Шәһри Казан

«Язмышыма үпкәм юк: 15 яшемдә кыйнап сукыр калдырган үги әтиемне дә кичердем»

«Аллаһы Тәгалә, бәндәмә күтәрә алмаслык кайгыны бирмәм, дигән. Адәм баласы барысын да күтәрә. Мине дә сынады Ул, ә мин бирешмәдем. Язмышыма да үпкәләмим, 15 яшемдә кыйнап күзсез калдырган үги әтиемне дә кичердем. Намаз саен аның рухына дога кылам...»

Мари Элның Волжск районыннан «Ярдәм» мәчете каршындагы күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Коръән укырга өйрәнергә килгән 71 яшьлек Гөлсара апа Галимова тумыштан сукыр түгел. Уң як күзен ул 15 яшендә үк югалтса, сыңар сул күзе 33 яшендә - дүртенче баласын тапканда йомыла. Ул үзе Үзбәкстанда туып үскән. Әтисен, сугыштан кайтуга, Белоруссиягә тимер юлларны торгызу эшенә җибәрәләр. Аннан кайтканда поездда бер милиционер белән сүзгә кереп китеп, сугыша башлыйлар.

Әүмәкләшә-әүмәкләшә, чабып барган поезд ишегеннән очып чыгып, аның астында калалар. Шуннан соң, әнисе икенче кешегә кияүгә чыгып, алты бала таба. Әмма үги әти бик холыксыз була. Юк-барга бәйләнеп, өйдә кара тавыш чыгара. Хатынына да, балаларга да еш кына кул күтәрә.

- Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Әни өйдә юк, төнлә әти, чәй дә куеп эчерә белмисең бит, дип, бик каты кычкырып уятты да йодрыклары белән башымны төя башлады. Битемне кулларым белән каплап, башымны өстәлгә куйдым. Ә аның йодрыклары баш артыма шап-шоп төшә. Иртән уянып көзгегә карасам, битем барабан кебек шешкән, күзләрем исә кып-кызыл. Икенче көнне дөге чүбе утарга бардым. Эссе кояш астында авырткан башны игән килеш күп эшләдем. Кичкә бер күзем күрми башлады. Ятсам - күрәм, бассам - күрмим. Җиңгәм Ташкентка хастаханәгә алып китте.

Профессор, күземне карагач, бик катлаулы очрак, бернәрсә дә эшләп булмый, безгә хәзер икенче күзне саклап калырга кирәк, диде. Шулай итеп, бер күз белән генә калдым. Өйдә балалар күп. Әнигә ярдәм итим, дип, 9 класстан соң заводка эшкә урнаштым. Анда кичке мәктәпкә йөрдем дә кооператив техникумга укырга кердем. Аны тәмамлап, универмагта эшли башладым. Ул вакытта без Кыргызстанга күчеп килгән идек. Анда үземнән 10 яшькә олы Әсхәт исемле егет белән очраша башладым. Берсендә шулай, үги әти 5 яшьлек сеңлемне кыйнап, күзләреннән кан чыгарды: «Мине сукыр калдырдың, хәзер аны да күзсез итәсеңме», - дип каршы әйткәч, ул мине өйдән куа башлады.

Чыгып китмәсәң, мин кешеләргә сине икенче хатыным дип әйтәчәкмен, дип тә өркеткәч, кая барыйм, чыгып киттем. Чыксам, коймабыз янында Әсхәт басып тора. Ишетеп торган, күрәсең, мин сиңа яучы җибәрәм, ди. Мин дә ризалаштым. Әсхәткә эшеннән фатир да биреп куйдылар, матур гына яшәп киттек. 1965 елда олы кызыбыз Рузалия туды. Аннары Нурияне алып кайттык. Ике кыздан соң, Салават улым туды. Тагын бер малай кирәк инде, дип, дүртенчене дә табарга уйладым. Әмма аны күрергә насыйп булмаган миңа. Раушанияне тапканда сыңар күзем дә йомылды. Хастаханәләргә йөри башладык. Бишкекка барып, Одессадагы бөтен дөньяга атаклы булган Филатов исемендәге клиника турында сораштык. Тик анда ятарга урын булмады. Шунда табиб, әллә монда гына тәвәккәлләп карыйбызмы, дигәч, ризалаштым операциягә.

Реклама

Операция барышында ук күзләрем күрә башлады. Алтын кысалы күзлек кигән табиб миңа башын иеп, операция уңышлы узды, дип кенә әйткән иде, урамда бик каты күк күкрәп, коридор түшәме ишелеп төште. Куркуымнан сискәнеп киттем һәм кабат берни күрми башладым. Күз алдымда биш кара роза чәчәге генә калды. Каян килеп чыкты ул розалар, нишләп алар бишәү - һич аңламадым. Инде күрә башладым дигәндә генә - дөньям тагын караңгыланды. Акчалар, күчтәнәчләр төртә-төртә, Одессадагы профессорлар-академикларга керә алдык. Биш тапкыр операция ясап карадылар, әмма күзләрем ачылмады. Нишләмәк кирәк, шушы хәлем белән килешеп яши башладым. Бервакыт кечкенә кызым, алдыма утырган да, минем әтием шундый матур, чәчләре алтын кебек ялтырый, ди. Ходаем, әллә кызым дальтоникмы инде шунда, дип куркуга калдым. Олысын чакырып, әтиеңнең чәчләре кап-кара бит, мин әйтәм. Юк, әни, синең белән булган хәлдән соң аның чәчләре ап-ак булды, ди Рузалиям. Башта бик авыр булды миңа, үземә кул да саласым килде. Ниятемне тормышка ашырырга, дип, кулларым белән бишек эленеп торган ыргакны эзләп таптым. Шуңа көч-хәл белән элмәк әвәләп куйдым. Диван селкенә дә селкенә, башны элмәккә тыга алмыйм. Ул да түгел, Әсхәт кайтып керде дә мине диван башыннан тартып та төшерде.

«Нишләвең бу, син үләрсең, ә без нишләрбез. Балаларны кемгә калдырасың», - дип, бер ягымда ул үкси, икенче бүлмәдә кечкенә кызым елый. Шуннан соң мин бу эшемә тәүбә кылдым. Әсхәт соңыннан сөйләде, эштә күңелем тынычсызланды, һаман өйгә кайтасым килде, бөтен эшемне ташладым да сезнең янга йөгердем, ди. Күңеле сизенгән икән мәрхүмнең. Аның куллары алтын иде, фотосурәте Почет тактасыннан төшмәде. Бер атналык эшне бер көндә эшләп куя иде.

Слесарь булгач, йомыш белән килүчеләре дә күп, рәхмәт йөзеннән аракы биреп калдыралар. Акча алсам, ошатмыйлар, саран дип әйтәләр, дия иде. Эчкәли дә башлады. Кечкенә кызыбызга биш яшь булганда, бавыр циррозыннан үлеп тә китте. Эшләрендәге идән юучы хатын, Әсхәтнең станогы тирәсеннән унбишәр шешә җыеп ала идем, дип сөйләде. Аның кадәр аракыга бавыр ничек түзмәк кирәк инде. Ул вакытка мин бөтенләй урын өстенә калдым. Күзсез калгач, кан басымы бик югары булды, көненә өчәр тапкыр ашыгыч ярдәм чакыра идек. Балалар белән берүзем калдым, ярдәм итешергә кеше юк, әниләр дә, каенанам да күчеп киткәннәр иде. Шөкер, балаларым бик тәртипле, акыллы булып үстеләр, өйдә бөтен эшне башкардылар. Олы кызларым кечкенә эне белән сеңелләрен үзләре карап үстерде.

- Гөлсара әби, Мари Иленә ничек килеп чыктыгыз?
- 2010 елда Бишкекта революция булып алды бит. Шул вакытта читтә яшәүче кызларым, өеңне сат та безгә кил, диделәр. Улым Петербургка киткән иде. Минем, Татарстанга кайтып, бер фатир алып, үзем янына улымны да кайтарасым килде. Бервакыт шулай төш күрәм. Улым, кызым Раушания, ике оныгым һәм мин күктә очабыз икән. Имештер, Россиягә очабыз. Бер матур гына аланга төшеп утырдык. Анда безгә табын хәстәрләп куйганнар, чәйләр эчтек. Шунда бер хатын килеп чыкты да аңардан, Мәскәүгә хәтле еракмы, дип сораштык. Кайда төшеп утыруыбыз белән дә кызыксындык. Ул, Мари Эль, диде. Мин икенче күземне югалтканчы райкомда эшләгән идем. Шул вакыттан ук Марий АССР турында аның иң артта калган республика икәнен ишетеп белә идем.

Шул төштән соң бик күп вакыт сатыла алмаган йортым да сатылып куйды. Һәм без Казанга фатир эзләргә килдек. Ләкин акчабыз җитеп бетми булып чыкты. Беркөнне риелтор, машинасына утыртып, безне фатир карарга алып китте. Шактый барганнан соң, туктадык. Машинадан төшүгә, һавасы бик таныш тоелды. Бу әлеге дә баягы төшемдәге һава икән бит. Без Мари Элдамы, дип сорыйм. Әйе, диләр. Юк, минем монда яшисем килми, дип машинага кире кереп утырдым. Улым фатир карарга кереп китте. Эчәсе килгәч, шул фатир хуҗасыннан су сорап эчтек. Ә суы миңа бик ошады, ә улым фатирны ошатуын чыгып әйтте. Шулай итеп, без Мари Элда яшәп калдык. Кыргызстанда яшәгәндә үк бер Коръән укыту курсларына йөри башлаган идем, укытучы хатын тактага яза-яза күрсәтеп сөйли. Ә мин күрмим. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләдән елый-елый Коръән уку мөмкинлеген бирүен сорадым. Китапханәгә барып, Брайль системасы буенча укырга өйрәтә торган китаплар алып, шуны өйрәндем. Ходаема шөкер, Аның ярдәме белән күптәнге хыялымны тормышка ашыру өчен, шушы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә килеп эләктем...

Гөлсара әби, күзләрем күрмәсә дә, күңел күзләрем күрә минем, ди. Әнә бит, күңелемдә туган сорауга әйткәнче үк җавап та бирде: «Әйе, мин бик бәхетле, кызым. Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләрен авырлыклар биреп сыный ди. Мин дә Аның бер сөекле бәндәседер инде. Мине күзсез калдырган үги әтиемне дә кичердем. Язмышыма бернинди үпкәм юк...»

Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    208
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    586
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    322
    2
    2