Шәһри Казан

«Ышанычсыз кеше – имансыз, сүзендә тормаучы кеше – динсез»

Дин ул – эчкерсезлек

Әбү Рокая Тәмим бине Әүс Дәри әйткән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәлам: «Дин ул – эчкерсезлек», – диде. Без: «Кемгә карата?» – дип сорадык. Ул: «Аллаһыга, Аның Китабына, Пәйгамбәренә, мөселман җитәкчеләренә һәм гомумән бөтен мөселманнарга карата», – дип әйтте».
Әбү Сәгыйд Худри сүзләрен риваять кылулары буенча, ул Аллаһының Илчесенең болай дип әйткәнен ишеткән: «Сезнең берәрегез начар эш күрсә, аны үз кулы белән төзәтсен. Моны эшли алмаса, теле белән төзәтсен. Моны да эшли алмаса, йөрәге белән төзәтсен. Бу (соңгысы) – иманның иң зәгыйфь чагылышы».
Пәйгамбәребез: «Ыша­нычлыгы булмаган кешенең – иманы, вәгъдәсенә тугрылыклы булмаган кешенең дине юк», – дигән.

Реклама

Гаилә дәресләре

«Вәгъдә бер нәрсәне үтәү вә башкаруны өстеңә алудан гыйбарәт. Ике кеше акыл вә шәригать каршында тыелмаган шартлар белән үз араларында килешү ясасалар, бу эш һәрберсенә карата вәгъдә була вә аны үтәү ләзем (тиеш) була. Бер кеше үз өстенә әманәт йөкләсә, аны саклау вә тиешле вакытында тиешле кешесенә тапшыруны өстенә алганлыктан, вәгъдә була. Әманәт вә ышанычлы булуның кыйммәте халыкның мөгамәләсеннән дә билгеле. Ышанычлы булган сәүдәгәрләр халыкларның ышанулары вә үзләренә һәрвакыт ишекләрнең ачык булуы сәбәпле, зур эшләр кылуга ирешәләр. Байлыклары бик зур булмаган адәмнәр дә ышанычлы булулары аркасында игътибар белән гомер сөрә алалар.
Бу хәдисне үзебезчә аңлатсак: «Ышанычсыз кеше – имансыз, сүзендә тормаучы кеше – динсез».

Ризаэддин Фәхреддин, «Җәвамигуль Кәлим шәрехе»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: