16+

85 яшьлек Рәшит абый һәр көнне заводка эшкә йөри

Башлангычта укыганда ук мәктәп директоры белән шахмат уйнаган һәм җиңү яулаган кеше ул Хатынының һәм кызларының: “Эшкә йөрүеңне туктат инде, ял ит”, – дип үгетләүләренә карамастан, 85 яшьлек Рәшит абый Кыямов әле дә һәр көнне заводка эшкә йөри. 

85 яшьлек Рәшит абый һәр көнне заводка эшкә йөри

Башлангычта укыганда ук мәктәп директоры белән шахмат уйнаган һәм җиңү яулаган кеше ул Хатынының һәм кызларының: “Эшкә йөрүеңне туктат инде, ял ит”, – дип үгетләүләренә карамастан, 85 яшьлек Рәшит абый Кыямов әле дә һәр көнне заводка эшкә йөри. 

Бу уникаль кеше турында редакциябезнең дусты Әнвәр абый әйтте. Яшен ялгыш әйткәндер дип, шикләнеп кенә Казанның төгәл машиналар төзелеше заводына шалтыраттым. Дөресе дә шул икән. Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе ул, диделәр аның турында. Рәшит абыйның үзе белән дә сөйләшергә җай чыкты. 

Үзен күргәнче үк, телефон аша сөйләшкән арада да, аның көчле рухлы, автив һәм төгәл кеше булуы сизелә иде. Имәндә икән чикләвек, Рәшит абый шахмат уйнарга ярата булып чыкты, спорт ярышларын бер дә калдырмыйча күзәтеп бара, театрга йөри. Хәер алары турында соңрак.

Тумышы белән ул Теләче районының Сауш авылыннан. 1937 елның 28 сентябрендә унбер балалы гаиләдә тугызынчысы булып туган. 
– Дүрт абыем сугышка китеп, өчесе кайтмады. Авыр еллар, ачлы-туклы тормыш. Башка сугыш чоры балалары кебек, зур михнәтләр, авырлыклар күреп үстек. Бик яшьтән үк олылар белән бертигез эшкә җигелдек. Менә шул эш сөючәнлек белән мин әле дә сафта, – дип сөйләп китте Рәшит абый үзе турында.

Укуга да бик хирыс була. Башта үз авылларындагы дүртьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннары күрше Алан авылына йөреп укый. Югары сыйныфларда өченче авылга барып укырга туры килә. Ничек кенә кыен булса да, тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән урта белем алып чыга. Гаиләдә урта мәктәпне тәмамлаган бердәнбер бала була ул. Беренче хезмәт хакын алучыдыр да әле.

– Ул вакытта матур язу дәресе бар иде. Дүртенче сыйныфта укыганда, язуымны күреп алып, социаль иминияттә эшли торган бер апа кәгазьләр тутырырга бирә иде. Үземчә бик тырышканмындыр инде, бервакыт биш сум акча тоттырып кайтарды. Шул чор өчен зур акча иде ул, – дип искә ала Рәшит абый. 
Башлангычта укыганда ук шахматны да оста уйнаган. Хәтта мәктәп директоры белән уйнап, аны да ота торган була. 

Унынчы сыйныфтан соң укуын дәвам итәргә Казанга китә. 10нчы училищеда бораулау остасы белгечлеген алгач, үз теләге белән Үзбәкстанга китеп эшкә урнаша. Анда өч ел эшләгәч, Украинага хәрби хезмәткә алына. Монда да оста шахматчы буларак таныла. Полк эчендә узган ярышларда беренчелекне бирми. Әле тагын штанга күтәрү ярышларында да катнашып, призлы урыннар ала торган була. Сәләтле егетне армиядә дә тиз күреп алалар – штабка күчерәләр. Армиядән инде ул кече лейтенант булып кайта. 

1961 елда бүгенгә кадәр хезмәт куйган заводына эшкә керә. Башта җыю цехында сынаучы булып эшли. Тугыз ай эшләгәч, 800 кешелек цехның комсомол комитеты секретаре вазифасын да алып бара башлый. Бер ел да булмый, заводның комсомол комитеты беренче секретаре итеп куялар. 

– 12 мең кеше эшли торган заводта 1200 комсомол исәпләнә иде. Бик күңелле вакытлар булды. Спорт, мәдәният чаралары, макулатура, металлолом җыюлар. Бердәм булып эшләдек тә, ял да иттек. Күбебез тормыш иптәшләрен дә читтә эзләп йөрмәде. Парларын заводта гына таптылар. Булачак хатыным Рина да мин эшләгән цехта җыючы булып эшли иде. Өйләнешеп, ике кыз үстердек. Олы кызым Гөлнара миңа охшаган. Училище бетерүгә үк бер балалар бакчасына эшкә урнашты да хәзерге көнгә кадәр шунда тәрбияче булып эшләп йөри. Икенче кызым Эльмира безнең заводта эшли, өлкән мастер. Оныгым да бу заводта конструктор булып эшләп алды. Үзем менә инде 46 ел иң авыр саналган штамповкалау цехы начальнигы. Гади мастердан алып бөтен этапны да үттем. Яратып эшли башладым, хәзер дә яратып йөрим, – ди 56 еллык эш стажы булган Рәшит абый.

Эштән соң һәр көнне берәр сәгать компьютерда шахмат уйнап ала ул. Үз вакытында күренекле шахмат остасы Рәшит Нәҗметдинов белән таныш булган. Аның мәктәбен үтүем белән горурланам, шахмат уйнау серләренә төшендерде ул мине, ди әңгәмәдәшем. 
Көрәш, биатлон ярышларын да күзәтеп бара. Театрга йөрергә ярата. Җәен бакчада уздыра. 

– Бөтен кешегә дә әйтәм: шахмат уйнарга кирәк. Ул уйларга, хәтерне яхшыртырга өйрәтә, башны эшләтә. Китап уку да булыша. Үзем гел хәрәкәттә булырга тырышам. Картаерга исәп юк, – дип елмая ул.

Хатыны һәм кызлары турында да бик яратып, горурланып сөйли. 
Сөбханалла, Рәшит абый белән Рина апаның гаилә корганнарына быелның июнь аенда 59 ел була икән. Тигезлектә яшәү серен Рәшит абый сабыр булу һәм бер-береңә юл куя белүдән күрә. 

– Заводтан бирелгән 16 квадрат метрлы фатирда яши башладык. Икебез дә гап-гади гаиләдән, җиңел тормышта яшәгән кешеләр түгел. Югын бар итеп, җитеп бетмәгәненә сабыр итеп яшәдек. Тырышып эшләдек. Сүзгә керүләр һәр гаиләдә дә була инде. Әмма аны күпертеп җибәрергә генә кирәк түгел. Сабыр булып дәшми калудан да яхшырагы юк, – ди ул. 

Кызлары Гөлнара белән Эльмираны да үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр. Шөкер, бик тырышлар, лаеклы балалар үстерә алдык, ди Рәшит абый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Буген минем бер туган абыема Рэшит Киямовка 65 яшь ул Аксубай районы Яна Узи авылында гомер итэ .Бу язманы укыгач язмый булдыра алмадым.Дорес ул спорт белэн язмадагы Рэшит абый кебек шеголлэнмэсэ дэ спортны бик ярата.Мэктэп елларыннан ук элек чыга торган Советский спорт газетасын хэр ел саен язылып укып бара иде.Исем фамилиялэре туры килгэн спорт сойгэн икесе ике жирдэ яшэгэн охшашлык.

    Мөһим

    loading