16+

300 бит китап укымыйча йокларга ятмый 

Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза. 

300 бит китап укымыйча йокларга ятмый 

Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза. 

25 Октябрь совхозы бистәсе Лаеш янында урнашкан. Александр Алекссеев милләте буенча урыс, монда ул инде 28 ел яши. Дөрес, ул моннан 7 чакрым ераклыкта урнашкан хәзерге вакытта юкка чыккан Калиновка дигән авылда туган. Хатыны татар булгач, телне дә үзләштергән, безнең белән рәхәтләнеп сөйләште. Моннан тыш әле инглизчә, французча, немецча һәм чегәнчә дә белә. Кемнәрдер аны полиглот дип атар иде, ә менә ул үзе турында телләрне өйрәнергә яратам, ди. 

Александрга 5 яшь булганда, әти-әнисе Свердловск өлкәсенә Уралга күченеп китә, чөнки Хрущев замананында яшәргә авыр булган, хәтта хуҗалыктагы малларын алып киткәннәр. Анда ул мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт иткән. Илгә бурычын кайтарганда әтисеннән хат килеп төшә: ул туган ягы – Татарстанга кайтырга карар кыла. 

Александр Лаеш районына кайта. Казандагы педагогика институтына чит телләр факультетына укырга керә. Анда белем алганда булачак тормыш иптәше Алсу белән таныша, ә уку йортын тәмамлаганнан соң, билгеләнү буенча яшь гаиләне Түбән Камага җибәрәләр. 8 ел химиклар шәһәрендә яшәгәч, туган ягы – Лаеш районына кайтып төпләнә. Монда 30 сутый җир белән зур өй алалар, хәзер шатланып яшиләр. 

Хатынының әнисе Александр татарча сөйләшә башлагач, киявен тагын да ныграк ярата башлый, әле гармунда милли көйләр дә уйный белә бит. Телләрне өйрәнү принцибын белгәч, аңа бу җиңел бирелгән. Шунысы да ярдәм иткәндер, институтның икенче курсында укыганда аны Мамадыш районына хезмәт практикасына җибәрәләр, ә янында барысы да керәшен татарлары булып чыккан. Өйрәнгән инде, кая барсын. Татар авылында узган бер ай вакыт аның күңелендә мәңгегә калган. Калган гынамы соң, телне дә өйрәнеп кайткан. Алсу ханым мәктәптә француз теле укыта икән, анысын хәләл җефетеннән өйрәнгән.

– Инглизчә, немецча белүегез аңлашыла инде, институтта укыгансыз, ә чегән телен ничек үзләштердегез? – дип, сорамый булдыра алмадым. 
–Уралда яшәгәндә безнең урамда гына өч чегән гаиләсе тора иде. Аларның балалары белән уйнап үстем, гореф-гадәтләрен яратам, үз гомеремдә 12 чегән туенда булырга туры килде. Армиягә дә мине нәкъ менә алар озатты. Военкоматта чегәннәрне чакырылган артистлар дип уйлаганнар. Бергә үскән егет һәм кызлар белән хәзер дә аралашып торабыз, миңа кунакка да киләләр. Иң кызыгы, аздан гына чегән кызына өйләнмичә калдым. Абыйлары мине шулкадәр хөрмәт итә иде, хәтта әтине сиңа бирергә күндерәбез, дип тә әйттеләр. 
Баксаң, Александр Алексеевны кечкенәдән үк телләргә тарткан. Мәктәптәге укытучысы да аны гел чит телләр өйрәнү факультетына димләгән. Әти-әнисе гади крестьяннар булса да, әти кеше беркайчан да китап алырга акчасын кызганмаган. “Соңгы күлмәгемне булса да салып бирәм, әмма сиңа белем бирәчәкмен”, – улына шулай дип әйтә торган булган ул. Бүген дә Александарның өендә биш меңләп китап бар, көнгә 300 бит укымасам, тыныч йоклый алмыйм, ди үзе турында ул.

– Хәзерге вакытта нинди китап укыйсыз?
– Сергей Кугушев һәм Максим Калашниковның “Третий проект” дигән хезмәтен. Россия, аның киләчәге турында ул. Халык бит хәзер нәрсә эшләгәнен, кайда яшәгәнен чамаламый. Тормышын колбаса дәрәҗәсендә генә күзаллый.
Алексеев дүрт оныгында да китапка карата мәхәббәт уятмакчы, дөрес, хәзер бу авыр процесс икән, чөнки яшьләр аның кирәклеген, матурлыгын аңламый. Ә менә аның кечкенә кызы татар телен белә булып чыкты. Әле килене белән киявен дә татарлар икәнлеген аңладым. Телләрне белү Александрга гомер буе ярдәм иткән. Институтта укыганда ук тәрҗемәче булып эшләгән, ә инде Казанда чегәннәр белән аралашу өчен менә дигән инструмент кебек кабул ителгән. Аларча сөйләшкәч, товарларны арзан бәягә генә сатканнар. Түбән Камада эшләгәндә дә чит телләрне белү аңа акча эшләргә мөмкинлек биргән.

– Бәлки сез генә чегәннәр турында яхшы уйлыйсыздыр, ә менә күпчелек аларны бик яратып бетерми, әнә урам тулы хәр сорашучылары... – дим.
– Миңа алар белән аралашу бик ошый, чөнки әлеге милләтне эченнән беләм, – ди ул. – Чегәннәрдә өлкәннәргә хөрмәт югары дәрәҗәдә. Ә хәер сорашуга килсәк, бу – аларның тормышка карашы, менә шундый алар, чөнки үзләрен табигать балалары дип саныйлар. Дөрес, акча соранып йөрүчеләрне чын чегәннәр үзләре үк яратмый.
Полиглот кешеләрне бик хөрмәт итәм, үзем әлләни телләр белмәгәнгәдер инде. Ә менә Александр Алекссев күңелдә калыр, чөнки аның гармунда татарча көй сузып җибәрүе генә дә ни тора бит!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading