16+

Йорт «чүплегенә» оешмалар ияләшмәсен

Канун бозу очракларын ачыклау максатыннан, язгы чорда махсус рейдлар оештырырга җыеналар

Йорт «чүплегенә» оешмалар ияләшмәсен

Канун бозу очракларын ачыклау максатыннан, язгы чорда махсус рейдлар оештырырга җыеналар

«Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» генераль директоры урынбасары Әлмир Корбанов белән чүп түгүгә кагылышлы эшләр һәм яңалыклар турында сөйләштек.
Шәһәрләр белән авыллардан көнкүреш калдыкларын чыгару тәртибендә үзенчәлекләр бармы?
– Эшчәнлектә әлегә аерма шактый зур. Казанда, мәсәлән, чүпләрне төрләренә аерып җыю буенча шактый уңышка ирешелде. Башкалада чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен 1245 махсус контейнер урнаш­тырылды. Әлеге контейнерларның 600дән артыгы төбәк операторы тарафыннан куелды. Казанда икенчел эшкәртүгә яраклы чүпләрне һәм гомуми тупланган чүпләрне машиналар аерым алып китә. Авылларга карата канун таләпләре хәзергә йомшаграк, чөнки бу юнәлештә эшчәнлекнең башында гына торабыз. Чүп кайбер авылларда капчыкка тутырып, икенчеләрендә бункерда җыела, район үзәкләрендә контейнерлар кулланабыз. Районнарга узган ел төбәк операторы 2100 евроконтейнер урнаштырды, җиһазлау быел да дәвам итә.

– Һәр авылга чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен махсус контейнерлар куярга нәрсә комачаулый?
– Бу мәсьәләне чишү өчен якын-тирәдә чүпләрне аралау һәм эшкәртү станция­ләре булуы зарур, ләкин андый станция­ләр юк. Респуб­ликаның көнбатыш зонасында 4 технопарк төзү планы бар: Казанда, Арчада, Югары Осланда һәм Алексеевскида. Инвестиция 4 миллиард сумны тәшкил итәчәк.


– 2020 ел башында чүп өчен тарифлар арту сәбәпле, халыкта ризасызлык сизелде. Бәяләр ни өчен күтәрелә?
– Төбәк операторы бәяләрне үзе куймый, аны Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели. 2020 елның 1 гыйнварыннан тарифлар үзгәрмәде. Мәсьәлә болайрак: яңа эш башлангычында, ягъни узган ел чүп чыгарган өчен бәяләр 20 процентка киметеп язылган иде, ә инде быел ул ташлама бетерелде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен түләү бер кешегә – 86,34 сум, ә шәхси торак өчен аена 93,66 сум исәбеннән түләү башкарыла. Быелның 1 июленнән хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше 4 процентны тәшкил итәчәк. Узган ел халыкка өстәмә бәягә салым (НДС) тарифы да кулланылмаган иде, анысы да гамәлгә керәчәк. Шушы чыгымнар моңа кадәр төбәк операторы җилкәсендә иде.

– Эшчәнлек барышында нинди проблемаларга килеп төртеләсез?
– Килешүләр төзүдә каршылык­лар бар. Кайбер оешмалар һәм эшкуарлар чүпләрен чыгару буенча төбәк операторы белән һаман килешү кабул итми. Бу – законны үтәмәү. Нәтиҗәдә, алар үзләренең чүпләрен йорт ишегалларындагы «халык контейнерларына» ташлый. Канунда язылганча, төбәк операторы белән килешү төземәгән бер генә оешма һәм эшкуар да эшчәнлек алып барырга тиеш түгел. Бездәге мәгълүматлар буенча, Татарстанда – 1759, ә Казанда 244 оешманың төбәк операторы белән килешүе юк.

– Димәк, алар халык «кесәсенә» керә. Моны чикләү мөмкинлекләре бардыр бит.
– Юридик зат каты калдыкларны чыгару буенча төбәк операторы белән килешү төземәсә, аны Россия Федерациясе кануннары нигезендә штрафка тартырга була. Штраф шактый саллы – 250 мең сум, юридик зат кабат закон бозса, инде 1 миллион сум штраф салына. Хәтта 3 айга кадәр эшчәнлеген туктату да каралган. Тик бу очракта вәкаләтле органнарның бергәләшеп чара күрүе кирәк. Язгы чорда махсус рейд­лар оештырырга җыенабыз. Халык та тәртип салуда катнашсын иде. Күп катлы йортта чәчтарашханә, пекарьня, кафе, чәчәк кибете һәм башка төрле бизнес вәкилләре урнашкан булса һәм алар үзләренең чүпләрен йортның чүп контейнерларына ташласа, бу хакта хәбәр бирү кирәк.


– Җәйге чорга нинди уй-ниятләр белән якынлашасыз?
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында, быел республикада ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы старт ала. Ишегалларында яңа контейнер мәйданчыклары да барлык­ка киләчәк. Халык арасында, мәктәп­ләрдә һәм балалар бакчаларында аңлату-пропаганда чараларын көчәйтергә исәплибез. Чүпләрне икенчел чимал рәвешендә эшкәртүнең экологиягә файда икәнлеген яхшылап төшендерергә кирәк. Иң чиста һәм чүпләрне төрләренә аерып җыюда актив ишегалдына конкурс та оештырырга ният бар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading