16+

Зиннур Хөснияр: «Телгә минем тилчә чыкты бугай – балаларым берни аңламый»

Тасма телем белән сөйләшү...

Зиннур Хөснияр: «Телгә минем тилчә чыкты бугай – балаларым берни аңламый»

Тасма телем белән сөйләшү...

Мин
Барыбер сине кисеп атам әле –
Хаҗәтең юк бүтән, кирәгең.
Урамда да, эштә, җыелышта
Ят сүзләрне генә сөйләдең!..

Телгә минем тилчә чыкты бугай:
Балаларым берни аңламый.
Оныкларны инде әйткән дә юк –
«Бух!» дияләр хәтта Алланы!..

«Кисекбаш»ны хәтерлисездер бит?
Хәзер инде «кисек-тел» менә.
Бүген телләр пычак белән түгел,
Указ белән генә киселә...

Югарыдан атап әйтелә бит:
Ата-ана каршы диелә.
Әй, әйтегез әле, кемнәр белә
Сөенер микән газиз аналар,
Баласының теле киселсә?!

Дүрт гасырдан артык сулар акты
Әтиленнән алып Иделгә.
Шул гомердән бирле һаман әле
Телем-телем телләр киселә.

Тел

Телем телгә килде: – Син малайка:
Салындырма мине алай да!
Кискән саен озыная барам –
Кирәксәме –
Мин тәңкәдән «деньги» ясый алам.
Мал агын да «молока»дай савам.
«Таможня»да һаман тамга сугам,
«Буран» булып очам айга да,
Ашиналар улый Алтайда.

Тел тидергән саен синең телгә
Әпитит үсә «өлкән» кавемнең.
Җилләр исә, Вакыт үзе кисә,
Киселә дә ишә
Мәчет нигезенә салган
Империянең черек чиркәвен...

Үләм-бетәм, асам-кисәм диеп –
Мин телеңә салынмале һаман!
«Мәми» диеп күкрәк сөте сорый
Бишектәге дәвам
– газиз балаң...

Гел сөяксез мәгәр булсам да –
Нигә салындырдың син мине?
Әткәм-әнкәмнең теле дип кичә
Җыру җырлый идең түгелме?
Былбыллар да минем кебек сайрый,
Тургайлары җырлый минемчә.
Озын куллы синнән башка да күп,
Түз инде син мине кисмичә!

Укалары коелыр указларның,
Ышанмасаң –
Көньяк-көнбатышка кара!..
Имперыстан байрагыннан анда
Җир битенә
алсу-кызыл төстә
тамчы-тамчы
шәфәкъ уты тама...

– Телемне дә, башымны да кисәм,
Дилбегәдәй озын син, телем!
Бер җиреңнән тотып асмассыннар,
Телеңне тый әле, шигырем!..

Тимерче әтиемә

Балта остасы син менә дигән,
Коеп куйган маһир тимерче.
Безнең капка ябылып тормады:
– Зыя, атны дагалап бирче!

Тимерче һәм балта осталары
Безнең нәсел гомер-гомердән.
Дөнья каты,
Бу малай да каты булсын диптер,
Чүкегәнсең мине тимердән...

Дагалале, әти, Дөньяны да,
Аяк асты бигрәк бозлавык.
Тая-тая, көрәшеп яту әле –
Кошларда бар ирек, бездә юк...

Бу Мәскәүне дагалале, әти,
Кайчакларда таеп киткәли.
Авызлыгын кигертте дә, хәзер
Алга бар син диеп типкәли.

Йә булмаса, малаеңа тапшыр –
Чүкеч, сандалларны бир әле.
Аяк асты яман тайгак һаман,
Миңа да бер чыгар кирәге...

***
Кыюлык өләшәләр,
Ду килеп талашалар!
Мин дә чиратка басканмын –
Әйләнеп карасалар...

Кыюлык нигә кирәкме
Бу татар баласына?
Үз телендә «әни» диеп,
Әйтергә анасына!..

Кыюлык кирәк, усаллык,
Бар микән мичкәсендә?
Тарсынмыйча, рәхәтләнеп
Татарча шигырь укырга
Очрашу кичәсендә!

Кыюлык бик кирәк икән –
Ден өчен көрәшергә...
Кирәк! Казан урамында
Татарча сөйләшергә!..

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading