16+

Юлыгыз Теләче аша узса, гаҗәеп матур әлеге гүзәл почмакны күрми китмәгез!

Юл буеннан күренеп торган Ленин белән Сталин бюсты бу якларга беренче генә килеп эләккән кешеләрне битараф калдырмыйча, ачык һавадагы музейга алып керә.

Юлыгыз Теләче аша узса, гаҗәеп матур әлеге гүзәл почмакны күрми китмәгез!

Юл буеннан күренеп торган Ленин белән Сталин бюсты бу якларга беренче генә килеп эләккән кешеләрне битараф калдырмыйча, ачык һавадагы музейга алып керә.

Музейның хуҗасы Рифкать абый Шәфыйков күп кунакларына экскурсияне үзе ясый. Вакыты булганда, әлбәттә. “Миңа тәмам иске әйбер җыю чире кагылды”, – ди ул көлеп. Плюшкин дип уйлый күрмәгез тагын. Иске әйбер дигәч тә, кирәкмәгән әйбер туплап ятмый ул. Ә чын тарихны бөртекләп җыя.

Борынгы әйберләр җыюны ул инде күптәннән, моннан 15 ел элек башлый һәм кафесында кечкенә генә бер почмак булдыра. Кешеләрнең кызыксынуын күреп, территорияне зурайта. Ул вакытка экспонатлары да арткан була.

Бер елны Рифкать абыйга Татар конгрессыннан кунакларны сыйларга туры килә. Үзе дә тарих һәм матурлыкны ярата торган кеше буларак, чит илләрдән һәм Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләргә күрсәтә торган әйберләр йөзгә кызыллык китерерлек булмасын дип, март аенда Кукмарадан өй алып кайтып, 12 көн эчендә музей бинасы да салып куя.

- Юләр син, диючеләр дә булды. Юләрме-түгелме, безнең мичтә пешкән коймаклар Америкага кадәр китте. Шулай өстәлә-өстәлә җыелды инде. Кемгә керсәм дә, иске әйбер җыям. Үзем кергән һәр йорттан сорыйм, иске әйберләрегез юкмы дип. Биргәне бирә, кайберләрен сатып та алам, - ди Рифкать Шәфыйков.
Безне озатканнан соң да яңа экспонат артыннан барырга җыенуын әйтте.

Яше дә 70тән узган, нәрсә җитми инде бу картка дип уйлар кайберәүләр. Аралаша торгач, гомер буе җитәкче урыннарда эшләвенә дә карамастан, Рифкать абыйның бик зур патриот икәненә инанасың. Ул акча артыннан куа торганнардан түгел. Музейга да билет сатучы куймаган. Максаты аның бөтенләй дә башка.
– Бу хәзерге чор балаларына бигрәк тә кирәк. Хәзерге буынга аңлатырга, күрсәтергә, әби-бабайларыбыз нәрсә белән иген икән, нинди тормыш рәвеше алып барган – шуларны аңлатасы иде. Алайса хәзерге балалар ипинең ничек, кая үскәнен дә белми, агачта үсә дип уйлыйдыр инде алар, – ди Рифкать абый.
Аның төп девизы да: “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк!”

Ишектән кергәч үк кунакларны, әйткәнемчә, Ленин белән Сталин бюсты каршы ала. Эчкәрәк узгач, уң якта җил тегермәненә күз төшә. Аның янәшәсендә исә су тегермәне, тегермәнче алачыгы урын алган. Хәтта тегермәнчесе дә бар.

Эчкәрәк узсаң – шалаш, ә шалаш эчендә Ленин утыра. Шалаштан ерак түгел генә убырлы карчык өе куячаклар. Су буендагы басмага исә Су анасы хуҗа. Маникеннарны Рифкать абый үзе ясый икән.
Алга китеп булса да әйтик, биредә барысы да гамәлдәге, эшли торган экспонатлар. Мисал өчен, су тегермәне икән, ул су коя. Тимерче алачыгы икән, анда күмер кыздыра торган җиһазлар барысы да төзек. Минск мотоциклы да, тегү машиналары да – барысы да эшләп тора. Ә иң гаҗәпләндергәне исә аклы-каралы телевизор һәм патефонның җырлап, эшләп торганы! Биредә хәтта бишектәге бала да елый!

Музейдан тыш, Рифкать абый ял итү, табигать белән хозурлану өчен күл ясаган. Күлдә Кырымнан кадәр кайтартылган аккошлар, кыр казлары һәм үрдәк йөзә. Суга төрле-төрле балыклар җибәргәннәр. Кыскасы, бирегә балык тотып, ял итәргә дә килергә була. Хуҗа рөхсәте белән, әлбәттә.
Музей хуҗасы балаларның күңелен күрергә дип пониларга кадәр кайтарткан булган. Әмма аларны карарга белгечләр кирәк булганлыктан, хәзер комплекс территориясендә кошлар гына калган. Шулай ук ташбакалар, “алтын” балыклар белән дә хозурланырга була.

Күбесен кешеләр үзләре китерә икән.
- Балаларына алалар да, йә аллергия ачыклана, йә уйнап туялар. Аннан безнең музейга китерәләр, - ди Рифкать абый.
Киләчәктә музей территориясен тагын да зурайтып, нәкъ элеккеге замандагы Теләче базары ясарга телиләр. Димәк, туристларга күрсәтерлек әйберләр биредә шактый булачак әле!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading