16+

«Җыр-моңнан дуслык күпере салды»

«Рифат Фәттахов гомере буе армый-талмый республикабызга, халкыбызга, милли мәдәниятебезгә хезмәт итә. Ул оештырган Рәшит Ваһапов фестивале дөньяның һәм Россия­нең бик күп төбәкләрендә булып, милләтебезнең данын еракларга таратты, халыклар вә илләр арасында җырдан-моңнан дуслык күперләре салып үтте. Шулай ук Рифат Фәттаховның яшь талантларны эзләп табу, үстерү өлкәсендәге хезмәте олы рәхмәткә лаек». Илһам ШАКИРОВ.

«Җыр-моңнан дуслык күпере салды»

«Рифат Фәттахов гомере буе армый-талмый республикабызга, халкыбызга, милли мәдәниятебезгә хезмәт итә. Ул оештырган Рәшит Ваһапов фестивале дөньяның һәм Россия­нең бик күп төбәкләрендә булып, милләтебезнең данын еракларга таратты, халыклар вә илләр арасында җырдан-моңнан дуслык күперләре салып үтте. Шулай ук Рифат Фәттаховның яшь талантларны эзләп табу, үстерү өлкәсендәге хезмәте олы рәхмәткә лаек». Илһам ШАКИРОВ.

Һәр елны бирелә торган Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел кандидатлыкка лаек дип табылган күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре рәтендә Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды җитәкчесе, танылган мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Әхмәт улы Фәттахов та бар. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки аның гомере татар халкы киләчәктә дә дөнья халыклары арасында лаеклы урынын саклауда әһәмияте булган милли мәдәниятебез, тәрбияви сәнгатебезне саклауга, камилләштерүгә, пропагандалауга багышланган. Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы татар халкының киләчәге турында борчылудан алдыбызга Татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләсе туды. Халкыбызның милли йөзен, мәгърифәтен, телен сак­лап калуда, рухи тәрбия алып баруда мәдәниятебез, тәрбияви сәнгатебезнең дә әһәмияте чиксез зур. Рифат Фәттахов нәкъ шушы өлкәдә югары нәтиҗәле эш алып бара.

Хәзерге фәнни-техник прогрессның тиңдәшсез сикереш чорында рухи тәрбиянең беренче рәткә куелуы бик мөһим. Ә рухи тәрбия чарасы буларак әдәбият-сәнгатьне, бигрәк тә музыкаль сәнгатьне ни белән алыштырып булыр икән?! Музыка сәнгатенең анасы дип бәяләнгән, йөрәкләргә сихри тәэсир итүчән моңлы аваз – җыр сәнгате. «Тыңлатыгыз миңа аның җырын, нинди халык икәнен әйтермен», – дигән Ромен Роллан. Бик әһәмиятле фикер бу. Тәрбияви моңлы җыр сәнгате – ягымлы җан авазы буларак барлык милләтләрнең күңелләрен сафландырып, халыкара дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләү чарасы. Шуңа күрә моннан егерме ел элек 1999 елда, татар җырының, моңының әһәмиятен истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Татар җыры, татар моңы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл – фикер алышу үткәрде, шул хакта карар кабул ителде һәм бу карар тулысы белән бүгенге көнгә туры килә. Чөнки, карарда күрсәтелгәнчә, татар музыка, җыр сәнгате тәрбиявилектән ерак китеп рухи бушлыкка, күңел ачуга гына корылган юнәлешкә батып бара. Сәхнәләрне халыкны аңгыраландырырга сәләтле, гипнотик сихри көчкә ия наркотикка тиң ялтыравык йолдызлар «шоуы» басты. Һәр агуга каршы дару бар диләр, бу сәнгать өлкәсенә дә карыйдыр. Шундый даруларның берсе буларак бөек Тукаебызның милли уй-хыялларына туры килгән моңнарыбыз, күренекле җыр­чыларыбыз, композиторларыбыз иҗатын барлау, пропагандалау­га, яшь талантларны тәрбияви сәнгать юлында милли рухта үстерүгә багышланган «Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры» фестивальләре башланып китте. Югары профессиональ, милләтара дуслык­ка юнәлтелгән рухи тәрбиявилеге белән аларга тиңнәр бармы икән?! Бу фестивальләр Татарстанда, Россия­дә генә түгел, чит илләрнең күренекле зур шәһәрләренең тарихи концерт залларында үткәрелүе югары тәрбияви сәнгать аша дөнья җәмәгатьчелегенә татар халкын танытуга, халкыбызга карата хөрмәт уятуга юнәлтелгән. «Бу әһәмиятле чараны тормышка ашыру милләтара һәм регионара хезмәттәшлекне үстерү,шулай ук тарихи ватаныбыз­дан читтә яшәүче безнең ватандашларыбызны берләштерү факторларының берсе булып тора» – Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның фестивальгә карата бәяләмәсе бу!

Быел фестиваль 15 еллыгын билгеләп үтә. Фестивальнең концертларында күренекле татар җырчылары белән беррәттән, дөньякүләм сәнгать осталарының чыгыш ясавы да әһәмияткә ия. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «Рифат Әхмәт улы, Фестивальнең оештыручы һәм җитәкчесе буларак, татар халкының музыкаль мирасын саклауга, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә», – диюе, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның аңа – «Оста оештыручы, җитәкче буларак татар мәдәниятенең күренекле сәнгать әһелләренең иҗади мирасын пропагандалауга күп көч куясыз, ә Сез оештырган Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль аерым игътибарга лаек», – дигән сүзләре һәм Фестивальгә карата илебезнең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән килгән рәхмәт хатлары Татар халкының үсеш стратегиясендә рухи, мәдәни, тәрбияви чараларның бик мөһим булуын тулаем исбатлый. Бүгенге көндә республикабызда гына түгел, аннан чит регионнарда да рес­публикабыз җитәкчелеге фатихасы белән тәрбияви мәдәни чараларны оештыруда һәм башкаруда әйдәп баручы танылган, үрнәк продюсер Рифат Фәттаховның күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре рәтендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуын раслый.

Миңгол ГАЛИЕВ,

профессор, Татарстан Республикасының халык артисты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading