16+

Авылда да акча эшләп, рәхәтләнеп яшәп тә була

Авыл "картая", яшьләр китә дип чаң сугабыз. Бүген авыл халкына нинди мөмкинлекләр бар соң? Салада төпләнәсе килгән яшьләргә эш, яшәү урыны бармы? 11-14 май көннәрендә "Яшьләр. Авыл. АПК" Халыкара авыл яшьләре форумы кысаларында бу сорауларга җавапны дөнья буйлап җыелган актив яшьләр табарга тырышты.

Авылда да акча эшләп, рәхәтләнеп яшәп тә була

Авыл "картая", яшьләр китә дип чаң сугабыз. Бүген авыл халкына нинди мөмкинлекләр бар соң? Салада төпләнәсе килгән яшьләргә эш, яшәү урыны бармы? 11-14 май көннәрендә "Яшьләр. Авыл. АПК" Халыкара авыл яшьләре форумы кысаларында бу сорауларга җавапны дөнья буйлап җыелган актив яшьләр табарга тырышты.

Аларга бу авыр эштә Татарстан җитәкчеләре, министрлар, район башлыклары да ярдәм итте. Республиканың премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылларны саклау өчен дәүләт эшчәнлеген тамырдан үзгәртергә кирәк, ди.



- Син дә шәһәргә киттең, мин дә калада гомер итәм. Кем калсын соң авылда? Ә калдырырга тырышырга кирәк. Ул хакимият эше генә түгел. Ул бөтен җәмгыять эше. Яшьләрне җәлеп итү өчен авыл халкының тормыш дәрәҗәсе, хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш. Безнең республика өчен авылхуҗалыгы икътисад тармагы гына түгел, ул яшәү рәвеше. Шуңа да "авыл картаюы" дигән тискәре процессны туктатырга кирәк. Республикада авыл яшьләре белән эшләүнең матур үрнәкләре бар. Узган елны Татарстанның аграр яшьләр берлеге Питрәч районында "Скорлупино" дигән зур йомырка проектын тәкъдим итте. Бу үзенә күрә авыл тормышын саклап калу, аның фәлсәфи эчтәлеген күрсәтү чарасы, - диде Марат Әхмәтов.
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов республиканың авыл яшьләре белән системалы эш алып барылуына басым ясады.

- 2011 елдан бездә "Татарстан Республикасының авыл яшьләре 2014-2020" дигән аерым программа эшли. Форум кысаларында без төбәкләрдә булган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша алырбыз дип өметләнәм, - диде Владимир Леонов.



Форумга 18-35 яшьлек авыл яшьләре җыелды. Араларында Германия белән Белоруссия вәкилләре дә бар иде. Белоруссия кунагы Макей Франц соңгы вакытта яшьләрнең фермерлык эшенә һәм авыл туризмына тартылуын билгеләп китте.

- Яшьләр хәзер үз фермаларын булдырырга тырыша. Дөрес, кемдер бу эшне башлап ташлый. Аларның тискәре тәҗрибәсе башкаларда да җир эшендә курку уята. Безнең максат - "авылда эшләве авыр" дигән төшенчәне юк итү. Авылда акча эшләп тә, рәхәтләнеп яшәп тә була. Бу форумның максат-булычлары белән дә тәңгәл килә, - ди Макей.

Һәр район яшьләрне үзенчә җәлеп итәргә тырыша. Әйтик, Мөслим районы җитәкчесе эш урыннарына яшь белгечләрне утыртырга тырыша икән. Эш кенә түгел, ялга да вакыт таба мөслимлеләр. Район үзәгендә Зур спорт комплексы төзелә, узган ел матур яр буе ясап куйганнар. "Курай", "Пушкин" парклары ачылган. Тулы бәхет өчен районның үз бала тудыру йорты гына юк. Аны район хастаханәсен ремонтлаганнан соң ябып куйганнар.

- Бездә фермерлык бик көчле. 26-35 яшьлекләр икешәр ферма тоталар. Мөгезле эре терлек, кош-корттан тыш, әле куяннар да күпләп асрый башладылар. Үз кибетләрен дә тоталар. Яшьләребез төрле интеллектуаль ярышларда да катнаша. Әле күптән түгел "Мөслим даһилары" уенын үткәрдек. Бәйгедә җиңүче өч команданы Зөя шәһәренә сәяхәткә алып барабыз, - ди "Аграр яшьләр берләшмәсе"нең Мөслим бүлеге рәисе Лилия Морзаханова.

Татарстанның үз аграр яшьләр берлеге бар. Ул инде җиденче ел актив эшләп килә. Үзәкләре Казанда булса да, аларның районнардан кайтып кергәне юк. Төрле чаралар, фестивальләр үткәреп йөриләр. Быел, мәсьәлән, алар Зәй районында "SunnyФест", ә Әгерҗе районында "Пчелино" фестивальләре оештыралар. Берлек рәисе Миләүшә Заһидуллина белдерүенчә, бу чаралар бер яктан яшьләрне кызыксындырса, икенче яктан туристларны җәлеп итү чарасы. Димәк, районның социаль-икътисади хәле дә үзгәрә.

- Дөрес, без бу көннәрдә форумда күтәргән проблемалар иртәгә үк тормышка ашмаячак. Без авыл яшьләренә тормышта үзләрен табарга ярдәм итәбез. Балыкчыга кармак тоттырган кебек, аларга эшләргә мөмкинлек бирәбез. Ә нинди балык тотулары аларның үзеннән тора инде. Авылга мәхәббәт тә бер көндә генә тәрбияләнә торган эш түгел. Шуңа да балалар белән төрле чаралар үткәрәбез. Моннан җиде ел элек авылга килә идек, яшьләр үзләренә туры килгән программалар, "подъемный"лар турында да берни белми иде. Хәзер хәл уңай якка үзгәрде, - ди Миләүшә Заһидуллина.



Берлек рәисе сүзләренчә, хәзер яшьләр дә максатчан рәвештә авылга кайта. Аларга җәлеп итү инде проблема түгел. Көн кадагында - яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү. Берлек шул проблеманы хәл итә.

Форум барышында Татарстанның Аграр яшьләр берлеге белән Россия авыл яшьләре берләшмәсе арасында икеяклы килешү төзелде. Миләүшә Заһидуллина сүзләренчә, бу төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен зур мөмкинлек булачак.

- Элек без Россия авыл яшьләре берләшмәсе белән уртак тел таба алмый идек. Безнең өчен алар вак мәсьәләләргә туктала кебек иде. Әйтик, интернет кертү. Татарстан авыллары өчен бу күптәннән инде проблема түгел. Без бер урында җыела алмасак, тиз генә интернет аша элемтәгә керәбез. Республика җитәкчеләре авылларга, авыл яшьләренә аеруча да игътибарлы. Ләкин әле күп төбәкләр бу игътибардан мәхрүм. Килешү бер-беребезгә тәҗрибә уртаклашу, бергәләп үсеш мөмкинлеге бирәчәк, - диде Миләүшә Заһидуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading