16+

Ышанып та булмый: бүген Нурания Җамалига 65!

Бүген, 5 июнь көнне танылган телевидение хезмәткәре, телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, ТРның атказанган артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Нурания Җамалига 65 яшь!

Бүген юбилеен билгеләп үтә торган Нурания ханым хакында сезгә 7 факт тәкъдим итәбез.

1.    Телевидениегә ул 1990 елда килеп эләгә. Аңа кадәр “Тасма”да эшли.

2.       «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын ул унике ел алып бара. Беренче фильмы да балалар катнашында була һәм “Уңган куян балалары” дип атала.

3.       Нурания ханымның ике улы — Булат һәм Азат бар. Алар да әниләре төшергән балалар фильмнарында уйный. 

4.       Югары белеменең берсен татфакта алган һәм Мөхәммәд Мәһдиевка диплом эше язган. 

5.       Казанда туып-үскән. Әтисе Кәченеке, әнисе – Наласаныкы, шуңа да ул үзен Арча кызы дип саный.

6.       Иҗат юлын элеккеге күчмә, хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында башлый.

7.       Айдар  Хәлим повесте буенча төшерелгән “Өч аяклы ат”  фильмы 2008 елда узган “Алтын мөнбәр” Халыкара  мөселман кинофестивалендә иң яхшы 10 фильм исемлегенә керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading