16+

Алкоголь сату кимегән, ә агуланучылар арткан

Татарстанда легаль алкоголь продукциясе сату якынча 24 процентка кимегән. Моны гадәттән тыш хәлгә тиңлиләр. Бер яктан караганда, моңа сөенергә генә кирәк кебек, әмма аракы сату кимү азрак эчә башладылар дигән сүз түгел әле. Бу легаль булмаган, ягъни ялган алкогольнең күбәюе белән бәйле.

Республикада барлык алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше 10 проценттан да ким түгел, ә аракыныкы 20 процентка кадәр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко коллегия утырышында биргән мәгълүматларга караганда, 2013 елда Татарстанда алкогольдән агулануның 1594 очрагы теркәлгән. 2012 ел белән чагыштырганда (1137 очрак), бу 40 процентка күбрәк. Казанны исә аерым билгеләп узалар: башкалада 2013 елда - 805, ә 2012 елда 304 агулану очрагы билгеле.
Агуланып үлүчеләр дә, кызганычка, күбәйгән - 2013тә алкоголь аркасында 335 кешенең гомере өзелгән (2012 елда бу сан 292гә тигез булган).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading