16+

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан бик тәмле пирог РЕЦЕПТЫ

– Әлеге пирогның исемен белмим. Миңа аның рецептын әниемнең апасы Рәйсә апа бирде, шуңа да Рәйсә апа пирогы дип йөртәм, – ди җырчы.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан бик тәмле пирог РЕЦЕПТЫ

– Әлеге пирогның исемен белмим. Миңа аның рецептын әниемнең апасы Рәйсә апа бирде, шуңа да Рәйсә апа пирогы дип йөртәм, – ди җырчы.

– 3 йомырка сарысына 3/4 стакан шикәр комы салып болгатам. Шуңа йомшарган 200 гр сыер маен, аш серкәсе белән яндырылган 1/2 бал кашыгы сода, ванилин, әз генә тоз (пычак очында), 2 стакан он салып, әйбәтләп болгатам. Йомшак кына камыр килеп чыга. Аны икегә бүлеп, кечкенәрәк өлешен суткычка катырырга куям. Эчлеккә мин, гадәттә, кара җиләк салам, әмма груша яки алма белән дә бик тәмле була (фотода груша белән).  Катырылган кара җиләкне алдан чыгарып, дуршлагка салып куярга кирәк. Ә алма белән грушаны угыч аркылы уасы була. Камырны 5-7 мм калынлыгында җәеп табага салабыз. Мин уклау кулланмыйм, кул белән генә җәям. Камырны таба төбенә һәм кырыйларына тигезләп сылап чыгам. Аннары әзерләнгән эчлеген салабыз. Калган йомырка агын һәм ярты стакан шикәр комын миксер белән күбек булганчы болгатып, кара җиләк өстенә тигезләп салабыз. Суыткычтан камырның икенче яртысын чыгарабыз һәм угыч арткылы пирогның өстенә уабыз. 170 градуслы мичкә куеп, 50-60 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading