16+

Зәйнәп Фәрхетдинова: «Шоу ясыйм дип сәхнәне сатарга ярамый!»

7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда «Дуслык күпере» Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале старт алачак. Башкаладан тыш ул илнең тагын тугыз шәһәрен (Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе) әйләнеп чыгып, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән тәмамланачак.

Зәйнәп Фәрхетдинова: «Шоу ясыйм дип сәхнәне сатарга ярамый!»

7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда «Дуслык күпере» Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале старт алачак. Башкаладан тыш ул илнең тагын тугыз шәһәрен (Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе) әйләнеп чыгып, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән тәмамланачак.

“Дуслык күпере” проектының сопродюсеры Рифат Фаттахов матбугат очрашуында белдерүенчә, әлеге фестиваль – татар-башкорт дөньясында һәм Россия киңлекләрендә өр-яңа күренеш. Ул беренчедән, татар-башкорт җыр сәнгатен үстерү булса, икенчедән, гастроль характерында барачак.

Рифат Фәттахов фестивальне иҗтимагый, әмма дәүләт тарафыннан якланган проект булуын әйтте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән уздырыла. Оештыручылар аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәскәүдә татар концертларын оештыручы буларак билгеле, проектның сопродюсеры Айдар Шәйдуллин фестивальнең озын гомерле булуына өметен белдерде.
– Беренче фестивальгә без татар һәм башкорт эстрадасының чынлап та йолдыз булып балкыган, иң лаеклы җырчыларны чакырдык. Бу гадәти концерт кына түгел, ә зур тамаша булачак. Сценарийсы да бик кызыклы, – диде Айдар Шәйдуллин.

Фестивальдә Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Ринат Вәлиев, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, “Казан егетләре” төркеме, җыр һәм бию дүләт ансамбле, эстрада оркестры һәм башкалар катнашачак. Болардан тыш, тамашачылар өчен яңа исемнәр дә булачак. Мәскәү һәм Казан концертларына махсус кунаклар буларак, Ренат Ибраһимов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Радик Юлъякшин, Халидә Бигичева киләчәк. Фестивальгә шулай ук милләтәшебез, якташыбыз Алсу да чакырулы. Тик әлегә аның катнашу-катнашмавы төгәл билгеле түгел.    

– Бу дөнья ике ярдан тора. Аның бер яры фани дөнья, икенчесе – мәңгелек. Дуслык – зур төшенчә. Ике ярны тоташтырыр өчен халык һәрвакыт эшеннән, моңнарыннан, җырларыннан, уй-теләкләреннән дуслык күпере сала. Бу чараны да мин зур бәйрәм, халыкның теләген тормышка ашыру дип кабул иттем, - диде Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров.

Татарстаның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та әлеге проектны үзләре өчен яңа булуын, халыкка мондый фестивальләрнең җитмәвен    әйтте.
– Мин Башкорстанда туып-үстем. Һәм унбиш ел гомеремне яраткан Казанымда уздырам. Ике республиканы да бик якын күрәм. Һәр фестивальнең дә кыйбласы бар. Бу проект кирәк иде, – диде Илдар Хәкимов.

“Каушама! Бу бит синең көндәлек эшең!”
Журналистларга тәкъдим ителгән афишаларда чын башкорт җырчыларының исемнәрен күрмәдек. Шушы уңайдан оештыручыларга: “Фестивальдә чын башкорт җырчылары булачакмы?” – дигән сорау туды.

– Татар белән башкортларны аерып, бүлеп тә карап булмый. Җырларыбыз, җырчыларыбызны гына алыйк. Аларны татарга яки башкортка гына аерып карап буламы? Фидан Гафаров – башкорт җырчысымы, татар җырчысы, дигән сорауга җавап биреп булмый. Без татар һәм башкорт сәнгатен гармониядә тотарга тырыштык. Концерттан соң, сез биргән сорау актуальлеген югалта. Аларны аерып карап та булмый, - диде Рифат Фаттахов.  

Концертта артистлар нигездә, җанлы, тере тавышка җырлаячак, әмма бер шәһәрдә телевидениегә төшергәнлектән, бәлки, җырчыларга фонограммага җырларга туры килергә мөмкинлеген әйтте Рифат Фаттахов.  
Ләкин тере тавышка җырлау мәсьәләсендә матбугат очрашуында катнашкан җырчылар арасында фикерләр бүленде.

– Мин тере тавышка рәхәтләнеп җырлыйм, ләкин таләп итеп куялар икән, фонограммага да җырлый алам. Тик фонограммага җырлаган очракта да җанлы итеп җырларга тырышабыз. Минем тавышка башка кеше җырлый алмыйм бит инде. Телевидение төшергәндә, һәртөрле хаталар, кимчелекләр булмасын өчен фонограмма җибәрергә кирәк. Рус эстрада җырчылары да шулай эшли, – дип фонограммага чыгыш ясауга карата үз фикерен белдерде Фидан Гафаров.
– Без фонограммага җырлау яклы түгел, әмма Кремль сараеның залы, чыннан да, бик катлаулы. Кайбер җырчыларның чыгышлары фонограммага булачак, бу – зур сәхнә законы, – диде Айдар Шәйдуллин.
 
– Закон-закон белән, тик нинди генә зур фестивальләрдә катнашсак та, без бары тик тере тавышка кына җырлыйбыз. Бу юлы да шулай булачак. Фонограмма ничек кенә яхшы булса да, тере тавышка җырлауга җитми. Бүген яшьләрнең күбесе концертларында башыннан алып ахырына кадәр фонограммага җырлый. Фестивальгә килгәндә, концерт алдыннан “прогон” була һәм оештыручылар һәр җырчының мөмкинлекләренә карап, фонограммага җырлау-җырламауны хәл итә. Зур сәхнәдә җырлау – җырчының табигый, көндәлек эше. Монда бернинди дә каушау булырга тиеш түгел, – дип бүлдерде аны Илдар Хәкимов.

– Дөрес, бу очракта һәр кеше бары тик үзе өчен генә җавап бирә, – дип дәвам итте Илдарның сүзен Зәйнәп Фәрхетдинова. – Тере килеш җырлаудан куркырга ярамый. Кремль залында да тере тавышка җырларга барлык шартлар да тудырылган. Мин үзем өчен җавап бирәм: һәрвакыт тере тавышка җырладым. Шоу ясыйм дип сәхнәне сатарга ярамый!   

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Зәйнәп!

    Мөһим

    loading
    2
    X