16+

Зур тарихка ия бәйрәм - үзебезнең бәйрәм белән!

Бүген, Татарстан матбугаты көне уңаеннан, республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, Татарстан журналистлары һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Зур тарихка ия бәйрәм - үзебезнең бәйрәм белән!

Бүген, Татарстан матбугаты көне уңаеннан, республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, Татарстан журналистлары һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

"Бу бәйрәм зур тарихка ия" , - дип сүз башлады Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов. Аның сүзләренчә, заманча Татарстан журналистикасы, соңгы чирек гасырда лаеклы юл узды. "Бездә ныклы, матур традицияләр барлыкка килде. Авыр вакытларда, шул исәптән, локдаун чорында да бик күпләр үзләрен аямыйча кызыл зонада эшләде. Күптән түгел генә булган фаҗига да журналистларның эшләү дәрәҗәсен күрсәтте. Моның нәтиҗәләрен "түгәрәк өстәл" артында фикер алышып, дәвам итәргә дигән фикер бар", - диде Илшат Әминов. Берлек рәисе сүзләренчә, ул утырышта журналистлар өчен этик кагыйдәләр, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзләрен тоту хакында сүз алып барылачак.

"Журналистика дөрестән дә дүртенче хакимият. Ул Дәүләт һәм хакимият арасында кире элемтә булдыра. Республикада матбугат чаралары һәм хакимият арасында эшлекле элемтәләр булдырылган ", - диде Илшат Әминов.

Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу фикерне расланды.

"Дөнья бик тиз үзгәрә. Коронавирус безне башкача карарга өйрәтте. Республиканың һәм илнең медиа өлкәсен үзгәртте. Беренче чиратта, медиа технологияләр үзгәрде. Хәзер читтән торып эшләүгә зур игътибар бирелә", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыгышы вакытында ул җәмгыятьтә соңгы арада килеп чыккан проблемаларга, ул проблемаларны законнар ярдәмендә җайга салу мәсьәләләренә дә тукталды.

Очрашу азагында матбугат өлкәсендә зур уңышларга ирешкән журналистларны Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлеге бүләккә "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров та лаек булды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading