16+

Язучы Марат Кәбировның мәктәптә укыгандагы кызыклы бер истәлеге

Язучы Марат Кәбиров инстаграм битендә мәктәптә укыгандагы бер шуклыгын кызык итеп искә алып язган. Өйдә утырган газета укучыларыбызның да кәефләре күтәрелеп китсен әле дип, сезгә тәкъдим итәбез.

Язучы Марат Кәбировның мәктәптә укыгандагы кызыклы бер истәлеге

Язучы Марат Кәбиров инстаграм битендә мәктәптә укыгандагы бер шуклыгын кызык итеп искә алып язган. Өйдә утырган газета укучыларыбызның да кәефләре күтәрелеп китсен әле дип, сезгә тәкъдим итәбез.

“Без укырга кергәндә, мәктәптә ашханә-фәлән юк иде әле. Шуңа төшке ашны үзебез белән йөртә иде. Гадәттә, ул өстенә май, яки варенье ягылган берәр кисәк ипи була инде.⠀

Беренче класс. Азат дигән дус малай белән бер партада утырабыз. Алгы партадагы Ләйсән исемле кызның сумкасыннан целлофан капчыкка төрелгән икмәк күренеп тора. Кызык өчен моны тартып алдык. Ипләп кенә, беркемгә дә сиздермичә генә ашап утырабыз. Бу үзебезгә бик кызык тоела - көләсе килә, чак түзәбез. Бер мәлне кемебездер пырхылдап көлеп җибәрде, аңа икенчебез кушылды.

Укытучы дәресне өзде, безнең янга килде. Тыелып булмый. Өстәвенә Ләйсән:

– Апа, тиргәмәгез, әйбәт малайлар алар, – дигән сыманрак яклау сүзе әйтте.

Укытучы чынлап та тиргәмәде:”Барыгыз, тынычланып керегез,” – дип безне коридорга чыгарып җибәрде. Чыктык. Тынычландык. Ләйсәннең безне яклап сүз әйтүе искә төште. Оят булып китте. Ул безне әйбәт малайлар, ди. Ә без аның икмәген урлап ашыйбыз. Класска кабат кергәч, икебез дә үзебезнең икмәкләрне теге пакетка төреп сиздермичә генә Ләйсәннең сумкасына салып куйдык.

Ә озын тәнәфес алдыннан Ләйсәннең әнисе килде дә укытучыдан сорап кызын алып китте. Китәр алдыннан сумкасын җыйган арада Ләйсән теге целлофан пакетны безнең партага салды:

– Алыгыз, мин, барыбер, өйгә кайтам бит... – Без карышкач, өстәп куйды, – Алыгыз. Әйбәт малайлар бит сез...”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading