Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туып үскән Фиргат армиядән кайткач Ульян каласына китеп эшкә урнаша.
Шланга авылында туган Алсуның да шушы шәһәргә күченгән чагы. Ульян өлкәсенә сыенып утырган Зур Чынлы белән табигатьнең иң матур җирендә, урман буенда урнашкан Шланга авыллары арасы 50 чакрым. Бер районда туып үскән егет белән кызны, Ульян каласының халык телендәге “Шанхай” җире таныштыра.
Фиргат белән Алсу татар җырыннан башка тормышларын күзалдына да китерә алмыйлар. Парлап кайларга гына бармаган да, үзләре кебек җыр-моң сөюче дуслар белән танышмаганар.
Фиргат
– Мин Иршат һәм Әнисә Аймәтовлар гаиләсендә беренче бала булып туганмын, – ди Фиргат. – Гаиләдә биш бала үстек. Әти оста гармунчы иде. Әтидән күреп, бер энем белән мин дә гармун уйнарга өйрәндек. Заманында шахтада эшләгән әбием җырларга ярата иде. Ул җырлый, мин аңа кушылып гармунда көй чыгарырга газапланып утырам. 4 яшемдә әтием миңа үз гармунын бирде. Шуннан бирле кулдан гармун төшкәне юк.
Мәктәптә укыганда Фиргат сәхнә йолдызы була. Икенче сыйныфта укыганда үзе гармунда уйнап “Чынлы суы” җырын башкара. Чөнки укытучы апасы шул җырны өйрәнергә куша. Һәм һәр концертта аңа шушы җырны җырлата. Дүртенчедә укыганда туйларга, мәҗлесләргә гармун уйнарга чакыра башлыйлар. Укытучылардан качып кына барса да, кич йөргәнен шунда ук белеп алалар, икенче көнне малайны каты гына орышсалар да, Фиргат гармунда уйнавын дәвам итә, сәнгатькә тартылуы кимеми, киресенчә, арта гына. Өстәвенә армиядә дә үзе кебек сәнгать җанлы кешеләр белән туры килә. “Армиягә русча өйрәним дип киткән идем, безнең арада булган өч-дүрт урыс егетен татарчага өйрәттек, русча өйрәнеп кайта алмадык”, – дип көлеп искә ала ул армия чорын. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итүче егет анда да гармун белән була. Өйрәнүләр вакытында штаб җитәкчесе солдатларга гармун алып бирә. Актаныш егете Илдус Һадиев белән Фиргатнең кулыннан гармун төшми. Җырлап хезмәт итә алар.
– Моңга төргән туган авылыма мең рәхмәт, – ди Фиргат. – Мине тудырган әниемә, әтиемә, әбиемә, үсендереп торган беренче укытучым Фәридә Низамовага чиксез рәхмәтлемен. Безнең әти бик матур итеп гармунда “Ярмәк” биюен уйный иде. Инде менә ничә еллар әти истәлеге итеп шул көйне уйнарга талпынсам да, аның кебек өздереп, матур итеп уйный алмыйм. Юкса, күпме яңа көйләр өйрәндем. “Ярмәк” көе генә никтер килеп чыкмый.
Туган авылына сукмакны суытмый ул. Анда туган нигезенең җылысын саклаучы әнисе яши. Шунысын да әйтергә кирәк, “Шәһри Казан” газетасының тугры дусты, даими укучыбыз. “Безнең әни бик күп газеталар алдыра, – ди Әнисә апаның килене Алсу ханым. – Ул бик күп хәсрәтләр күргән кеше. Имәндәй ике улын югалта, яшьли тол кала. Әни белән Фиргат арасында бик җылы мөнәсәббәт. Әнинең хәлен белергә, эшләренә ярдәм итәргә атна саен кайтып йөрергә тырышабыз. Ул безне сагынып көтеп тора. Фиргат аның төп терәге. Шунысын да әйтим, ирем бик нечкә күңелле. Әнисен дә, кыз туганнарын да хөрмәт итеп, олылап яши”.
Алсу
Алиевлар гаиләсендә биш кыз, бер малай үсә. Алтысы да җырчылар. Фиргатнең хәләле булган Алсу гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Ярулла абый балта остасы, авылның менә дигән гармунчысы. “Әти колхозда эшләүдән тыш, Киров, Себер якларына барып эшләп кайта иде. Әни безне җырга-моңга төрә-төрә үстерде, – ди Алсу ханым. – Әти берсендә эшләгән акчасына гармун алып кайтты. Ул гармун өйдә тора иде, кайсы баланың тарткалыйсы килде, тарткалап карадык, гармунымны бозасыз дип, әти беребезгә дә сүз әйтмәде. Әти гармунда уйный, әни аңа кушылып җырлый иде. Җырның барлыгын әнидән ишетеп үстек. Өйдә әни җырлый, урамга чыксак, авылның ике башында пластинка әйләнә. Без моң астында үстек, нәселебездә барысы да җырлый. Ялгыз яшәүче ерак туганыбызга мине кунарга җибәрәләр иде. Анда барам, ул да җырлый. Аның белән кич утырырга авылдашларга йөри идек. Анда да җырлыйлар. Бәйрәмнәрдә кунаклар чакыра иделәр. Тагын бөтен кеше җырлый. Аларны тыңлап, чаршау артында исебез китеп тыңлап торабыз. Безгә җырлап, биеп күрсәтегез, дигәч кыенсынып кына чыгабыз да, җырлыйбыз, биибез.
7 айдан тәпи киткән, 11 айдан сөйләшә башлаган кыз, балачактан җыр сүзләренә игътибар итә башлый. Йотлыгып-йотлыгып җыр сүзләрен тыңлый. Аннан олы апалары мәктәпкә йөри башлагач, яңа җырлар өйрәнеп кайталар да, Алсуны да өйрәтәләр. Өчәүләп җырлыйлар. Үзе мәктәпкә укырга йөри башлагач, укытучыларның җырлауларын ишетеп, кызның тагын исе китә. Бөтен кеше җырларга тиеш дигән фикер аның күңеленә кереп утыра. Смотр концертларында катнаша башлый. “Апа, мин, Гүзәл сеңлем кырга чыгып, кочаклашып җырлап йөри идек”, – дип искә ала ул бүген. Әтиләренең гармунында Гүзәл сеңлесе уйнарга өйрәнә. Ул гармун уйный башлагач, гармунга кушылып җырлау китә. Күрше кызлары белән бергәләп кич утырып җырлау гадәте барлыкка килә. Арча педучилищесында укыганда, профессиональләр кулына эләгә, музыка буенча беренче дәресләр ала. Укуын тәмамлаган кызны Кайбыч районына эшкә җибәрәләр. Җырлый белүен аңлап, үз фәненнән тыш, җыр дәресләрен дә бирәләр. Хуҗа Хәсән авылы халкы белән төрле кичәләр, чаралар уздыралар. “Әни сеңлеләрең, апаларың янын күч, Ульянга китеп төплән дигәч, аларга якынаерга булдым. Биш кыз туган бер шәһәрдә яши башладык. Өч кыз туган шәһәрнең яңа ягында, икебез иске өлешендә. Ир туганыбыз төп нигезебездә. Ул алтын куллы оста.
Әтисе Алсуга 12 яшь тулганда, 44 яшендә вафат була. Әнисе Катифә апа 60 яшендә дөньядан китә. “Алты баланы үстерә-үстерә аларның сәламәтлеге дә бик иртә какшады, – ди Алсу ханым. – Әти армиядән нурланыш алып кайтып, иртә китеп барды. Әни гомере буе фермада эшләп, аяклары бетте. Рәхәт тормышны күрә алмадылар. Әниебезгә сер сыя торган хатын иде. Бөтен кеше аңа сер сөйләде. Без үскәндә дә гел әйтте, сүзне кешегә сөйләргә ярамый, сөйләмәгез, дия иде. Сер сакларга безне дә өйрәтеп калдырды”.
Танышу тарихы
– Яшь вакытта Ульян шәһәре урамнары буйлап җырлап йөри идек. Шунда гармунчы бер егет белән таныштым, – дип сөйли Алсу.
33 ел элек. Ульян каласына төрле авыллардан килеп урнашкан татар яшьләре кич саен шәһәр урамында очраша. Алар арасында Фиргат белән Алсу да бар. “Егетләр, сандугачымны очырдым, былбыл тота алмам инде”, – дигән җырны кайсыгыз уйный белә, дип сорый шунда Алсу. Фиргат гармунын сузып җибәрә. Кыз аңа кушылып җырлый. Шул көннән бергә алар. “Безне җыр кавыштырды, гаилә итеп бәйләп куйды. Бергә яши башлагач, парлап җырлауга күчтек”, – ди Аймәтовлар. Ульян шәһәрендә туып үскән ике малайлары да саф татар телендә сөйләшә. Балалары үз теләкләре белән татар мәктәбенә күчеп, татарча язарга өйрәнәләр. “Безнең татар теленнән аерылганыбыз юк, балаларыбыз белән дә туган телдә сөйләшәбез”, – ди алар. Уллары да әти-әниләре кебек сәнгать яратучылар, икесе дә матур итеп җырлый. Балаларын да җырлый-җырлый үстерә алар.
– Әни, сезнең җырларыгыз белән үстек, җырларыгыз әле дә колакта чыңлап тора, рәхмәт, җырларыгыз, моңнарыгыз өчен, ди улларыбыз. Ике улыбыз да Казанда. Татар концертларын күреп үскәч, концерт-театрларга йөриләр. Хәтта кайбер җырчыларның репертуарларын яттан да беләләр, – ди Алсу ханым.
Бер уллары өйләнәм дигәч, ана күңеленә шигырь юллары килә, көе туа. “Туйны Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов алып барды. Рәзил гармунда уйнады, без апам, Фиргат, мин яшьләргә багышлап җыр җырладык. Туйдан соң, Рәзил улыма әйткән, әниегез бигрәк матур җыр иҗат иткән дип мактаган да әле”, – дип көлә Алсу ханым.
Җырга-моңга гашыйк кешеләр өйдә тик кенә ята аламени?! Икесе дә Ульян шәһәренең “Урама” халык фольклор ансамбелендә йөриләр. Алсуның өч кыз туганы шушы ансамбльнең алыштыргысыз солистлары булса, Фиргат исә гармунчы да, җырчы да. “Икәү бергә ансабльгә йөргәч рәхәт. Бергә барабыз, бергә кайтабыз. Төрле чараларда катнашабыз”, – ди Фиргат. Кайвакыт Райнә, Гүзәл, Алсу, Фиргат – ансамбльдән башка да репетицияләр уздыралар, яңа номерлар эшлиләр. Әзер номерны коллективка тәкъдим итәләр. Ансамбль җитәкчесе Алсу Альметова белән бергәләп җырлар да иҗат итәләр. (Сүз уңаеннан, Алсу ханым үзенең туган авылына багышлап язган шигыренә Сәйдәш Хәсәнҗанов көй язып, бу иҗат җимеше авылның гимнына әверелгән.)
Алай гына түгел, үзләре кебек җырга-моңга гашыйк кешеләр белән аралашырга яраталар. Ә берсендә... Машиналарын саткан гына вакытлары. Татарстан гармунчыларының Актанышта бәйрәмгә җыелуларын белеп алалар. Бу вакытта Фиргәт белән Алсуның отпуск вакыты, әниләре янында авылда. Әнисә апа юлга чыгып китәргә уйлаучы улы белән килене өчен ут йота. “Шул кадәр юл узу авыр булыр, бармыйсызмы әллә?” – ди ана. “Өйдә эш беткән. Өйләрне юдык, буяу эшләрен төгәлләдек, безгә хәер-дога гына теләп тор, борчылма, хәбәрләшеп торырбыз”, – ди килене Алсу. Шулай да ана йөрәге түзәме соң? “Кем инде Чүпрәледән Актанышка юлаучы машиналар белән чыгып китә”, - дип борчыла Әнисә апа. Чүпрәледән Ульянга, аннан Казанга, Казаннан Чаллыга юлаучы машиналар белән баралар. Гармунчы дуслары Рөстәм Фәхриев аларны Чаллыда каршы ала да, Актаныш районына китәләр. Берничә көн гармунчылар белән ял итәләр. “Машинасыз чыгып китү үзебезгә дә башта сәерерәк булды, – ди Фиргат. – Саба районында яшәүче гармунчы дуслар да килгән иде. Алар белән Актаныштан Сабага, Сабадан Казанга, Казаннан Чүпрәлегә кайттык. Җаныбыз шулкадәр яхшы ял итте, әйтеп аңлата тоган түгел”. Әниләре аларны дүрт күз белән борчылып көтеп торган. Аргансыздыр, ял итегез, дип улы белән киленен каршы алган. “Нинди ару, үз күзләрең белән күрсәң иде син андагы рәхәтлекне, әни, дидем. Яллар эзләп диңгезгә дә барасы юк. Татарстан авыллары буйлап сәяхәт итүдән дә кадерлесе юк икән. Татар халкының киң күңеллелеген күреп, тоеп, аралашып, чын йөрәгебез белән ял итеп кайттык, – ди Алсу. – Мондый очрашулар тормыш сорылыгыннан арынырга ярдәм итә. Яшәүнең мәгънәсе, тормышның тәме арта”.
Алар быел да Актанышка барырга әзерләнә... Бу юлы үз машиналары белән...



Комментарийлар