16+

Юлга чыксаң, аек чык

ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов Татарстан юлларындагы вазгыять турында

Юлга чыксаң, аек чык

ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов Татарстан юлларындагы вазгыять турында

Соңгы ике елда бу өлкәдә актив эшләүче Татарстан министрлыклары, ведомстволарның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика юлларында авария очраклары кимегән.

Ленар Габдрахманов әйтүенчә, бу – юл транспортында имгәнүләр кимү, юл йөрү куркынычсызлыгын саклау, «2013-2020 елларга исәпләнгән юл йөрү куркынычсызлыгын көчәйтү» федераль максатчан программасының нәтиҗәле эшләве белән бәйле. Шул ук вакытта, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары, былтыргы белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк теркәлгән. Быелның сигез ай нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч 4 144 5854 очракны тәшкил итә.

– Күбесенчә тизлекне арттыру аркасында штрафка тартылалар. Әйтик, ел башыннан бу тәртип бозу очрагы буенча 3 миллионнан артык административ беркетмә тутырылды. Каршы як полосага чыгучылар да еш очрый. Быел мондый 14 мең очрак теркәлгән. Исерек килеш машина йөртүче 9 мең кеше ачыкланган. Нәкъ менә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыру юл һәлакәтләренә сәбәпче була. Шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрнең рульгә утырулары да аяныч нәтиҗәләргә китерә, – ди Ленар Габдрахманов.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8нче һәм 12.26нчы маддәләре нигезендә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөрткән кешегә йә юл иминлеге инспекторы туктатканнан соң медицина тикшерүе узудан баш тартучыга 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

2015 елның 1 июленнән гамәлгә кергән 528нче Федераль закон нигезендә, Җинаять кодексына да өстәмәләр керде. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр тоткарласа, әгәр шофер исерекме-түгелме икәнлеген ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тартса, аны җинаять җаваплылыгы көтә. Хокук бозучыга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный, штраф бер-ике еллык табышы йә хезмәт хакы күләмендә билгеләнергә мөмкин. Шулай ук аны 480 сәгать мәҗбүри хезмәткә, ике ел мәҗбүри эшкә тартулары да бар. Шулай да, җәзалар кырыслангач, машинага эчкән килеш утыручылар кимегән. Ничек кенә булмасын, бер тапкыр җәзага тартылганнан соң да сабак алмаучылар барыбер очрый. Быел исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 785 җинаять ачыкланган. Былтыргы белән чагыштырганда, бу – 1 процентка күбрәк дигән сүз. Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре эчкән килеш машина йөртүчеләрне ачыклауга аеруча игътибар бирә башлаганнар. Бу мәсьәләдә кисәтү эшләре дә алып барыла.

Исерекләрдән тыш, наркоман шоферлар да очрый икән. ЮХИДИнең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел юл иминлеге инспекторлары наркотик кулланган килеш машина йөрткән 203 кешене тоткарлаганнар.

Юл йөрү куркынычсызлыгы өлкәсендә, дәүләт күзәтчелегенә таянып, комплекслы, максатчан эш алып барганда гына нәтиҗәгә ирешеп була, дип саный Ленар Габдрахманов.

– Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, кагыйдә бозучыларга карата тискәре фикер формалаштырырга, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга кечкенә яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шулай ук юлда йөрү культурасын үстерергә, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын кайгыртырга, фото, видеофиксация җайланмаларын арттырырга, юл һәлакәтләре еш булган урыннарда җитди эш алып барырга кирәк, – ди ул.

ЮХИДИгә 3 сорау

1. Светофор көтеп торганда, машинада барганда, янәшәдәге кайбер автомобильдәге көчле музыка колакны яра. Төнлә генә түгел, көндез дә магнитофонны кычкыртып тыңлаучылар җитәрлек. Бу – законны бозу булып саналамы?

Әлфия Хәбирова, Казан.

– Татарстанның ЮХИДИ хезмәте автомобильдә тавыш нормативларын бозучыларны ачыклау буенча аерым эш алып бара. Быел, мәсәлән, әлеге өлкәдә, Административ хокук бозулар турындагы Россия Кодексының 8.23нче маддәсе буенча, 40 административ материал тутырылган. «Тынычлык турында»гы Закон нигезендә дә бу мәсьәләдә беркетмәләр тутырыла, ләкин моның белән юл инспекторлары шөгыльләнми.

2. Холыксыз машина йөртүчеләр белән еш очрашырга туры килә. «Куркыныч йөртүче» терминын юл инспекторлары үзләре дә куллана. Тик андыйларга карата җаваплылык каралмаган. Куркыныч йөртүчеләргә 5 мең сум штраф салырга да тәкъдим иткәннәр иде. Бу закон кабул ителмәдеме әле?

Айрат Батыршин, Яшел Үзән.

– Законга юлда куркыныч йөргән өчен административ җаваплылык билгеләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертү тәкъдиме Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән иде. Әлегә бу закон проекты карала. Кабул ителерме-юкмы, төгәл генә әйтеп булмый. Барысы да законнар чыгару органнары уздырган тикшерү нәтиҗәләренә бәйле булачак.

3. Штрафны һәрчак 50 процент ташлама белән түләп буламы?

Әдилә Гаффарова, Чаллы.

– Закон нигезендә, кайбер төр административ штрафларны 20 көн эчендә яртысын түләү мөмкинлеге бирелә. Тиешенчә теркәлмәгән машинаны йөртеп тәртип бозган, юлда барганда тизлекне арттырган, светофорның кызыл утына чыккан, каршы як полосадан хәрәкәт иткән, бер юнәлешле юлда каршыга барган тәртип бозулар өчен штраф икенче тапкыр килә икән, 50 процент ташлама ясалмый. Шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган шоферларга, медицина тикшерүен узудан баш тартучыларга, юл һәлакәтендә кешенең сәламәтлегенә зыян килгән очракта салынган штрафларның да яртысын гына түләргә рөхсәт ителми.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading