16+

14 яшьлек малай интернет-наркокибеткә эшкә урнашып, зур күләмдә наркотик белән тоткарланган

Республикада ачыкланган наркоҗинаятьләр (11,4 прцентка), шул исәптән авыр һәм аеруча авыр категорияләр (15 процентка) арткан.

14 яшьлек малай интернет-наркокибеткә эшкә урнашып, зур күләмдә наркотик белән тоткарланган

Республикада ачыкланган наркоҗинаятьләр (11,4 прцентка), шул исәптән авыр һәм аеруча авыр категорияләр (15 процентка) арткан.

Наркотиклар алу күләменең дә өчтән бергә артуы күзәтелә (32,3 процентка). 

- Федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә наркотиклар кертүнең 47 каналы ябылды, шуларның 26сы - төбәкара каналлар. Республикасы һәм башка субъектлар территориясендә алты лаборатория ябылды; алар арасында иң эресе - Мәскәү тирәсендә, лаборатория җиһазлары белән бергә 130 килограмм әзер наркотик алынды (650 мең доза). Аның кара базарда ваклап сату бәясе - якынча миллиард сум. Җыелган материаллар нигезендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле контент булган 9000 сайт ябылды, - диде Татарстан буенча эчке эшләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов Татарстан Дәүләт Советының илле беренче утырышында.

Наркотиклар кулланучыларны ачыклау эше дә дәвам иттерелә. Хезмәткәрләр тарафыннан тикшерүгә 18 меңнән артык кеше китерелгән, һәр җиденчесенең наркотиклар куллану факты ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган 3,5 мең машина йөртүченең һәр унынчысы тыелган матдәләр тәэсирендә булган. 

- Балигъ булмаганнарның наркотикларның законсыз әйләнешендә катнашуы җитди игътибар таләп итә. Яшүсмерләр сату контактсыз булганга җәза бирелмәячәк дип исәп тота, ә наркодиллерлар, гомумән, аларның яшенә төкереп карый. Акча эшләү турындагы тәкъдимнәрне мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша тараталар. Тоткарланган балигъ булмаган 47 баланың 15е хәтта 16 яшькә дә җитмәгән, - дип борчылуын белдерде докладчы.

Мисал да китерде. Казан лицеенда укучы 14 яшьлек һәм Нурлатта яшәүче 16 яшьлек малайлар октябрьдә интернет-наркокибеткә эшкә урнашкан, һәм зур күләмдәге наркотик белән тоткарланганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading