16+

Югары суд Илһам Шакировның фатиры буенча карар чыгарды

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның вафатыннан соң аның фатирына бәйле гауга башланып киткән иде. 

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның вафатыннан соң аның фатирына бәйле гауга башланып киткән иде. 

Мәгълүм булганча, җырчының Казан шәһәре уртасындагы фатиры аның вафатыннан соң соңгы елларда җырчыны тәрбия кылып торган ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка гомерлек рента килешүе нигезендә күчерелгән иде. Килешү нигезендә җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документка ярашлы рәвештә, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Бу 2018 елда рәсми документлар белән эшләнеп шулай хәл ителде.

Әмма Илһам абый вафатыннан соң фатирга җырчының туганнары, нигездә 90 яшьлек апасы Зәйнәп Гәрәева да дәгъва кыла башлады. Ул Илһам абыйның якын туганы буларак, Казанның Каюм Насыйри урамындагы фатирга аның да хокукы бар дигән фикерне алга сөрде. Тарткалаш шактый озакка китеп, суд залларына ук барып җитте.

Вахитов районы суды фатирның Илһам Хаҗиевка бирелүен дөрес дип тапканнан соң, җырчының туганнары Татарстан Югары судына аппеляциягә биргәннәр иде. Бу атнада Югары суд әлеге эшне карады, һәм Вахитов районы суды чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Димәк, җырчының фатирына тулы хокук аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевта.

Язмага реакция белдерегез

32

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кемгэдер булэк иткэнче, Илхам абыйнын музей- йорты итеп оештыру кирэк иде. Бу турыда берсенен дэ башына килми микэнни?!...

    Мөһим

    loading