16+

Зөләйха башкорт булачак

Башкорт театры Казанга «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен алып килә. 3-7 апрель көннәрендә Казанга Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры кунакка килә. Гастроль туры театрның йөз еллык юбилеена бәйле булачак.

Зөләйха башкорт булачак

Башкорт театры Казанга «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен алып килә. 3-7 апрель көннәрендә Казанга Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры кунакка килә. Гастроль туры театрның йөз еллык юбилеена бәйле булачак.

Мәҗит Гафури театры шулай ике елга бер тапкыр Казан тамашачысын премьералары белән сөендереп тора. Алар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән алмаш гастрольләр оештыралар. Камаллар Башкортстанда булып кайтты инде, хәзер башкортларның безгә килергә чираты җитте. Дүрт көн эчендә алар биш спектакль күрсәтәчәк.

Тамашачы иң көтеп алганы Гүзәл Яхина романы буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле булыр, мөгаен. Театрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов сүзләренчә, Казандагы спектакльгә инде 80 процент билет сатылып беткән. Күптән түгел театр коллективы әлеге спектакльне Мәскәү тамашачысына да күрсәткән иде. Ул «Алтын битлек» милли театрлар премиясендә алты номинациядә җиңүгә дәгъва кылды. Бу вакыйга да спектакльгә зур кызыксыну уяткан, күрәсең.


– «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен бик күп фестивальләргә чакыралар. Грозный, Санкт-Петербург, Ижау, Түбән Новгородка да барачакбыз әле. Мәскәүдә 800 урынлы зал шыгрым тулган иде. Спектакльгә кызыксыну зур. Ул Башкорт театрына яңа сүз, яңа сулыш алып килде, – ди Олег Ханов.

Зөләйха ролен башкаручы Римма Кагарманова сүзләренчә, спектакльдә Зөләйха башкорт милләтеннән булачак.
– Спектакль белән роман –икесе ике төрле әйбер. Спектакльдә безнең әсәрне ни рәвешле күрүебез чагылган. Минемчә, Зөләйха чуваш милләтеннән дә, алман да була алыр иде. Әсәрдә сүз ниндидер бер милләт турында түгел, ә гомум хатын-кыз тормышы турында бара. Гүзәл Яхина да спектакльне карады, югары бәяләде, – ди Римма Кагарманова.
Актриса Казан тамашачысы алдында чыгыш ясарга бик дулкынлана икән.
– Романда геройның образын сүзләр белән тәфсилләп була. Алай җиңелрәк тә әле. Ә сәхнәдә ул ике сәгать эчендә 30 яшьлек самими хатыннан 50 яшьлек ханымга әйләнергә тиеш. Миңа еш кына, тормыш сынауларын үтеп Зөләйха көчлерәк булды, дигән сүзне ишетергә туры килә. Минемчә, ул көчлеләнмәде, ә үз-үзен тапты. Персонажлар тормышы аша без әле ил язмышын да чагылдырабыз. Репрессия вакыйгалары онытылмаган. Әле дә аның зыянын күргән гаиләләр бар. Шуңа күрә без геройларыбыз белән уртак якларыбызны табарга тырыштык, – ди актриса.

Театрның башка репертуары да игътибарга лаек. Әйтик, башкорт эпосы чагылган «Урал Батыр» спектаклен Россиякүләм танылган режиссер Андрей Борисов куйган. Ул – Якутиядә Олонхо театрына нигез салучы, сәхнәдә куйган эпослары белән дан тота.
– «Урал Батыр» эпосын рус теленә тәрҗемә иткәч, Андрей Борисов безгә үзе чыкты. Шалтыратып, минем сезгә эпос куясым килә, диде. Әлеге спектакльне кую өчен шактый финанслау кирәк иде, республика ярдәм итте, – ди Олег Ханов.

Шулай ук Казан тамашачысы Камал сәхнәсендә Башкорт театры репертуарында булган «Баллы, тирәкле Балтирәк» (А.Ишбулдина) лирик комедиясен, «Иң бәхетле төн» (А.Касона) мелодрамасын, «Бәхет хакы» (Х.Мударисова) музыкаль мелодрамасын, «Сөясеңме, сөймисеңме...» (Ф.Бүләков) трагикомедиясен тамаша кыла алачак.


Быел «Нәүрүз» төрки халыклар фестивале дә башкорт театрларына багышланган булачак. Апрель аенда «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен карый алмаганнар аны 2 июньдә күрә алачак. Ләкин инде спектакльне икенче состав уйнаячак. Фестивальне нәкъ менә Мәҗит Гафури театры ачып җибәрә.
16+

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading