16+

2022 елга Татарстан бюджеты 10,4 миллионга дефицит белән кабул ителгән

Узган ел республика бюджетының керемнәре 452 миллиард сум, чыгымнары 463 миллиард сумны тәшкил иткән. Чыгымнар керемнәргә караганда 10 миллиард сумга күбрәк, дип белдерде Татарстанның финанс министры  Радик  Гайзатуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44 утырышында чыгыш ясаганда.

Утырышта Татарстан бюджетының үтәлеше турында хисап тыңланды.

Узган ел Татарстан Республикасында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелгән. Бу күрсәткечләрнең үсеше барлык дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрнең керүенә уңай йогынты ясаган.

2022 елда республика территориясеннән барлыгы 1 триллион 479 миллиад сумлык бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга түләүләр тупланган.  

Үз чиратында барлык бюджет дәрәҗәләренә салым һәм салым булмаган керемнәр 1 триллион 241 миллиард сум тәшкил иткән. 
Республика бюджетына 452,7, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 366,6 миллиард сум кергән.
— Шәхси салым керемнәрендә иң зур күләмлесе - табышка салым, ул 166,1 миллиард сум күләмендә кертелгән. Икенчесе – республика бюджетына һәм җирле бюджетларга кергән физик затларның керемнәренә салым. Консолидацияләнгән бюджетка – 115,3, Татарстан бюджетына 80,8 млиллиард сум мобилизацияләнгән. Салым керүнең уңай динамикасына икътисадта уртача хезмәт хакы үсеше йогынты ясады – 2022 елда ул 15,9 процентка артты, - диде министр.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, катлаулы ел булуга карамастан, республика икътисады тотрыклы үсеш күрсәткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading