16+

Ак халатлы ришвәтчеләр арткан

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция ул – акча гына түгел, монда кеше гомере куркыныч астына куела.

Ак халатлы ришвәтчеләр арткан

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция ул – акча гына түгел, монда кеше гомере куркыныч астына куела.

Эшкә яраксызлык турында ялган белешмәләр бирү, инвалидлык билгеләүдә теләктәшлек күрсәтү, гражданнарның амбулатор карталарына прививка ясау турында дөрес булмаган мәгълүмат кертү – халыкның сәламәтлеге сагында торырга тиешле кешеләр арасында үз кесәсен калынайтуны өстен күрүчеләр юк түгел.  Җинаятьләр статистикасында да мондый очраклар теркәлеп тора. Быелның 9 аенда нәкъ сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү тармагы ришвәтчелектә беренчелек алган – 170 шундый хокук бозу теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу 17,2 процентка күбрәк, дип белдерде коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе идарәсе башлыгының урынбасары Рөстәм Гаязов.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция ул – акча гына түгел, монда кеше гомере куркыныч астына куела. Шуңа күрә бу өлкәдәге намуссыз гамәлләрне төптән юк итүгә көчне дә кызганмыйлар. Рөстәм Гаязов сүзләренчә, ришвәтчелек гамәлләреннән пациентлар гына түгел, мондый җинаятьтә тотылганнар һәм хәтта аларның туганнары да иза чигәчәк – әйтик, мондый уйланылмаган адым аркасында дәүләт хезмәтенә юл ябыла.

Рөстәм Гаязов инвалидлык билгеләү белән бәйле җинаять эшен мисал итеп китерде. Гади шәфкать туташы тулы бер челтәр булдырган – ул пациентларның медицина документларын өйрәнеп, Казан табиблары белән элемтәгә керә һәм аларга авырулары хакында ялган белешмәләр бирүне килештерә. Бу мәгълүматлар нигезендә Медик-социаль бюро инвалидлык билгели. Нәтиҗәдә, моны оештыручылар, шулай ук ришвәт биргән пациентлар җавапка тартылган.

Тагын бер мисал, булмаганны бар дип күрсәтү белән бәйле. ФАП мөдирләренең берсе дәүләт акчаларын үзләштерүе ачыкланган. Ул диспансеризация үткәрү турында ялган мәгълүматлар кертеп, уздырылмаган тикшерүләр өчен акча алган.

Ерак салаларда хезмәт күрсәтү өчен каралган мобиль поликлиникаларны тиешлечә кулланмау, сатып алынган кыйммәтле җиһазларның тик торуы да күп кенә сораулар уяткан.

Шулай ук максатчан кабул итү юнәлеше буенча укырга кереп, дәүләт медицина оешмаларына эшкә килмәгән яшьләргә дә шелтәләр күп. Дәүләт аларны акча түләп укыта, ә алар районнарга эшкә кайтырга ашкынып тормый. Алга таба максатчан укыган очракта дәүләткә акчаны кире кайтарып булмау мөмкинлеген карарга кирәк, дигән тәкъдим кертте Рөстәм Гаязов.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading