16+

Акыллы башлар Татарстанда тәрбияләнергә тиеш

Ун яшьлек Сергей Вәлиев уенчык машиналар белән түгел, ә үзе ясаган роботлар белән уйный. Робототехника белән ике ел элек «Идея» технопаркында шөгыльләнә башлаган. Хәзер исә Республикакүләм робот техникасы фестивалендә үз эшләрен тәкъдим итә.

Акыллы башлар Татарстанда тәрбияләнергә тиеш

Ун яшьлек Сергей Вәлиев уенчык машиналар белән түгел, ә үзе ясаган роботлар белән уйный. Робототехника белән ике ел элек «Идея» технопаркында шөгыльләнә башлаган. Хәзер исә Республикакүләм робот техникасы фестивалендә үз эшләрен тәкъдим итә.

- Фестивальгә әзерләнгән вакытта мин куллары зәгыйфь яки бөтенләй кулсыз булган кешеләр өчен «лего-кул» ясадым. Әлегә аның бер кимчелеге бар - ул кнопка ярдәмендә эшли. Алга таба мин аны баш мие сигналы буенча хәрәкәткә килерлек итеп эшләргә уйлыйм. Ә үскәч, кешесыман робот төзеячәкмен, - ди Сергей. Бу роботын ул ике ай эчендә җыеп чыккан.
«Идея» технопаркы 2007 елдан бирде мәктәп балаларына робот техникасы буенча дәресләр бирә. Быел исә алар «Талантлар университеты» проекты аша грант отып, балаларга шөгыльләнер өчен тагын да яхшырак техника алу мөмкинлегенә ирешкәннәр.

Балалар, бер яктан, бик гади, икенче яктан, тормышта кирәкле әйберләр уйлап табарга сәләтле. Шулай берничәсе, кеше ял иткәннән соң парк пычрак кала, дип, чүп җыя торган робот ясады, кемнеңдер әфлисун кабыгын чистарта торган роботы бар. Барлык идеяләребезне республика хакимияте хуплый, ярдәм итә, - диде остазы Алсу Миронова.
Сергей кебек сәләтле балаларга бай безнең рес­публика. Менә шул акыллы башларның кечкенәдән булган потенциалын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстанда Президент карары буенча, 2012 елның октябрендә «Перспектива» Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү концепциясе, ә 2014 елның декабрендә «2015-2020 елларда Татарстанда талантлар белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасы эшләп килә. Кичә Министрлар кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы республика премьер-министры Илдар Халиков талантлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

- Безгә олимпиадаларда җиңүчеләргә генә игътибарны юнәлтергә кирәкми. Сәләтле балалар алар белән генә чикләнми. Биредә төрле өлкәләрдә сәләтле булган балалар турында сүз бара. Безнең максат - аларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру. Моның өчен махсус шартлар булдырырга кирәк. Сәләтле балаларны әзерләүдә мәгариф системасы һәм оешмалар гына түгел, ә хакимият тә, бизнес та шөгыльләнергә тиеш, - диде Илдар Халиков.

Бу программаларны тормышка ашыру өчен, ел саен йөз миллион сум акча тотыла.
- Дөньяда кеше капиталына игътибар итмәгән бер генә ил дә юк. Ул бөтен нәрсәнең нигезе булып тора. Республиканың сәләтле балалар белән эшләве - төп максатларның берсе. Бездә сәләтле балаларны туплау, илнең генә түгел, ә дөньяның иң дәрәҗәле югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге бирү системасы булдырылган. Республика шулай сәләтле балалардан үзенә Татарстан командасы туплый, - диде утырышта катнашучы «Автострада» оешмасының директорлар советы рәисе Мурад Гаделшин.
Хәзерге вакытта республиканың 11 районында балалар белән шушы программа буенча эшлиләр. Фән, спорт, иҗат, эшмәкәрлек һәм башка өлкәләрдәге формаль булмаган белемне 12-30 яшьлек ун меңгә якын кеше ала.

- Быел гына да сәләтле балалар өчен йөзләп семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессиясе, белем бирү мәктәпләре уздырылды. Яшьләрне эшкә җәлеп итүдә 150 остаз, предприятиеләр һәм белем бирү оешмалары вәкилләре турыдан-туры эшли. 21-28 август көннәрендә «Талантлар ачылышы» дигән яшьләр мәктәбе оештырылачак, - дип таныштырды эш барышы белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Алсу Миронова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading