16+

Җәйге ялга балаларны кая җибәрергә?

Татарстанда 172 меңнән артык бала бу җәйдә төрле форматтагы ял һәм сәламәтләндерү төрләре белән колачланачак.

Җәйге ялга балаларны кая җибәрергә?

Татарстанда 172 меңнән артык бала бу җәйдә төрле форматтагы ял һәм сәламәтләндерү төрләре белән колачланачак.

Барлыгы 1,5 меңнән артык лагерь оештырылачак. Бу республиканың төрле районнарында урнашкан стационар һәм палаткалы лагерьлар да, оешма һәм предприятиеләр кулындагы ял үзәкләре дә, көндезге мәктәп яны сменалары да, хезмәт һәм ял итүне берләштергәннәре һәм башкалар. Бу максатларга республика бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән, дип хәбәр итте Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

- Быел, индексацияне исәпкә алып, балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга 388 миллионга күбрәк бүленде һәм 2 миллион 506 мең тәшкил итте, - дип билгеләп узды ул.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру — республикада  иң мөһим социаль программаларның берсе. 

- Ел саен лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итә. Җәйге каникуллар вакытында 172 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. Безнең республика яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп Россия төбәкләре арасында алдынгы урында бара. Әлеге юнәлеш өчен җаваплы булган барлык өлкәләр дә эш сезонын зур әзерлек белән башлыйлар, - дип сөйләде ул.

Аерым алганда быел:
- 126 шәһәр читендәге стационар лагерьлар, аларның гомуми 91 327 баланы колачлый, 
- 46 палатка тибындагы лагерь, гомуми 12 529 бала ял итәчәк, 
- 626 хезмәт һәм ял лагерьлары - 11 315 кеше.;
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 56 884 кешене колачлый торган 885 көндезге лагерь эшләячәк.

Балалар ялы дигәндә, иминлек мәсьәләләре - беренче урында. Лагерьлар территорияләре талпаннарга һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелә, санитар-эпидемиологик белешмә алмыйча, берсе дә ачылмый. Шулай ук янгыннарга каршы чараларның да төгәл үтәлүе җитди контрольдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading