16+

Юлда йөрергә – бакча яшеннән

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәттә үлем очракларын юкка чыгарырга омтыла

Юлда йөрергә – бакча яшеннән

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәттә үлем очракларын юкка чыгарырга омтыла

Узган ел Татарстан юлларында 369 кеше һәлак булган. Аларның 131е – җәяүле, 109ы – пассажир, 129ы – машина йөртүче.

Кызганыч, бу ел да ЮХИДИ хез­мәткәрләре өчен тыныч башланмады. 2020 елның беренче аенда ук һәлакәтләр саны 354кә җиткән, юлда 29 һәлак булучы бар. Фаҗигагә китергән төп факторлар – ике машина, җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәмәүләре, автомобиль белән саксыз идарә итү сәбәпле әйләнеп капланулар. 

Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов әйтүенчә, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең 76 проценты караңгы вакытта була. 

– Яктылык кайтаручы элементларны, кагыйдә буенча, шәһәр җирендә генә йөртү сорала. Хәзер аны авылларда да, шәһәрләрдә дә мәҗбүри итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, караңгы вакытта яктылык кайтара торган җайланма таккан кешене машина йөртүче 250 метрдан ук абайлап ала, ә ул булмаган очракта, җәяүле 45 метрдан гына күренә, – ди Ленар Габдрахманов. 

Яктылык кайтаручы элементларга өстәп, кесә фонарьларын да үзең белән йөртү зыян итми. Бу шулай ук юллардагы куркынычсызлыкны киметә. Узган ел һәлак булган 131 җәяүленең 104е юлны тиешсез урында чыккан, ә 27сенең җәяүле кичүендә гомере өзелгән. Бу да уйландыра, димәк, җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен белеп бетерми, ­куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.

– Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчаларыннан ук өйрәтергә кирәк, бу тәрбия гаиләдән үк башланырга тиеш. Кызганыч, мәктәптә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә торган дәресләр юк. Бу хакта әйләнә-тирә дөнья фәнендә һәм сыйныф сәгатьләрендә генә әйтелеп үтелә. Аннары машина йөртү таныклыгын алу өчен курсантлар дүрт ай чамасы белем ала. Бу белем җитәрлек түгел,– дип саный Ленар Габдрахманов.

Машина йөртүчеләрнең тиешле кагыйдәләрне үтәмәве дә аяныч нәтиҗәләргә китерә. Әйтик, күптән түгел Казанда җәяүлене бәрдергән машина йөртүченең ике елга 100дән артык штрафы җыелган булган. Шуның 15е машинаның тәрәзәсен каралту белән бәйле. 

– Тонировка мәсьәләсендә җәзаны катгыйландырырга кирәк. Бер кисәткәннән соң кабат тәрәзәсен каралтучыларны ирекләреннән мәхрүм итә башларга җыенабыз, – ди Ленар Габдрахманов.

Баланы машинада махсус креслога утыртмаучылар яки саклык каешын эләктермичә йөрүчеләр аерым проблема. Гыйнвар аенда Чистайда, «Шкода» белән «Шевроле» машиналары бәрелешү сәбәпле, юл һәлакәтендә өч кеше вафат булган. Шуларның берсе – бала. «Шевроле» машинасындагы гаилә саклык каеш­ларын эләктермәгән булган. Бала да, ана да һәлак булган. 

ЮХИДИ юллардагы иминлекне саклау өчен бар көчен куярга җыена. 2030 елга юллардагы үлем очрак­ларыннан тулысынча котылыр­га ният­лиләр.


2019 ел нәтиҗәләре буенча, 4525 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 369 кеше һәлак булган, 5619ы тән җәрәхәтләре алган. 
Балалар катнашында 559 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның 19ы һәлак булган, 588е тән җәрәхәтләре алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading