16+

Җырчыларның бакчаларында ниләр үсә?

Җәй – бакча, ял, рәхәт чак. Учак тирәли ял итә, көч туплый, ­җиләк-җимеш ашый һәм инде кышка запас әзерләп кала торган вакыт. Без дә шәхси йортлары белән яшәүче ­берничә танылган эстрада артистына шалтыратып, бакчаларында нәрсә үстерүләре белән кызыксындык. Берочтан кышка ничек әзерләнүләре турында да сораштык.

Җырчыларның бакчаларында ниләр үсә?

Җәй – бакча, ял, рәхәт чак. Учак тирәли ял итә, көч туплый, ­җиләк-җимеш ашый һәм инде кышка запас әзерләп кала торган вакыт. Без дә шәхси йортлары белән яшәүче ­берничә танылган эстрада артистына шалтыратып, бакчаларында нәрсә үстерүләре белән кызыксындык. Берочтан кышка ничек әзерләнүләре турында да сораштык.

«Бакча безгә ял итәр өчен кирәк»

Җырчы Алсу Әбелхановага да шалтыраттык.
– Без бакчачылар түгел. Бакча безгә эшләр өчен түгел, ә ял итәр өчен генә кирәк. Әлегә вакыт та, җирдә казынырга әллә ни зур теләк тә юк, чөнки шәһәрдә дә эш бик күп. Атна уртасында шәһәрдәге фатирыбызда яшәсәк, ялларда Казан янындагы бер бистәдәге йортыбыз­да ял итәбез. Мунча керәбез, балалар рәхәтләнеп уйный, вак-төяк эшләр эшлибез. Шуңа күрә бакчада яшелчә, җиләк-җимештән биг­рәк, чәчәкләр үсә. Аеруча роза гөлен үстерәбез. Аннан соң мин яшеллек, яшел куаклар яратам. Алар бик күп. Җимеш агачларыннан алма, чия үсә. Бераз гына мәйданда иртә өлгерә торган бәрәңге утырт­тык. Ә кайнатмалар ясамыйм. Соңгы елларда җиләк-җимешләрне йә туңдырып кына, йә шикәр белән генә болгатып куям. Алма киптерәбез. Кышка салатлар да, компотлар да япмыйм. Кыш көне балаларга туңдырылган җиләкләрдән компот ясап эчерәм, – диде Алсу.

Гаиләләре белән ял иткән вакытта иң яратып пешергән һәм ашаган ризыклары шашлык икән.
– Гадәттә, йә тавыктан, яки бәрән итеннән ясыйбыз шашлыкны. Иткә суган, тоз, борыч, бераз гына көнбагыш мае салабыз да, өстен каты әйбер белән бастырып, төнгелеккә калдырабыз. Кайвакыт лимон да өстибез. Маринадланган итне шампурларга баклажан, болгар борычы, ташкабак белән аралаштырып тезәбез, – диде Алсу.

«Ризык никадәрле гадирәк, шуның кадәрле тәмлерәк»

Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйповларның гаиләсе Нагорный бистәсендә яши. Динә ханым әйтүенчә, алар бирегә биш ел элек күченгәннәр.
– Башка елларны бакчабыз бик матур була иде. Быел кышкы беседка ясыйбыз. Төзелеш эшләре баргач, тапталып бетәр дип, чәчәкләр дә күп итеп утырт­мадым. Барыннан да бигрәк аларны яратам югыйсә. Күпьеллыкларның мәшәкате аз булса да, аларның чәчәк ату вакытлары кыска. Ә берьеллыклар җәй буена ата. Чәчәкләрдән тыш, чия, груша, алмагач, карлыган куаклары үсә. Бакчада эшләү күбесенчә Рафаэль абые­гыз белән үземә эләгә, ләкин балалар килгәч тә ярдәм итәләр, – ди ул.

Динә ханым кышка банкалар япмауларын да әйтте. Чөнки алар ашалмый, ди ул.
– Ел әйләнәсе кибеттә кыяр, помидор, җиләк-җимеш сатыла бит. Ә 400шәр банка япкан чаклар да бар иде бит. Җәй көне учак ашларын пешерергә бик яратабыз. Гап-гади сайра консервасын алам да шулпага дөге, бәрәңге салам. Менә дигән аш була. Ә болай без кыстыбый, Рафаэль абыең юка ризыгын бик ярата. Аннан соң, гап-гади ризыкларны рәхәтләнеп ашыйбыз. Бәрәңгене чистартып, урталай ярабыз да, майлы табага салып, өстен таба белән каплап кыздырабыз, шуны биик тәмле итеп ашыйбыз. Ризык никадәрле гадирәк, шуның кадәрле тәмлерәк була, – диде Динә ханым.

Абрикос кайнатмасы

Абрикосның төшен чистартып, 7-8 сәгатькә шикәр салып куям. Шуннан соң сүлпән генә утта кайнатып чыгарам да күбеген җыеп алам. 8-10 минут кайнатам да сүндерәм. 3-4 сәгатьтән тагын кайнатып кына чыгарам да сүндереп куям. Әлеге процедураны тагын бер тапкыр кабатлыйм да банкаларга тутырам. 1 кг абрикоска 800 гр чамасы шикәр салам.


«Барысы да кешедәгечә»

Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовлар гаиләсе дә өч ел элек үз йортлары белән яши башлаган.
– Бакчабыз бар, ләкин зур түгел. Зур бакчалар тотарга олыгайгач та җитешербез дип уйлыйбыз, – диде безгә өч бала әнисе Ләйсән Гимаева. – Анда кишер, суган, кыяр-помидор һәм җиләк үстерәбез. Көзгә яхшы сортлы кура җиләге, алмагач һәм башка агачлар утыртырга җыенабыз, чөнки утыртканнары бик яхшы үсмәде.

Шуңа күрә җиләк-җимешләрне сатып алып ясарга туры килде. Аларны кайнатмыйм. Шикәр белән болгатып, суыткычка гына куям. Кышка да әллә нинди ят әйберләр әзерләмим. Рецептларын әнидән алам. Барысы да кешедәгечә. Бакчабызда гаилә белән ял итәргә яратабыз. Булат, вакыты булганда, учакта аш, пылау, хашлама пешерергә ярата. Аларның да рецептлары гап-гади, бөтен кеше әзерли торган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading