Әниле йорт – җылылык һәм яктылык, җанга рәхәтлек бирүче иң бәхетле йорт.
Бүген инде 63 яшьтә булсам да, үземне бик бәхетле бала итеп хис итәм, чөнки әнием исән-сау. Әнием – хезмәт һәм тыл ветераны, алты бала анасы Рауза Хөсәенова – Алабуга районы, Ядегәр авылында гомер итә, аңа – 89 яшь. Аның кебек өлкән буын кешеләренең тормышта күргәннәрен сөйләп-язып бетерерлек түгел. Безнең әниебезгә дә – авыр сугыш чоры баласына – тормышта ачысын да, төчесен дә шактый татырга туры килгән.
1930 елның салкын кышында Әгерҗе якларында дөньяга килә ул. Ун яшендә үк әниебез ана назыннан мәхрүм кала – әнисе вафат була. Әтисе сугышка киткәч, әниләрчә кайгыртып, энесен һәм сеңлесен тәрбияли әниебез. Сугыш башланганда унбер яшьтә булган үсмер кыз көне буе урак та ура, көлтә дә бәйли, урман эшендә дә катнаша, хисапчы да була. Мәктәптә – яхшы укучы, оста җырчы һәм активист. Авыл һәм колхоз җирлегендә узган барлык чараларда катнаша, бәйрәмнәрдә – гел сәхнәдә. Әле хәзер дә аны, яше 90га җитеп килүче әбине, бәйрәм-мәҗлесләрдә, авыл Сабан туйларында һәрвакыт сорап җырлаталар, моңлы тавышын сокланып тыңлыйлар.
Аллаһы Тәгалә аңа Ана булу бәхетен бик мулдан әзерләп куйган икән. 21 яшендә күрше Ядегәр авылына килен булып төшкәч, әтиебез Миңлемулланың балигъ булмаган дүрт ятим туганын тәрбияли ул, аларга әниләрен алыштыра. «Ямау салып, бармак битләре тишелеп бетә иде», – дип искә ала әни ул авыр чакларны. Ятим балаларны ашату, киендерү, аналарча кайгыртып тәрбияләү өчен тырышлык та, кешелеклелек тә, зур сабырлык та кирәк бит. Әтинең кече туганнары гомерләре буе әниебезгә үзләрен тәрбияләгән өчен зур рәхмәтле булдылар.
Әниебез ятим балаларны тәрбияләү өстенә тагын үзе алты бала тудырып, әтиебез белән бергә аларны үзләре кебек гадел һәм намуслы, тырыш һәм эшчән, инсафлы һәм әхлаклы итеп тәрбияләп үстерде. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди халык. Аллага шөкер, барлык балалары да матур гаилә кордылар, яхшы әти-әни булдылар, акыллы һәм тәртипле оныклар үстерделәр аңа.
Ана йөрәгенә шатлыгы да, кайгы-хәсрәте дә сыя шул. Әниебезгә 24 ел элек – әтиебезнең вафатын, 13 ел элек улы Әнәснең каты авырудан вакытсыз үлемен кичерергә туры килде. Кечкенәдән үк нужада, авыр хезмәттә чыныгып үскән сабыр холыклы әниебез кайгы-хәсрәткә бирешмичә, балалары һәм оныклары хакына көр күңелле булып яшәргә тырыша. Олы йөрәкле димичә ни дисең инде аның турында. Инде үзе бик олы яшьтә булса да, 5 баласын һәм кияү-киленнәрен, 13 оныгын һәм 14 оныкчыгын кайгыртып, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши ул. Иң зур шатлыгы һәм бәхете, яшәвенең мәгънәсе һәм максаты шул аның.
Әниебез җиһандагы иң матур сыйфатларны гүя үзенә җыйган диярсең – искиткеч юмарт, кече күңелле, олы йөрәкле, миһербанлы, кешелекле, ярдәмчел ул. Бусагасыннан атлап кергән кешене якты йөзе һәм кайнар чәе белән каршы ала. Тирә-якта аның матур җырлавы, эшчәнлеге һәм аш-суга булганлыгы гына түгел, әле кул эшләренә дә осталыгы һәркемгә билгеле. Яшь чакта ук үзлегеннән тегәргә өйрәнгән әниебез гомере буе тегү текте. Үз гаиләсен генә түгел, гомере буе барлык Ядегәр халкын, күрше Көек, Илмәт һәм Юраш авыллары кешеләрен дә килешле матур күлмәкләр тегеп биреп сөендерде ул. Әниебезне олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Ядегәр авылының һәм Илмәт авыл җирлегенең иң мөхтәрәм кешесе ул. Әле быелгы Өлкәннәр көне бәйрәмендә дә аны гадәттәгечә җырлатып кына калмадылар, ә мактап сөйләп, урак белән 60 гектар ашлык урган данлыклы колхозчы булуын да искә алдылар.
Игелекле һәм ярдәмчел, һәркемгә яхшылык эшләргә һәм ярдәм итәргә тырышучы әниебез үзенең барлыгы белән безнең тормышыбызны бизи. Шуңа күрә балалары һәм килен-кияүләре аңа – «әни» дип, оныклары «әби» дип өзелеп торалар. Инде 90 яшен тутырып килүче әниебез кул кушырып, ял итеп утыруның нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел хәрәкәттә һәм эштә ул. Хәзер дә һәр җәйне күп төрле яшелчә, тавык-чебешләр үстерә, җиләк-җимеш кайнатмалары әзерли. Тәмле камыр ашлары пешереп, өстәл тулы сый әзерләп, кунакка кайткан балаларын һәм оныкларын сыйлау – аның кебек олы йөрәкле, бала җанлы ана өчен зур бәхет. Игелекле һәм миһербанлы булуның, кешеләргә ярдәм итеп яшәүнең саваплы гамәл булуын без кечкенәдән үк әниебездән өйрәнеп үстек.
Мәктәптә бик яхшы укыса да, әниебезгә югары белем алырга мөмкинлек булмаган. Ләкин аның аң-белеменә, зиһененә, фикерләү дәрәҗәсенә таң калырлык. Һәрдаим радио тыңлап, телевизор карап, газета укып, дөньяда барган һәр вакыйгага дөрес бәя биреп, чит кешеләр язмышы өчен борчылып һәм ил тормышын кайгыртып яши ул. Һәр әйткән сүзе мәгънәле, гыйбрәтле, тәрбияви аның.
Әниемә карыйм да шуны уйлыйм: әгәр дә барлык кешеләр дә безнең әни кебек миһербанлы һәм кешелекле булса, барлык аналар да аның кебек олы йөрәкле һәм кече күңелле булса, безнең җәмгыятьтә картлар һәм балалар йортлары кимрәк булыр иде. Баласын ташлаган җансыз ата-аналар, ата-анасын тәрбияләмәгән юньсез балалар, Ана дигән изге затларны кыерсытучы бәндәләр булмас иде.
Гомере буе балаларына миһербанлы ана, якыннарына киңәшче, кешеләргә гел игелек кенә эшләүче әниебез – бик күпләр өчен яшәү өлгесе. Без аңа карап сокланабыз, аның белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Җир йөзендә һәркем, әниләрнең нечкә күңелләрен рәнҗетмичә, аларны кадерләп һәм кайгы-борчуга салмыйча, хөрмәтләп яшәсен! Барлык әниләр дә бәхетле һәм озын гомерле булсын!
Зәкия Шәмсетдинова, Чаллы шәһәре
Комментарийлар