16+

Йөрәк өчен иң яхшы ял – җәяү йөрү: «ШК» журналисты операция ясауда катнашты

Яз, көз айлары йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгән чак булып санала. Бу вакытта йөрәк авыруларыннан үлүчеләр дә арта.

Йөрәк өчен иң яхшы ял – җәяү йөрү: «ШК» журналисты операция ясауда катнашты

Яз, көз айлары йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгән чак булып санала. Бу вакытта йөрәк авыруларыннан үлүчеләр дә арта.

Бу – организмның көчсезләнүе, бакча эшләрендә чамасын белмичә эшләү нәтиҗәсе дә. Татарстанда йөрәк-кан тамыр­лары авырулы кешеләрне тәүлек буе кабул итә торган үзәкләр бар. Шуларның берсе – Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе. Биредә инфаркт миокарды, йөрәк белән бәйле башка кискен авырулар вакытында беренчел медицина ярдәме күрсәтелә. Казаннан гына түгел, районнардан да авыруларны китерәләр. Операцияләр югары технологияләр ярдәмендә башкарыла. Шундый операцияләрнең берсендә «ШК» журналисты да катнашты.

10 килолы фартук

Каннан элек-электән курка идем мин. Ләкин операция пычаксыз узачак дигәч, кыюлыгымны җыеп тәвәкәлләдем. Хәзер медицина алга киткән заманда, мондый төр операцияләр еш кулланыла. Кешенең боты, беләгендәге кан тамыры аша махсус катетр, үткәргечләр ярдәмендә йөрәгенә керәләр, тарайган кан тамырларын, барлыкка килгән май катламнарын заманча алымнар белән дәвалыйлар. Хәтта диаметры 2 миллиметрлы кан тамырларына да катетр үтеп керә ала. Кайбер очрак­ларда, кан йөрешен көйләр өчен, кыска кына металлдан үрелгән үткәргечләрне кан тамырына ук куеп калдырырга туры килә.

Бу операцияләр хастаханәнең рентген хирургия методы белән дәвалау бүлегендә ясала. Гади итеп аңлатканда, операцияләрне кан тамыры эчендә ясыйлар. Бу бүлектә барлыгы сигез табиб эшли. Шуларның берсе – Марат Мингазетдинов. Ул – нейрохирург. Музыкантлар гаиләсендә тәрбияләнгән егет балачагыннан табиб булырга хыялланган. Сүз уңаеннан, ул танылган композитор Азат Хөсәеновның туганы булып чыкты.

– Мәктәптә укыган чакта хастаханәдә ятарга туры килде, шул чакта табиб булырга карар кылдым. Инглиз теленә өйрәтә торган мәктәптән Казанның 116нчы медицина лицеена күчтем. 7нче сыйныфтан санитар булып эшли башладым, – дип искә ала табиб.
Бу өлкәдә инде 20 ел эшли. Хәзер 7нче хастаханәдә рентген хирургиясе алымы белән дәвалау бүлеген җитәкли. Һөнәрен бик яратып башкара.

Ул эшли башлаган 1999 елларда рентген эндоваскуляр хирургия өлкәсендә Россиядә 400ләп кенә табиб саналган. Эш җиңелләрдән түгел. Кан тамыры аша гына үткәргечләр ярдәмендә йөрәккә үтеп «күрмичә» операция ясаудан тыш, монда рентген нурланыш астында эшләргә туры килә. Шуңа күпләр бу өлкәгә килергә курыкканнар да. «Хәер, саклану чараларын күрсәң, барлык кагыйдәләрне дә тиешенчә үтәсәң, бер куркынычы да юк. Минем менә өч балам бар», – дип елмая табиб. Төрле очраклар булырга мөмкин анысы. Сирәк булса да рентген аркасында агулану очраклары булган. Моннан күп еллар элек Марат Мингазетдиновка авыр хәлдә калган пациентка саклану чараларыннан башка операция ясарга туры килгән. Нәтиҗәдә, табибның рентгент нурланыш аркасында куллары купшакланган, күзләре ачылмаган. Шөкер, хәзер бу өлкәдә җитди контроль. Рентген нурланышы кеше сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, гел тикшереп торалар. Операциядә катнашучы табибларга, шәфкать туташларына нурланыш дәрәҗәсен билгели торган махсус датчиклар да куела. Иң мөһиме – операция бүлмәсенә бары махсус фартуктан гына керергә рөхсәт ителә. Алар гади түгел – нурланыштан саклый торган. Муенсасы, башлыгы белән бергә, бу форма 10 килога якын авырлыкта.

Мине дә шулай киендерделәр. Операция вакытында ул киемнән ярты сәгать басып торып, җилкәләрем авырта башлады. Ә табиб­ларга аны көненә берничә тапкыр кияргә туры килә. Гадәттә,тәүлегенә уртача 12-15 пациент кабул ителә, бер көнгә ике-өч операция туры килә. Бер операция кайчакта ике-өч сәгать дәвам итә. Әле моннан тыш, аяк белән басып, рентген аппаратын көйләп торырга да кирәк.
– Мондый авыр фартуклардан соң аркалар, җилкәләр сызлый, әлбәттә. Безнең һөнәр ияләренә бассейн, фитнес, массаж бик файдалы, тик вакыт юк шул. Ә рентген бүлмәсендә эшләгәннән соң алма согы, кызыл шәраб эчәргә киңәш ителә, – ди Марат Мингазетдинов.

Иң мөһиме – саклану

Без операция ясаган әби 80 яшеннән узган иде. Йөрәк тибешендә үзгәрешләр сизгәч, ул табиб­ларга мөрәҗәгать иткән. Әбинең моңа кадәр дә кан тамырына стент куеп калдырган булганнар. Операция наркозсыз ясалды. Кан тамырына гына авыртуын баса торган укол кададылар. Ярты сәгать буе әби белән сөйләшеп тордык. Иң мөһиме – пациентның хәлен белешеп тору, ди табиблар. Үткәргечнең йөрәккә барып җитүен, кан тамырлары буйлап хәрәкәт итүен экранда күзәтеп баралар. Бу аппарат бик кыйммәтле булып санала. Нәкъ менә рентген аппараты кан тамырларын күрергә ярдәм итә инде. Операция тәмам. Стентлаштырудан соң гадәттә пациентлар 100 процент савыга икән. Әби дә үзен яхшы хис итә. «Әллә ни авырту тоймадым, бары кул тамырына үткәргеч керткәндә генә кыен булды», – диде ул. Җиде көн хастаханәдә тернәкләнү узганнан соң, пациент өенә кайтып китә алачак. «Хәзер иң мөһиме – саклану чараларын күрү», – ди Марат Мингазетдинов.

Операциядән соң табиб белән йөрәк авырулары турында сөйләшеп алдык.
– Бу төр операция пычаксыз, наркозсыз ясалгач, аңа җитди карамыйлар, җиңел дип саныйлар. Әмма шуны да онытмаска кирәк, операциядән соң кешегә табиб кушкан даруларны эчеп торган вакытта гына яхшы булачак, – ди Марат Мингазетдинов.


– Йөрәкне үләннәр ярдәмендә дәвалауга ничек карыйсыз?
– Медицина хезмәткәре буларак, мин моңа каршы. Кайбер кешеләр төрле биоактив кушылмалар – БАДлар ярдәмендә дәваланырга тели. Онкологияне, авыруларны БАДлар ярдәмендә дәваларга вәгъдә иткән кешеләрне хөкем итәргә кирәк дип саныйм. Кеше акчаларын шуларга ышанып югалта, ә нәтиҗә – юк.

– Йөрәк авыруының билгеләре нинди?
– Гадәттә, йөрәктә проблемалар булганда, йөрәк турысы авыртмый. Чәнчү, авырту ул – күп очракта хондроз билгесе булып чыга. Ә менә йөрәк авыруы вакытында күкрәккә таш куйган кебек тоела. Сулыш чык­мый, күкрәк турысында пешерә, авыр­ту сул кулга күчәргә мөмкин. Кайчакта ашказаны да авырткан кебек була. Салкын тир бәреп чыга. Бу билгеләр 15 минут дәвамында узмаса, инфаркт булу куркынычы бар.

– Авыруны кисәтеп буламы?
– Тәмәке тарту йөрәк өчен нык зыянлы. Майлы ашамаска, юк-барга борчылмаска, кыскасы, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бар нәрсәне да ашап карарга була, бары чамасын белергә генә кирәк. Скандинавия йөреше дә йөрәк авыруларын кисәтергә ярдәм итә. Физик эшне дә чамасын белеп кенә эшләргә киңәш ителә. Йөрәк авырулы кешеләргә бакчасында яшелчәләр утыртып азапланганчы, аларны кибеттән генә сатып алу күпкә отышлырак дип саныйм. Бер яктан өлкәннәр өчен бакчада эшләү авыруларны кисәтергә дә ярдәм итә, әмма чамасын белү мөһим. 70 яшьлек әбинең ике чиләк су ташып йөрүе, капчыгы белән бәрәңге күтәрүе, ни дисәң дә, аның өчен файдалы түгел.

– Йөрәк өчен иң яхшы ял нинди?
– Җәяү йөрү – йөрәк өчен иң файдалы ял. Көненә 40 минут булса да саф һавада йөрергә киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X