16+

Юллар төзелә, автобуслар искерә...

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышы булды. Анда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңеханов катнашты.  Марат Хөснуллин, юлларны киңәйтеп һәм автомобиль куеп тору урыннары булдырып кына бөкеләрдән котылып булмаячак, дип, “кабынып” китте.

Юллар төзелә, автобуслар искерә...

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышы булды. Анда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңеханов катнашты.  Марат Хөснуллин, юлларны киңәйтеп һәм автомобиль куеп тору урыннары булдырып кына бөкеләрдән котылып булмаячак, дип, “кабынып” китте.

Көнчыгыш Казаннан башлана
Марат Хөснуллин үзенең кереш сүзендә, республикада юл төзелешләре буенча колачлы эшләр башкарасыз, дип мактады, юллар төзелешендә эш темпларын киметмәскә чакырды. Россия төбәкләре өчен Татарстанда юл төзелеше темасына махсус семинар үткәрергә кирәк, дип тәкъдим итте ул хәтта.
Казанда югары дәрәҗәдә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисад форумы үткәреләчәк. Марат Хөснуллин алдан хәбәр итеп куйганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча инде оештыру комитеты да булдырылган. 
—    Казанда күп еллар дәвамында үткәрелгән KazanSummit базасында Россиянең эре форумы уздырылачак, - диде Марат Хөснуллин.
Оештыру комитетында транспорт, логистика һәм хәләл продукцияне сату мәсьәләләре дә тикшерелгән.
—    М-5, М-7 һәм М-12 трассалары Көнчыгышка  халыкара коридор буларак исәптә тора. Казахстанга, Төрекмәнстанга, Иранга, Һиндстанга коридор булдыру да мөһим бурыч. KazanSummit кысаларында әлеге илләр хезмәттәшләребез белән тимер юл һәм автомобиль юллары төзү турындагы планнарыбызны тәңгәлләштерәчәкбез. Россия өчен авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгару мөһим, ә хәләл продукцияне чыгару кебек яңа юнәлеш Россия һәм саммитта катнашучылар өчен дә мавыктыргыч, - диде Марат Хөснуллин.
Безнең “бөке” әле бик кечтеки
Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин, юлларны киңәйтеп һәм автомобиль куеп тору урыннары булдырып кына бөкеләрдән котылып булмаячак, дип, “кабынып” китте. Аны бу халәткә Түбән Кама мэры Рамил Муллинның яңа төзелгән йортларда машина куеп тору урыннарын киңәйтергә омтылулары турында әйтүе этәрде.
—    Мин бу теманы инде 2 ел элек үк сөйләдем. Юллар төзеп кенә автомобильләшүне куып җитә алмаячаксыз, - диде Марат Хөснуллин. - Сез шәһәрдә шулкадәр урынны һәм акчаны каян алырсыз? Моның өчен кулланучы түләргә тиешле булачак. Дөньяда  беркем дә бөкеләргә каршы болай көрәшми. Мәскәү  хөкүмәтендә эшләгән чагымда федераль министрлыклардан башкалада машина куеп тору урыннарының күпме кирәклеген шәһәрнең үзенә тапшыруны даулап йөрдем. Федераль министрлар кабинетына эшкә күчкәч, шушы вакәләтне төбәкләргә бирдем. Беркем  дә шушы хокуктан файдаланырга теләп йөгермәде.
Марат Хөснуллин: “Бөкеләрне киметү өчен җәмәгать транспортын үстерергә кирәк, беренче чиратта, трамвайларны, аннан соң автобусларны. Машина куеп тору урыннарын үрчетергә кирәкми, бигрәк тә, түләүсезләрен”, - диде.
Юлларда иминлек яхшыра
Татарстанда, 2021 ел белән чагыштырганда, федераль һәм төбәк юлларда узган ел юл-транспорт аварияләре - 380гә, үлүчеләр - 7гә һәм имгәнүчеләр саны 465кә кимегән. Шулай да, узган ел 533 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 133 кешенең гомере өзелгән, 718 кеше имгәнүләр алган.
Марат Хөснуллин Татарстан җитәкчелеген һәм ЮХИДИ идарәсен “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль программасын гамәлгә ашырудагы хезмәтне билгеләп үтеп, юлларда иминлекне тәэмин итүдә максатчанлыкны киметмәскә өндәде. Республикада 2023 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында тагын 180 чакрым юл һәм 17 күпер төзекләндереләчәк, 9 яңа күпер салыначак. Быелгы юл төзү-төзекләндерү эшләренә 59,4 миллиард сум тәгаенләнгән.
Туристларны җәяү йөртү килешми
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы эшчәнлегенә бәяләмә биреп ясаган чыгышында ил җитәкчелеге ярдәмендә республикада зур социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте. Болар: Идел аша күпер белән М-12 “Мәскәү-Түбән Новгород-Казан” автотрассасы, М-7 автотрассасында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юллары, шулай ук “Казан-Екатеринбург” маршрутын дәвам итү.
Миңнеханов республиканың транспорт һәм финанс министрлыкларына, туристлык автобуслары җитмәве мәсьәләсен чишү максатында, тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
—    Узган ел туристлык тармагы туристларны йөртү буенча транспорт чаралары җитмәүчәнлеге белән очрашты. Без мондый хәлне бер үткән идек инде. Күрәсең, автобуслар искергәндер, шунлыктан чишелеш юлларын табарга кирәк. Туристлык тармагы транспорт хезмәте күрсәтүнең бер юнәлеше. Төп күрсәткечләр буенча туристлык ковидка кадәрге чикләргә кайтты, туристлар агымы 3,7 миллионны тәшкил итте, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Капка төбендә – автобус
Татарстан әйдаманы пассажирлар йөртүне тагын да яхшырту бурычы куйды. Бу мәсьәләдә бюджет акчаларын нәтиҗәле файдаланырга һәм шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә чакырды.
—    Маршрут челтәрен нәтиҗәле планлаштыру һәм булган паркны файдалану исәбенә чыгымнарны киметү зарур. 2018 елдан авыл маршрутларына субсидия программасы эшли. Ләкин кайчак бүлеп бирелгән финанс чыганаклары да тулысынча кулланылмый. Муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп әйтәм, сез үзегез сорадыгыз бит, ул безнең бюджетта бар. Бу безнең халыкка хезмәт күрсәтү, - дип, канәгатьсезлек белән әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов докладында әйтелгәнчә, авылларга йөри торган автобуслар маршрутларын субсидияләү 2023 елда да дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов әле 5 ел элек үк бу программаны хуплаган булган. Узган ел авыл маршрутлары 129дан 243кә арткан.
Казан аэропорты Идел буе федераль округын Якын Көнчыгыш белән бәйләүче төбәк транспорт төененә әверелергә тиеш, диде республика әйдаманы. Илдә беренче булып, Казанда Россия Почтасы белән бергә Бонд склады ачылуы аэропортка яңа мөмкинлекләр бирүен әйтте ул. 
Ләкин республикада автобуслар искерә бара. Автобуслар паркының 70 проценты 5 ел һәм аннан өлкәнрәк машиналардан гыйбарәт. Марат Хөснуллин яңа автобуслар алуда Россия Хөкүмәте башлангычындагы ташламалы программадан файдаланырга киңәш итте.

Җимерү түгел — төзү

Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, Шәле-Баулы автомобиль юлының 145 чакрымлы Алексеевск-Әлмәт участогында юл төзелеше башланган. Аны 2023 елда тәмамлау планлаштырылган. Мәгълүм булганча, М-12 тизйөрешле автотрассасын да, шул исәптән, Идел һәм Чулман елгалары аша күперләрне дә быелның ахырына тапшыру ниятләнелә. М-12 автотрассасының республикадагы 142 чакрым өлешен төзергә 241 миллиард сум бирелгән, узган ел 110 миллиард сумлык эшләр башкарылган. 
 М-7 автотрассасында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлларын төзүгә керешелгән.  Казанда Вознесение тракты төзелеше бара, ул 2 этапта гамәлгә ашырыла. Несмелов урамы юлы “Серебряной бор” торак комплексы аша М-7 автотрассасына җиткереләчәк, биредә эшнең 1нче этабы тәмамланган. Казанның Зур боҗра юлында Мехчылар урамы буенча Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге участок төзеп тапшырылды. Горький шоссесына һәм Осиново урамы юлына үзгәртеп төзү үткәрелде. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә республиканың 3 агломерациясендә 233 чакрым юл норматив хәлгә китерелгән. Республика программасы кысаларында, авылларда 150 чакрым юл төзелгән, 312 чакрым юл төзекләндерелгән. Гаилә фермаларына - 26, ә балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 6 юл кертелгән.
Республикадагы “Казан”, “Бегишево”, “Бөгелмә” аэропортлары 4,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Халыкара очышлар кимесә дә, эчке линияләр 2 процентка арткан. Татарстаннан кузгала торган эчке  45 авиамаршрутка 603 миллион сум субсидия бирелгән. Казан шәһәре аэропортын үстерү буенча 2050 елга кадәрге план расланган. Биредә пассажирлар, йөк-почта терминаллары төзеләчәк, инфраструктура яңартылачак.

Хезмәттәшлек килешүе

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы белән “РЖД”(“Россия тимер юллары”) акционерлык җәмгыятенең хезмәттәшлеге турында килешү кабул ителде. Документны Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юллары җитәкчесе Сергей Дорофеевский имзалады.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading