16+

Үзизоляция режимын озайтырлармы? Путин янә киңәшмә җыя

Россия Президенты Владимир Путин 11 май көнне чираттагы киңәшмә уздырачак. Анда 12 майдан соң түләүле ял көннәрен озайту турында фикер алышачаклар.

Бу хакта "Интерфакс" агентлыгына Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Билгеле булганча, коронавирус таралуына каршы көрәш башлау максатыннан 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял көннәре игълан ителгән иде. Аннан әлеге көннәр 30 апрельгә, ә соңрак 11 майга кадәр озайтылды.

Кызганыч, ил буенча коронавирус буенча статистика һаман үсүгә таба бара. Соңгы мәгълүматлар буенча Россиядә 209688 кеше яңа вирус йоктырган.

Татарстанда да бүгенге саннар куанырлык түгел. Бу хакта укырга: Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

Фото: http://kremlin.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading