16+

Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар

Шәһәрдән аермалы буларак, авылларда сайлаулар үзгә үтә. Кибеттә чират торганда да, көтү каршы алганда да олысы-кечесе сәясәт темасына тел көрәштерә. Бер сүз белән әйткәндә, авылларда сайлау көтеп алган көн.

Шәһәрдән аермалы буларак, авылларда сайлаулар үзгә үтә. Кибеттә чират торганда да, көтү каршы алганда да олысы-кечесе сәясәт темасына тел көрәштерә. Бер сүз белән әйткәндә, авылларда сайлау көтеп алган көн.

Авыл халкы таң белән эшләнгән эшнең хәерле булуына ышана. Шуңа да Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы мәдәният йорты тирәсендә сайлаулар башланганчы ук шактый кеше җыелган иде инде.

- Гадәттә иртәнге унга халыкның яртысыннан артыгы сайлап бетерә инде, - дип белдерде комиссия әгъзасы.

Бу көнне эш киемнәреннән күрергә ияләшеп беткән авыл халкына тантаналы рух кергән. Әбиләр башларына бары коръән ашына гына кия торган энҗе мәрҗәнле ак яулыкларын япкан, авыл аксакаллары чәчләрен түбәтәй астына яшергән, киленнәр ыспай күлмәкләрен кигән иде. Сайлау авыл халкы өчен тантаналы бәйрәм көне икән.

Кече Укмас авылы артык зур түгел. Ул инеш буенда җыйнак кына булып утыра. Шуңа да сайлаучылар саны да аз. Күрше Яншык авылы халкы да үзләрендә сайлау участогы булмау сәбәпле, Укмаска килеп сайлый. Ике авылга бергә сайлаучылар саны - 212 кеше.

Шуларның уникесе төрле сәбәпләр аркасында алдан сайлап куйган. Халык кырда мәш килә - яңгырларга кадәр икмәкне амбарларга урнаштырып бетерергә кирәк бит. Кырдагы эшне туктатмас өчен кайберәүләр шулай алдан сайлаган.

Сәгать 12.00дә бер төркем кеше сайлау участокларына килә алмаучыларның өйләренә чыгып китте.

- Сайлау көнне әниләр матур киемнәрен кичтән әзерли торган иде. Без дә хәзер алар кебек, бу көнне олылап көтеп торабыз.

Балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч, имин тормышта яшәсен дип сайлыйм мин. Хәзер, Аллага шөкер, сугышлар юк, алга таба да хакимиятебез безне карап торсын иде дигән теләктә калам, - диде 80 яшьлек Бибинур апа.

- Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә уңышлы бәндәләр җибәрсен инде безгә. Пенсияләрне арттырсыннар, илдә тынычлыкны сакласыннар, дип өметләнеп киләм сайлауга, - дип кушылды Гөлсем апа да.

2423 нче номерлы сайлау участогының секретаре Резидә Садриева инде 20 еллап сайлау комиссиясендә эшли.

- Безнең авыл халкы сайлауларга җаваплы карый. Тавыш-гауга чыгарып йөрүчеләр юк. Сайлау процессын алдан ук халыкка җентекләп аңлатырга тырышабыз. Сайлауга чакыру кәгазьләре таратканда һәр партия, депутатлар турында кыскача белешмә бирәбез. Халык алдан ук хәбәрдар булып торсын өчен, мәдәният йортында да төрле чаралар үткәрәбез, - дип сөйләде Резидә ханым.

Депутатларны сайлаганда өлкән яшьтәгеләр таныш фамилияләрне эзләде. Үзләрен сайлауга кадәр тугры хезмәттә күрсәткәннәрне халык яратып сайлый.

Сайлау көненә бәйрәм рухы өстәп, участокта татарча көйләр уйнады. Авылның уңган киленнәре сайлауга килгәннәрне майлы коймак белән сыйлады. Сайлауга барлык халыкның 94 проценты килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading