Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрендәге Бибинурның язмышы аяныч та, гыйбрәтле дә. Өч ятимне үз канаты астына алып, үзенең яшьлеген һәм гомерен корбан иткән ана бик кызганыч.
Күңелдә «Ә бүгенге көндә аның кебек олы йөрәкле, кешелекле затлар бармы соң?» дигән сорау туа. Әлбәттә, бар. Чөнки татар халкы элек-электән киң күңелле, күркәм халык булган. Милләтебезнең йөзек кашыдай затлы, киң һәм ихлас күңелле балалар шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрапованы мин безнең заманның Бибинуры дип атар идем. Аны шулай дип атавым юкка гына түгел.
Йолдыз апа үзенең балачагы турында: «Мине үткән чорның «Бибинуры» тәрбияләп үстерде», – ди. Әнисе Миңненур апа математика факультетын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Буа районының Яңа Тинчәле авылына укытырга кайта. Ул авылда Мәкбүлә исемле әбигә читтән килгән укытучыларны фатирга кертә торган булганнар. Миңненур апа унберенче кеше булып килеп, әлеге әбидә яши башлый. Әлеге киң күңелле әбинең язмышы җиңелләрдән булмый: ире сугышта үлгән, ике яшьлек сабые, сугыш вакытында тәрбия җитмәгәннән вафат булган. Ире үлгәч тә 16 ел буе каенанасы белән гомер итеп, аны соңгы юлга озаткан.
Көннәрдән бер көнне Миңненур апа кияүгә чыккан. Тик бер елдан артык яшәгәч, аерылып, бер ай да унөч көнлек Йолдызы белән яңадан Мәкбүлә әби янына кайткан. Ә киң күңелле әби аны кабат үзен генә түгел, ә Йолдызы белән бергә сыендырган.
– Тулы гаиләдә үсмәсәм дә, яхшы мөгамәле, чын, бәхетле гаиләдә үстем, – дип искә ала балачагын Йолдыз апа.
Укытучы әнисе гаиләне туендыру, акча ягын кайгырту белән күбрәк мәшгуль булса, бала тәрбияләү белән күбесенчә Мәкбүлә әби шөгыльләнә. Җан тартмаса да кан тарта, ди халык. Ә Йолдыз апаның язмышы әлеге әйтемнең киресен искәрмә рәвешендә исбатлый. Кан гына түгел, җан тарткан кешеләр дә бер-берсенә охшаш була икән. Хыялыйлык, ихласлык, иҗатка мәхәббәт тә әбисеннән күчүе хакында искә ала Йолдыз апа. Фермага барып клеенка алып кайтып, китап тышлаулар, курчакка күлмәк тегүләр, бергәләп дәрес хәзерләүләр, китап укулар, беренче шигырьләрен язулар якты хатирә булып исендә саклана шагыйрә апаның. Советлар чорында бәйрәмнәрдә открыткалар бирешү гадәте була. Фамилиядәш булмасалар да, әлеге гаиләне әниле-кызлы дип уйлаган авылдашлары открыткага «Җамалетдинова Мәкбүләгә» дип яза торган булганнар.
Мәктәпне тәмамлап, университетка кергәнче, Мәкбүлә әбидә яшиләр алар. Берничә ел укыганнан соң, Йолдыз апаның әнисе дә Казанга күченә. Башкалага киткәч тә, авылга юлны суытмый алар, анда гел кайтып, Мәкбүлә әбинең хәлен белеп яшиләр. Күп игелекләр күрсәтеп, кайчандыр үз баласы итеп кабул итеп, барлык йөрәк җылысын биреп үз өенә сыендырган әбине әни белән кыз кадерләп соңгы юлга да озаталар. Үзен үстергән үткән заман Бибинурын Йолдыз Шәрапова әле дә сагынып искә ала, аның рухына дога кылып яши.
Университетны тәмамлаганнан соң, Йолдыз апа журналист булып эшләгәндә командировкада вакытта үзе кебек чибәр, тыйнак Сирин исемле егет белән таныша. Ике арада йөргән ихлас хатлар ахырдан кавышуга китерә. Әлеге күркәм гаиләдә бер-бер артлы дүрт егет туа! Дүртенче улын кулына алганнан соң, бала тудыру йортында Йолдыз апа, баш табибка кереп: «Берәр калдырылган кыз булса, үземнеке белән игезәк итеп яздырып чыгар идем, бирмәссезме икән?» – ди. Наркоздан айныган анага бу бераз исәрләнгән, ахры, дип кенә карап, кире боралар. Ләкин башына кергән уй аны ташламый. 45 яшен тутыргач, ул үзенә бүләк ясарга уйлый – балалар йортыннан кыз алырга! Ире дә ризалаша.
Ике гаилә алып, кире китереп биргән кызчыкны тәкъдим итәләр аларга.
1 июнь – Балалар көнендә, Шәраповларны балалар йортына кызны күрергә чакыралар. Беренче күрешү барысын да хәл итә дә куя: кап-кара чәчле, янып торган күзле биш яшьлек кызчык белән очрашкач, Йолдыз апа: «Әй кызым, син монда булгансың икән, ә мин сине әллә кайлардан эзләп йөрим!» – дип кочагына кыса. Шатлык яшьләре тәгәрәгән ананы сабый, елама инде дигәндәй итеп, кулларын сыпыра. Бернинди кунакка гына алып торулар, ияләшүләр турында уйлап та тормый алар, бер күргән сабыйны алып кайтып та китәләр.
Ире дә, икеләнергә һәм уйланырга урын калдырмыйча: «Менә сиңа кыз, ошаса аласың, ошамаса, башка сүз кузгатмыйбыз. Бала товар түгел, аны сайлап йөрергә», – дип куя. Кайтканда, кечкенә уллары Газиз белән кызчык, бергәләп җитәкләшеп, әти белән әниләре алдыннан атлый. Машинада кайтканда ике итәгенә ике сабыйны утырткан Йолдыз апага икесе дә: «Әни, әни!» – дип сөйләшеп, уйнашып кайталар.
Безнең халык элек-электән үк ятимнәргә хәерһахлы булган. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.с.) үк башлана. Ул: «Бер ятим баланы коткару бөтен дөньяны коткаруга тиң», – дигән. Оҗмахта Ходайга якын ике кеше булыр: берсе – ятим бала алып, аны бәхетле иткән кеше һәм тол калып, балаларын кияүгә чыкмыйча үзе үстергән ана, диелгән.
– Бала – курчак түгел. Аны җәмгыятькә яраклы итеп үстерә белергә дә кирәк. Балалар шаярып та ала, төрле шуклыклар да эшләп куярга мөмкиннәр. Шул вакытта бераз сүз белән «эләккәләп» тә алырга мөмкин. Үз балаң берни түгел, ә менә аны «эләктерсәң», сине дә «эләктерәләр», – ди Йолдыз апа.
15 яшен тутырган кызы турында яратып, сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин бәхетле әни:
– Хәзер менә кызым пешергән ашларны ашап яшибез, ул миңа еш кына «матурлык салоннары» ясап, яратып: «Әнием, син минем шундый матур!» – ди. Ә мин: «Тышкы матурлык берни түгел, күңел матурлыгы мөһим, кызым», – дим.
Әйе, мин дә Йолдыз апа сүзләре белән килешәм, күңел матурлыгы дөньяны якты һәм матур итә. Безнең заман Бибинурлары күбрәк булса, ничек яхшы булыр иде! Ә үткән чор Бибинурларыннан килгән күңел матурлыгын үз балаларыннан тыш, озак көтеп тапкан кызын – Әдиләсен дә Бибинурлар рухында үстерүче шагыйрәгә сокланмый мөмкин түгел.
Регина Гыйниятуллина, Казан шәһәренең
180нче күппрофильле
полилингваль гимназия укучысы.
Комментарийлар
0
0
Афэрин!
0
0