16+

80 елдан соң Васил Шәйхразыевның бабасының кабере табылган

Киләсе 2025 елны Бөтендөнья татар конгрессы “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иткән.

80 елдан соң Васил Шәйхразыевның бабасының кабере табылган

Киләсе 2025 елны Бөтендөнья татар конгрессы “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иткән.

“Шәхесләр, гаилә, милләт гел бергә. Аларны аерып булмый. Гаилә – шәхесне, шәхес милләтне күтәрә” дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда.

Билгеле булганча, узып бара торган ел Россиядә Гаилә елы иде.  Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан иткән иде. Әлеге уңайдан Васил Шәйхразыев Россия төбәкләрендә һәм чит илдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачылуын билгеләп үтте. Моннан тыш апрельдә Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов истәлегенә бюст куелган. Август аенда Брест шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында Брест крепостен саклауда, Беларусь Республикасын һәм Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан татарстанлыларга истәлек тактасы ачылган.

– Гади бюстлар гына түгел алар, татар милләтенең хәтере дигән сүз дә ул, – диде Милли Шура рәисе. 
Сүз уңаеннан быел әтисе ягыннан бабасының кабере табылу сөенече белән дә уртаклашты. 

– Бабабыз Шәйхрази Арсланов 1942 елда Сталинград янындагы сугышта югала, соңрак һәлак булуы ачыклана. Без аның каберен 80 ел эзләдек, быел, Аллаһ насыйп иткәч, таптык. Каберенә исем-фамилиясен яздык. Хәзер кайда күмелгәнен беләбез, анда барып, дога кыла алабыз. Бабайның кабере табылу – безнең гаилә өчен зур шатлык, – диде ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading