16+

Аюларны Кызыл китаптан чыгарырга телиләр

Быел Татарстанда көрән аюлар күбәеп киткән. Аеруча да Балык-Бистәсе, Мамадыш, Саба якларында еш очрый икән алар.

Аюларны Кызыл китаптан чыгарырга телиләр

Быел Татарстанда көрән аюлар күбәеп киткән. Аеруча да Балык-Бистәсе, Мамадыш, Саба якларында еш очрый икән алар.

Әле күптән түгел генә Мамадышта бер көн эчендә 20 умарталыкны туздырган булганнар. Кешеләрнең дә аю белән очрашу очраклары бар. Яшел Үзәндә гөмбәчеләрне аю куркыткан иде. Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче бер апа белән кызы урманга җиләк, чикләвек җыярга баргач, каршыларына аю килеп чыккан булган. "Ул безгә карап кына торды, тимәде үзе. Шулай да зур аю күргәч, куркып калдык, башта аның яныннан акрын гына киттек, аннары йөгерергә үк тотындык. Аллаһы Тәгалә саклады, күрәсең, дигән иде алар. Мамадышта ел саен диярлек аюны күрәләр. Былтыр гына да аюларга карата районда 36 шикаять кабул ителгән булган. Мамадыштан Рәшит Әхмәтҗанов та быел балык тотарга баргач, урман кырыенда зур аюны күрдек, ди.

- Мамадыш урманнарында 3-4 аю бар, дип әйтәләр. Шуларның берсе булгандыр инде. Тимәде үзе. Безне күреп качты, без дә машиналарга утырып китү ягын карадык, - ди Рәшит.

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Матвеев әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада якынча 120ләп көрән аю исәпләнә. Күбесе Киров, Мари Эл якларыннан күчеп килгән. Баксаң, бездә азык әйбәт икән, урманнарда да уңайлы шартлар җитәрлек, аюлар яхшырак үрчи башлаган. Шуңа да аюларны Кызыл Китаптан чыгарырга дигән тәкъдим дә бар.

- Әмма бу аюларга карата ау рөхсәт ителәчәк дигән сүз түгел. Ничек кенә бумасын, ил буенча аюларның саны аз, шуңа да аларны үтергән өчен җинаять эше каралган. Соңгы елларда аюларның кеше белән очрашу очраклары, хайванның агрессив булуы күзәтелә. Әйтик, Саба районында аю бер авылга зыян салган иде. Кайбер юридик яктан аңлашылмаучанлыкларны хәл итү, кеше, гомеренә куркыныч янаганда, үзен яклый алсын өчен аюларны сирәк очрый торган хайваннар исемлегеннән чыгарырга кирәк, дип саныйбыз, - ди Юрий Матвеев.

Фото: susanin.udm.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading