Алдарларны җинаять кылган урында хөкем итәчәкләр. Яңа канун проектының мәгънәсе булырмы?
Телефон мошенникларын кешеләрне алдаган җирлектә хөкем итәргә тәкъдим ителгән.
Дәүләт Думасында яңа гауга өчен нигез булырга мөмкин канун проекты карауга әзерләнә. Аның нигезендә кешеләрне алдаучы һәм теләсә нинди сылтау белән аларның акчаларын урларга тырышучы аферистларны нәкъ менә кайда хөкем итәргә кирәклеге ята.
Шулай итеп, безнең канун чыгаручылар дистанцион урлаулар турындагы эшләр буенча тикшерүләрне зыян күрүчеләрнең күбесе яшәгән җирлектә үткәрергә кирәк дип ышана. Мошенниклыкта гаепләнүчеләрне хөкем итү дә шунда ук узарга тиеш дигән фикердә түрәләр.
Мондый тәкъдим кирәкме соң? Әгәр телефон мошенниклары - дошмани дәүләт гражданнары икән, белүегезчә, аларны җиңел генә капкынга эләктереп булмый. Бу очракта җиңел акча эшләүгә күзләре кызган әби-бабайлардан акча килеп алучы курьерлар гына гаепләнүчеләр эскәмиясенә җибәрелә.
Әмма бездә шул ук схема буенча кешеләрне талаучы үз мошенникларыбыз да бар. Аларны бик уңышлы гына эләктереп торалар. Тик шунысы кызык - бу аферистлар беркайчан да яшәү урыны буенча эшләми. Алар корбаннарын үз яшәү урыннарыннан мөмкин кадәр ераграк эзли.
Россия Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча, узган ел цифрлы технологияләр кулланып кылынган 677 мең җинаять теркәлгән.
Әйтик, Питерда яшәүче мошенниклар Себер авылларында яшәүче әби-бабайларны шактый зур суммага алдаган, ә Татарстанда теркәлгән аларның ике "хезмәттәше" Краснодар крае халкына шалтыратып, аларның кесәләрен чистарткан.
Андый мошенникларны кулга алып, эш судка барып җитә калса, тикшерү аларның яшәү урыны буенча бара. Ә аларның корбаннары шундый ерак араларны үтеп тикшерүче янына яки судка бара алмый. Казан шәһәре Мәскәү районы адвокатлар коллегиясе әгьзасы, адвокат Марат Гайнуллин фикеренчә, әлеге канун проекты мондый төр җинаятьләрне тикшерү не гадиләштерергә тиеш. Тиешле төзәтмәләрне проект авторлары Россия Җинаять-процессуаль кодексындагы 152 маддәсенең 4 өлешен тулыландырырга тиеш дип бара. Ягъни тикшерү "зыян күрүчеләр тупланган урында" барачак. Моннан тыш, бу төзәтмә нигезендә, шундый җинаятьләрне тикшерү вакыты да кыскарачак.
Әгәр үзгәрешләр канун буларак кабул ителсә, Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә тикшерү урыннарын сайлау хокукы алачак.
– Гамәлдә булган Россия Җинаять кодексының 152 маддәсе буенча, җинаять кылу урыны буенча гына түгел, ә, мәсәлән, гаепләнүче яки шаһитларның күпчелеге булган урын буенча да тикшерү үткәрелә. Әгәр сүз дистанцион урлауларны тикшерү турында барса, менә мондый тәҗрибә эшләми диярлек. Эш шунда ки, тикшерү органнарының җинаять кылу урынын билгеләүдә кыенлыклары туа, - ди Марат Гайнуллин. – Россия Эчке эшләр министрлыгы китергән статистиканы гына алыйк. Әйтик, узган ел цифрлы технологияләр кулланып кылынган 677 мең җинаять хокук сакчылары тарафыннан теркәлгән. Бу җинаятьләрнең гомуми санының 34,8 проценты, бу саннар 2022 ел белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк.
Шундый ук үсеш 2024 елда да дәвам иткән. Ахыргы саннар әле юк, әмма беренче ярты еллыкта мондый җинаятьләр өлеше 38 процентка кадәр арткан. Ә бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар