16+

Үзебезгә хас нәрсәләр: русча, татарча, башкортча артачак!

Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет җитәкчесе Елена Ямпольская фикеренчә, илдә һәм дөньяда барган хәлләр мәдәнияттә дә чагылыш тапмый калмаячак.

Үзебезгә хас нәрсәләр: русча, татарча, башкортча артачак!

Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет җитәкчесе Елена Ямпольская фикеренчә, илдә һәм дөньяда барган хәлләр мәдәнияттә дә чагылыш тапмый калмаячак.

Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет җитәкчесе Елена Ямпольская бүген Казанда узган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында катнашты. 

“Бу үзгәрешләр Россиягә дә, Россия мәдәниятенә дә яхшы йогынты ясаячагына ышанам. Негатив күренешләр бар, әмма алар бармак белән генә санарлык. Россия мәдәнияте андый кешеләрдән аралануы әлбәттә яхшыга гына. Хәзер бездән киткәннәр, чит илдәге милкен коткарам дип, әрле-бирле йөргәннәр белән шөгыльләнергә түгел, иртәгә сәхнәгә, кинематографиягә, әдәбиятка кемнәр килә — шулар хакында уйларга кирәк. Яшь талантлар өчен системалы рәвештә эшли торган лифт булдырырга, бигрәк тә төбәкләрдәге яшьләрне кайгыртырга кирәк”, - ди депутат. Бу максатка ирешү өчен ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирә торган укытучыларга ревизия ясарга кирәклеген искәртте.

Моннан тыш Елена ханымны чит мохит тудыра торган әйберләр борчый икән.

“Алдагы берничә атнада безнең комитет тәкъдимнәрне җиткерәчәк. Шуларның берсе тормышыбыздагы кирәгеннән артык инглизләшү белән көрәшкә кагыла. Чөнки кешегә китапта укыган, телевизордан караган әйбер генә түгел, үзе яшәгән мохит тә зур йогынты ясый. Кеше чит образлар, чит тел, чит җырлар, чит геройлар, чит уенчыклар арасында яши икән, андый мохиттә чын патриот тәрбияләп булмаячак. Кешенең күңел гармониясен тәрбияләү кыен. Чөнки ул үзеңнеке булган әйберләр арасында яшәгәндә генә туа. Кичә кич мин Казан үзәген йөреп кайттым һәм гаҗәпләнүемә, биредә инглиз сүзләре бик күп булына игътибар иттем. Сүз товар маркалары хакында бармый. Миңа калса, бу мәсьәлә белән безгә системалы эшләргә кирәк. Безнең тирәлектә үзебезнең милли әйберләребез, русча, татарча, башкортча... безгә хас булган, гасырлар буе янәшәбездә яшәгән әйберләр күбрәк булыр”, - диде Елена Ямпольская.

Фото: https://president.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading