16+

Авыл кешесенә арадашчы кирәкми

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов биргән мәгълүматларга караганда, казанлыларга 24 муниципаль район, 20 агрохолдинг, шулай ук фермерлар ит-сөт продуктлары, җиләк-җимеш һәм яшелчә тәкъдим итә. Ярминкәләр «Казан» агросәнәгать паркында (Җиңү проспектында «Җ.Фәйзи урамы» тукталышы), Авиатөзелеш районында Дементьев урамындагы 123 нче лицей каршында, Адоратский урамындагы Яңа Савин...

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов биргән мәгълүматларга караганда, казанлыларга 24 муниципаль район, 20 агрохолдинг, шулай ук фермерлар ит-сөт продуктлары, җиләк-җимеш һәм яшелчә тәкъдим итә. Ярминкәләр «Казан» агросәнәгать паркында (Җиңү проспектында «Җ.Фәйзи урамы» тукталышы), Авиатөзелеш районында Дементьев урамындагы 123 нче лицей каршында, Адоратский урамындагы Яңа Савин базарында, Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында, Идел буе районында, Җиңү проспекты базарының юл аша ягында, Киров һәм Мәскәү районнарында «Удача» базарында уза. Трамвай юллары якын булу сәбәпле, Ш.Усманов урамындагы Мәскәү базарында ярминкәләр үткәрелми.
Яңа Савин базарындагы сәүдәне бу юлы Лаеш, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнары мулдан оештырды. Халык, килограммы 12 сумнан капчык-капчык бәрәңге ташудан тыш, Кукмара районының Күкшел авылы осталары баскан итекләрне дә алды.
Мэр Илсур Метшин: «Көз ул - кышка азык-төлек запасы туплап кую чоры. Шушы эштә булышканнары өчен авыл хезмәтчәннәренә, агропредприятиеләргә рәхмәт! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының эшчәнлеген җанландыру бурычы куйды. Әлеге базарга транспорт йөрешен һәм биредә төрле акцияләр үткәрүне хәл итәргә кирәк. Халык күпләп йөрсә, районнарда һәм фермаларда да базарга килергә теләк туачак. «Казан» агросәнәгать паркында авыл хезмәтчәннәре бернинди арадашчыларсыз сату итсен. Бу авыл кешесе һәм шәһәр халкы өчен файдага гына», - диде.
Мэр башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләренең декабрь аена кадәр барачагын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading