөрләвек ага. Шундый кояшлы көндә, көннең ямен җибәреп, авылга хәбәр таралды. Айну Рәхие (Гайнулла Рәхимулласы) әтисен – Гайнулла абзыйны үтергән... Күптән түгел генә авылның күз өстендәге кашы диярлек егетнең башына зыян килгәнен авыл халкы белә иде инде. Гармунчы, җырчы, озын буйлы чибәр егет булган ул Рәхимулла. Кызларны да әз елатмаган. Әллә шул кызлар рәнҗеше төшкән, әллә башка сәбәп, кем белә? Тик менә башына зыян килүе факт. Балачагы бик җиңел булмаган инде, анысы да авыл күз алдында. Авылда бернәрсәне дә яшерә алмыйсың, үзең белмәгәнне дә белә ул. Әниләре Фәхернисаттә балаларын, ирен ташлап чыгып китеп йөргән дә, еллар үткәчме, айлармы, аннан тагын әйләнеп кайткан. Кайсы авылныкы булган ул, кайда йөргән? Гайнулла абзый аны яңадан нигә кат-кат кабул иткән? Алары безгә караңгы инде.
Ә менә Рәхимулланың әниледән әнисез үткән балачагы йөрәгендә кара кан булып укмашкан да, үсә-үсә, нәфрәткә әйләнгән. Ул әнисен күрәлмас хәлгә килгән. Улының башына зыян килгәннән соң, әнисе өйдә торырга да курка башлаган. Һәм менә финал. Лапаста үзенә дип күтәрелгән утын тукмагын күреп, Фәхернисаттә читкә тайпылган. Авыр тукмак аның артыннан кереп килгән Гайнулла абзыйның башына төшкән. Әле генә ике ир-атлы гаиләдә ике хатын-кыз торып калган. Фәхернисаттә белән кызы Мөнәвәрбикә. Гайнулла абзый – кабердә, Рәхимулла – психбольницада.
Баштагы елларда авылдашлар, Казанга барганда, кереп хәлен белеп чыккалаганнар инде. Авылдашларның һәркайсын таныган ул һәм һәркайсыннан: «Әти ни эш кырып ята анда?» – дип, хәлен сорашкан. Үзенең ни эш кылганын аңламаган инде, бичара.
Казанга баргач, әттә белән абый да кереп чыкканнар, хәл белеп, күчтәнәчләр алып. Бер урамда үскән егетләр, кордашлар бит. Шунда әттә шәфкать туташына, авылда бер гармунчы егет иде инде, дигән. «Ни арада гармун таптылар, ни арада Рәхимулланың кулына китереп тоттырдылар», – дип сөйләгән иде әттә. Ә Рәхимулланың сыздырып «Сарман» көен уйнап җибәрүенә бөтен хастаханә персоналы җыелган. Кемдер хәйран калып тыңлаган, кемдер, күз яшен сөртеп, читкәрәк киткән.
Язмыш. Кеше язмышы. Нинди генә борылышлар, нинди генә авырлыклар көтми сине, адәм баласы, гомер юлларыңда.
Без бу җирдә кунак кына дигән булабыз тагын...
Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар