16+

Зурмы ул байлыгың, кечкенәме - аны рәсмиләштерү зарур

СССР чорында бирелгән милеккә хокук кәгазь-документларыгызга “макулатура” итеп карамагыз. Тормышта юридик һәм физик затларның күчемсез милке бар. Бер әйбере дә булмаган кешеләр сирәк хәл. Зурмы ул байлыгың яки кечкенәме - аны рәсмиләштерү зарур.

Зурмы ул байлыгың, кечкенәме - аны рәсмиләштерү зарур

СССР чорында бирелгән милеккә хокук кәгазь-документларыгызга “макулатура” итеп карамагыз. Тормышта юридик һәм физик затларның күчемсез милке бар. Бер әйбере дә булмаган кешеләр сирәк хәл. Зурмы ул байлыгың яки кечкенәме - аны рәсмиләштерү зарур.

 – Күчемсез милекне теркәү, беренче чиратта, гражданнарның үзләре өчен кирәк гамәл, – диде республиканың җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Фәнил Аглиуллин 26 гыйнварда Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.
Мәсәлән, коммуналь-көнкүреш ихтияҗлары өчен газ 2009 елдан башлап, фәкать, милек  хокукы теркәлгән капиталь корылмаларга гына бирелә ягъни тоташтырыла.
Милеккә хокук документы таләп ителә:
— сату-алу килешүе; торак төзелешендә өлешче сыйфатында катнашу яки ипотека килешүләре; аренда яки найм килешүләре төзегәндә.
— күрше кишәрлек белән чикләрне тәгаенләгәндә; кишәрлекне юл төзелеше өчен тартып алган очракта; мирас итеп рәсмиләштергәндә.
Әйтик, авылда яки бакчачылык ширкатендә җимерелеп бетә язган өйне күреп, “хуҗасыз” дип язып куярга ашыкмыйк. Әгәр, әлеге өйгә милеккә хокук документы булса, аңа бер кешенең дә һәм оешманың да кагылырга хакы юк.

—Татарстанда күчемсез милекне һәм җир кишәрлекләрен инвентерьлаштыру бара. Республикадагы 60 мең күчемсез милеккә электән бирелгән хокук барлыгы ачыкланды. Күчемсез милеккә һәм алар белән эш йөртүгә хокукны дәүләт теркәве турында 1997 елда кабул ителгән Федераль закон гамәлгә кергәнче бирелгән милеккә хокук документлары болар. Электән ягъни 1997 елга кадәр бирелгән милек хокукын яңадан теркәгәндә 350 сум дәүләт пошлинасы түләттерелми, – диде Фәнил Аглиуллин. – 350 сум пошлина түләттермәү тәкъдиме белән безнең министрлык чыккан иде. Россия Финанс министрлыгы тәкъдимебезне хуплады, 2020 елның 29 декабреннән электән бирелгән хокукны теркәү – бушлай.

Татарстанда җирләрнең мәгълүмати ресурсын булдыруга керешелгән. Тәҗрибә рәвешендә бу эш хәзергә Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч муниципаль районнарында алып барыла.

“Дәүләт кадастр бәяләмәсе үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лена Хәмзина республикада төрле кулланыштагы җир кишәрлекләренә, йортларга, биналарга, корылмаларга кадастр бәяләмәсе чыгару үткәрелүен хәбәр итте.
 – Юридик һәм физик затларга үзләренең күчемсез милекләренең кадастр бәяләмәсен белеп торулары әһәмиятле. Кадастр бәяләмәсе салымнар түләүләренә дә йогынты ясый, – диде Лена Хәмзина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading