16+

Алимент бурычы аэропорттан кире бора

Элекке ир яки хатынга нәфрәт салкынлыгы балаларны өшетмәсен иде.

Алимент бурычы аэропорттан кире бора

Элекке ир яки хатынга нәфрәт салкынлыгы балаларны өшетмәсен иде.

Узган ел алимент түләмәүчеләргә карата Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә 25 мең 140 башкарма эш кергән, быелның башыннан – 4 мең.

Төрмә түгел, тик күңелсез
Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров әле тагын 19 мең башкарма эшне үтәтеп чыгасы барлыгын әйтте.
– Балаларына алимент түләүдән читләшеп йөргән 1145 кешегә административ беркетмә тутырылды, ә 447 кеше җинаять җаваплылыгына ук тартылды, 1029 кешенең милкенә арест салынды. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел да 388 миллион сум алимент түләттерелде, – диде ул.

Әнвәр Закиров аңлатканча, кеше 2-3 ай буена алимент түләмәсә, аңа башта административ беркетмә тутырыла. Шуннан соң да, тагын 3 ай буена бурычын түләмәсә, инде җинаять эше кузгатыла һәм алиментчы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителә. Төрмәгә ябу булмаса да, “җинаять эше” кузгатылу хәбәре күңелле дә әйбер түгел.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе Андрей Наумов әйтүенчә, аларда алимент түләмәүләргә кагылышлы 121 башкарма эш исәпләнә. 

– Бер ирнең 1 миллион сум алимент бурычы җыелган иде. Ул шул бәядә йортын балаларына тапшырды. 25 алиментчы эзләүдә. Алиментчылар арасыннан 18 кешенең даими эш урыны юк, без аларны мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Тәтеш районында алимент түләмичә йөрүчеләрнең 17 проценты хатын-кызлар, – диде Андрей Наумов.

Акциянең файдасы
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 22 майдан 1 июньгә кадәр “Суд приставлары – балаларга” Бөтенроссия акциясе оештырылган.
– Ун көн эчендә 26 миллион сум алимент түләттерелде, 85 административ беркетмә тутырылды, 33 җинаять эше кузгатылды, 139 очракта милеккә арест салынды. Мәсәлән, Болгарда яшәүче 41 яшьлек ир үзенең автомобиленә арест салынгач, алимент бурычларын шунда ук түләде. Арест салынган күчемсез милек, транспорт чаралары белән сату-алу эшләре башкарып булмый, – диде Әнвәр Закиров.
 
30 мең сумны маңгаеңа яз
Кешенең, шул исәптән, алиментчыларның бурычы 30 мең сум һәм аннан да күбрәк булса, алар Россия Федерациясе чикләреннән чыгарылмый.
– Татарстанда, түләү бурычлары булу сәбәпле, 120 мең кешенең чит илгә чыгу хокукы чикләнгән. Командировкага яки туристлык сәяхәтенә җыенган вакытта бурычларыңны 1-2 ай алдан түләп бетерү хәерле. Аэропорттан кире борылып китүчеләр шактый, – дип кисәтте Әнвәр Закиров.

Нәрсә җитми ана булуга?
Һади Такташның әниләргә багышланган бер матур шигырендә: “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга?” – дигән юллар бар. Республикада алимент түләмәүчеләргә карата суд приставларына кергән 25 мең 140 башкарма эшнең 13 проценты хатын-кыз алиментчыларга кагыла.
– Кызганыч, хатын-кызлар арасында да эчүчелеккә сабышкан, әхлаксыз тормыш алып барган, ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр дә шактый. Нинди генә очракларда да бала хакы турында уйларга, бала язмышына җаваплылык күрсәтергә кирәк инде ул. Без Менделеевск шәһәрендәге “Камские зори” балалар приютына шефлык ярдәме күрсәтәбез. Даими рәвештә барып, бүләкләр өләшәбез, уеннар оештырабыз, – диде Әнвәр Закиров.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading