16+

Зөлфирә Сәфәргалиева: «Минем гөлләрем еллар буе чәчәк атып утыра»

Тәрәзә төбендә гаскәр кеби гөлләр тезелеп тора. Аларны ничек карап бетерергә дип баш ватасың.

Зөлфирә Сәфәргалиева: «Минем гөлләрем еллар буе чәчәк атып утыра»

Тәрәзә төбендә гаскәр кеби гөлләр тезелеп тора. Аларны ничек карап бетерергә дип баш ватасың.

Су сибәргә дә онытыла, яфракларын да көн саен сөртеп торып булмый. Ә күңел матурлык эзли. Бу очракта, ярдәмгә ясалма гөлләр килә.

Актаныш районы Иске Байсар авылында яшәүче Зөлфирә Сәфәргалиева силикон материалыннан эшләнгән гөлләр ясау белән шөгыльләнә. Әнисе тегүче булгач, Зөлфирә ханым энә, җеп белән дә иртә дуслашкан. Тормышка чыккач, ярты авылга күлмәк-халатлар тектем, ди. Башта матур гөлләр бәйләгән, картиналар ясаган. Ә күрше килене: “Зөлфирә апа әйдәгез орхидея гөлләре ясап карагыз әле”, – дигәч, тәвәккәлләргә булган. 

Бу һөнәр белән Зөлфирә Сәфәргалиева өч елга якын шөгылләнә, аның гөлләре Татарстанда гына түгел, башка төбәктәге йортларга да матурлык өстәп тора.

– Башкортстан якларына бик еш посылка салып торам. Ульяновск өлкәсеннән сатып алучыларым булды. Башта гөлләрне җибәрергә курка идем. Беренче посылкамы Чүпрәле районына җибәрдем. Анда исән-сау барып җиткәч, курыкмыйча башка төбәкләргә дә посылка юллый башладым. Чәчәкләргә бер зыян да килми, савытларын кат-кат төрәм. Аллаһка шөкер, зарланучы булмады, – диде кул остасы. 

Бер өйрәнгәч, гөлләр алай бик озак ясалмый икән. Гөлне 1-2 көндә шау чәчәккә күмеп була.
– Баштагы мәлләрдә төрле материаллардан эшләп карадым. Алар арасында иң яхшысы – силиконнан эшләнгәннәре булды. Аннан ясалган гөлләр чын төсле, аерып та булмый, диләр. Тагын бер уңай ягы, гөлләр йортны 10-15 ел бизәп тора ала. Кайбер кешеләрнең чын орхидея гөлләренә аллергия булырга мөмкин, кемдәдер үсеп тә китә алмыйлар, – диде Зөлфирә апа.
Зөлфирә ханым гөлләрне ясаганда күңел җылысын куша. Бәлки, шуңа күрә аның гөлләре әллә кайдан балкып, күренеп торадыр.

– Кибеттән алган чәчәкләрне, гөлләрне бер атна узгач ташлыйбыз. Ә мондый гөлләргә ашлама да, су да, игътибар да кирәк түгел. Еллар буе чәчәк атып утыралар. Силиконнан ясалган гөлләрне кояш ашамый. Алар үз төсләрен югалтмый. Мондый гөлне “үстерү” һәркемнең дә кулыннан килә, – диде Зөлфирә Сәфәргалиева. 

Илгизә Галиулина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Адресыгыз ничек?

    Мөһим

    loading