16+

Йортның катына карап җылылык өчен түләүләр үзгәрерме?

«Парламент газетасы» депутат Борис Гладкихка сылтама ясап, киләсе елдан җылылык нормативлары үзгәрәчәк һәм ул өйләрнең ничә катлы булуына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Йортның катына карап җылылык өчен түләүләр үзгәрерме?

«Парламент газетасы» депутат Борис Гладкихка сылтама ясап, киләсе елдан җылылык нормативлары үзгәрәчәк һәм ул өйләрнең ничә катлы булуына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Әлеге язмада беренче каттан дүртенче катка кадәр түләүләр шактый аерылачак диелгән. Әлеге яңалык керсә, өйнең катына карап түләүләр шактый артырга мөмкин, ул яңа нормативларның 2016 елда ук кертелергә тиеш булганын да әйткән булган депутат. Аның сүзләренчә, Төзелеш министрлыгы срокны дүрт елга күчергән.

Әмма Россиянең Төзелеш министрлыгы хәбәр итүенчә, бер йортта төрле нормативлар билгеләргә мөмкинлек бирүче нигезләмәләр юк. Анда билгеләнгәнчә, кулланучыларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү шартларын тигезләү максатларында, төбәкләр 2020 елның 1 гыйнварына кадәр торак биналар өчен җылылык өчен бердәм нормативлар билгеләргә тиеш.
Ведомствоның матбугат хезмәте әйтүенчә, катлы йортлар һәм йортларның тибы буенча төрле күләмнәрен билгеләү каралган. Әмма мондый карарларны кабул итү – нормативлар билгеләү буенча гражданнарның түләү күләменә тәэсир итүне тулысынча бәяләү белән (түләүне үзгәртү индексларын исәпкә алып) үткәрелә. Бүгенге көндә Төзелеш министрлыгы нормативларны билгеләүгә бернинди дә үзгәрешләр кертергә җыенмый.

Яңа норматив кертелгән очракта, ул йортларның ничә катлы булуына бәйле булачак.

Анна Арахамия фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дөрес әйбер түгел

    Мөһим

    loading