16+

«Йомырка җыю» ~ гадәтме, әллә бәйрәмме?

Май ялларын кемдер эшләп, кемдер бәйрәм итеп уздыра. Хәер, бу ялларда, гадәттә, эше дә, ашы да бергә була. Төп рәхәте дә шунда бит инде аның!

«Йомырка җыю» ~ гадәтме, әллә бәйрәмме?

Май ялларын кемдер эшләп, кемдер бәйрәм итеп уздыра. Хәер, бу ялларда, гадәттә, эше дә, ашы да бергә була. Төп рәхәте дә шунда бит инде аның!

Мәсәлән, Татарстанның кайбер районнарында «Йомырка җыю» бәйрәмен уздыралар. Әлеге гореф-гадәт элеккедән үк килә, ди өлкәннәр. Бәйрәм, гадәт буенча, 1 майда уздырыла. Бу көнне балалар иртән-иртүк торып, йорттан йортка кереп йомырка, төрле тәм-томнар җыялар. Йорт хуҗаларына матур теләкләр дә теләргә онытмыйлар. Йомырка җыю бәйрәме авылны берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәреп җибәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, олылар да көтеп ала. Алдан ук төрле төсләргә йомырка буйыйлар, бәйрәм хәстәрен күрәләр.
– Быел без май ялларында Мамадыш районының Баскан авылына кунакка кайттык. Монда һәр елның 1 май көнендә «йомырка җыю» гадәте бар. Кызларыбыз Диләрә, Язилә һәм Адилә, авылдагы башка балалар белән, бик теләп, бәйрәмдә катнашты, – ди өч кыз әнисе Гөлназ Гыйләҗева.

Ә Гөлназ Шәйдуллованың гаиләсе бу матур бәйрәмне Балык Бистәсе районының Чүкәй авылында каршылаган.

– Йомыркаларны балалар үзләре буяды. Казаннан туганнарыбыз белән алдан ук планлаштырып, әзерләнеп кайткан идек. Көн салкынча, яңгырлы булса да, бәйрәмне калдырасыбыз килмәде. Ахырдан балаларның да, үзебезнең дә күңелләребез булып, кәефләребез күтәрелде, – ди Гөлназ.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә авыл сабантуе көнне җыялар балалар. Арча районы Печмәнтау авылы. Бу гореф-гадәт бездә дә элеккедән үк килә.

    Мөһим

    loading