16+

«Аена 50-70 мең сумлык план үтибез дә, тагын да арттырып куялар»

Айгөл Баһавиеваның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында хат ташучы булып эшләвенә 8 ел.

«Аена 50-70 мең сумлык план үтибез дә, тагын да арттырып  куялар»

Айгөл Баһавиеваның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында хат ташучы булып эшләвенә 8 ел.

Үтә гомер, ди үзе. Яшьлегендә берничә ел эшләп, соңрак кабаттан әйләнеп кайткан һөнәренә рәхмәтле ул. 

– Авыр да, рәхәт тә. Кайчакларда җеп өзәрлек тә хәлем калмый, арып кайтып егылам. Быелгы кыш бигерәк буранлы, билдән көрт ерып йөрмәсәк тә, кышкы юллар икенче. Әмма барыбер рәхәт көннәре күбрәк. Авыл халкы белән сөйләшәм, юл уңаенда каршыма очрасалар, дуслар-сыйнфташларның хәлен белешәм. Күбесе белән бер авылда яшәп тә, елга бер очрашырга да җай чыкмый алайса, – ди Айгөл ханым.

Төп Түбән Бәрәскә авылы кызы ул. Әтисе Наил абый укытучы, әнисе Әлфия апа озак кына еллар балалар бакчасында эшләгән. 
– Бүгенге көндә икесе дә исән-сау, шөкер. Төп нигезебез җылысы суынмавына без бик куанабыз. Бергә яшәүләренә 56 ел булды, 9 онык, 2 оныкчыклары бар. Һәммәбез дә төп нигезгә җыелышканда бик күңелле! Андый чакларда бер генә уй килә, ярый әле читтә калмаганмын дим, бертуганнарым белән күрешергә дә зар-интизар булып яшәр идем, – ди ул.

Мәктәптән соң аны әтисенең бертуган энесе Караганда шәһәренә кунакка чакыра. Шәһәрне ошатсаң, безнең янда төпләнерсең дигән сүзенә күнеп, кыз юлга кузгала. Рөстәм абыйсы аны конфетлар ясау фабрикасына урнаштыра. Күпме шоколадлы конфетлар ясап та, шуларның берсен дә ашыйсы килмәвенә, Айгөл ханым бүгенгәчә гаҗәпләнә.  
– Ул чакны русча сөйләшергә дә куркам, авыз ачып сүз әйтсәм көләрләр кебек иде. Аннары авылны бик сагындым. Ике ел түздем дә, авылга кайтып киттем. Башта почтада эшләдем. Күмәк хуҗалыкның төрле эшләренә дә йөрдем. Аннары мкәтәпкә кердем, 25нче елымны эшлим. Бер үк вакытта хат ташучы эшен дә алып барам, – ди Айгөл ханым. 

22 яшендә Әгъзам исемле егет белән гаилә корган көннән соң 31 ел тормыш иткәннәр. 4 бала үстергәннәр.
– Кайнанам мәрхүмә иде инде. Авырган ул. Без төп йортта калдык. Әгъзамнар да безнең кебек 3 бала үскәннәр, ул төпчеге иде. Кайнатам Әдһәм балаларны үстереште, рәхмәт. 2018 елны ул да бакыйлыкка күчте. Хәзер Әгъзам белән үзебез дә килен төшердек. Кайната-кайнана без! Алмаз улыбыз өйләнеп, яныбызда тора. Зәринә киленебез мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Алмаз әтисе кебек механизатор. Җәйләрен икесе дә басудан кайтып та кермиләр. Илназ улым белән Алия кызым Казанда эшлиләр. Гөлиям да башкалада, укый әлегә, – ди әңгәмәдәшем. 

Айгөл ханымга күркәм сыйфат хас. Сүз тыңлаучан дипме, җилкәсенә эшне никадәр генә өймәсеннәр, хәлемнән килми дими, карышмыйча эшли. 
– Товар сату планы күп инде, аена 50-70 мең сумлык үтибез дә, икенче айга тагын да арттырып  куялар. Менә шунысы күңелгә тия. Хат ташучының төп эше товар сату түгел бит. Җомга көнне 140 экземпляр газета таратам, бер авырлыгын күрмим дә. Элек 12 шәр газета яздырып алучылар бар иде, авыл халкы кими... Җаббарова Розалия апа 7 газета алдыра әле, килүемне көтеп кенә тора. Укырга яратучы бердәнбер кеше ул авылда. Радик Сабирҗанов белән Сания апа Гыйззәтуллиналар дүртешәр газетага язылалар, бер дә киметмиләр, шөкер. Быел минем участокта “Шәһри Казан”ны яратып укучылар да күбәйде бит , барысы - 26! – ди ул.

Авылны атнасына 3 көн урап, товар сатып, газета, пенсия, субсидияләр таратуы өчен ул аена 6 мең тирәсе хезмәт хакы ала. Планын үтәгән очракта, әлбәттә. Их, эшен дә киметик димим, товарын да тырышып сатарлар иде, хезмәт хаклары күтәрелсә тагын да дәртләнеп эшлисе кешеләр алар! Бу ел шушы куанычларны күрергә насыйп итсен иде үзләренә, югары җитәкчелеккә әйтер, ә аларга телисе төп теләгем шул минем. 
 
    
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading