16+

Үзмәшгуль Руслан караңгыда очрашулар уздыра

Руслан Фәррахов караңгы бүлмәдә экскурсияләр, тренинглар үткәрә. Аның 4 яшьтән бирле күзләре күрми. Әмма экскурсияләр оештыруга бу гына комачауламый.

Үзмәшгуль Руслан караңгыда очрашулар уздыра

Руслан Фәррахов караңгы бүлмәдә экскурсияләр, тренинглар үткәрә. Аның 4 яшьтән бирле күзләре күрми. Әмма экскурсияләр оештыруга бу гына комачауламый.

Алга китеп әйтик: Руслан айкидоның кызыл билбау иясе, спорт туризмы буенча өч тапкыр Россия чемпионы. Психология белән дә кызыксына, күзләре күрмәүчеләр өчен эшләнгән интернет ресурсларга тестлар үткәрә. Аның шөгыльләре моның белән генә бетми әле: гипстан сувенир продукцияләр һәм массаж ясаганда кулланыла торган шәмнәр дә җитештерә. Аралаша торгач, аның сәламәтлеге белән проблемалар булганнарның ялын оештыра торган “Башка кешеләр” инициатив төркемен оештыручыларның берсе булуын, үзе дә волонтер булып йөрүен, төрле акцияләр үткәрүдә, лекцияләр укуда катнашуын белеп алдым.

Руслан “Эшмәкәрләр фабрикасы” тәмамлап, үз бизнесын алып бару өчен шактый мәгълүмат туплаган, хәзер акрынлап шул юнәлештә эшли. 

– Мәскәүдә караңгыда экскурсия һәм тренинглар үткәрелү турында белеп алгач, минем дә шуны оештырып карыйсым килде. Баштарак караңгыда ресторан ачу турында хыялландым. Әмма аның өчен акча күп кирәк. Шуңа да экскурсияләр генә үткәрергә булдым. Узган ел аның ничек эшләвен белү өчен шундый экскурсиядә булдым һәм мондый яңа юнәлешне Казанда оештырасы иттем. Экскурсияләр генә түгел, егет һәм кызлар өчен беренче очрашуларын да шулай оештыру уе барлыкка килде. Шулай ук караңгыда лазертаг, ягъни лазер “сугышы” да оештырам. Экскурсияләрдә катнашучылар күзләренә маска кия. Аларны алып баручы да, үзләре дә бер-берен күрми, бу үзләрен иркенрәк тотарга ярдәм итә, – ди Руслан.

Киләчәктә ул караңгыда концертлар, квестлар һәм экстатик биюләр дә оештырырга уйлый.

Руслан узган елның җәендә үзмәшгуль булып теркәлгән. Бу аңа юридик затлар белән килешүләр төзергә мөмкинлек бирә.

– Керемнең 6 гына процентын түлисе була. Керем булмаганда аны түләргә дә кирәкми. Клиентларга чек бирү өчен касса аппараты да аласы түгел. Бу да акчаны янга калдырырга булыша. Бөтен операция дә “Минем салым” кушымтасы аша алып барыла. Шунда ук чегын бирү җае да, салым түләү мөмкинлеге дә бар, – ди үзмәшгуль Руслан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading